16+

Мин ничек опера тыңладым

Апрель ахырында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрына барган идем. Билет бәясе мең тәңкә тирәсе, урын – балконда. Тик культура-агарту булгач, акча санап тормыйсың инде.

Мин ничек опера тыңладым

Апрель ахырында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрына барган идем. Билет бәясе мең тәңкә тирәсе, урын – балконда. Тик культура-агарту булгач, акча санап тормыйсың инде.

Опера бераз соңга калып башланды. Безнең авыл клубына килгән концертлар да еш кына соңарып башлана. Нишлисең, була торган хәл. Юк инде, көттереп, бәясен күтәрергә дип түгел. Шартлары бардыр.
Гадәттәгечә, опера чит телдә бара, өстәрәк – экранда рус теленә тәрҗемәсе булырга тиеш. Тик тәрҗемә юк та юк бит. Берни аңламыйча утырам, сорарга оят. Бәлки шулай булырга тиештер... 20 минуттан соң, түзмичә, янымда утырган хатыннан сорарга булдым.
– Үзем дә аптырап утырам, – ди.
Мин инде үземне операга үсеп бетмәгәнмен дим, тизрәк беренче бүлек бетүгә, чыгып таярга уйлыйм.

40 минуттан соң зал шаулап алды. Янымдагы теге хатын, терсәге белән төртеп, башы белән генә өскә күрсәтте. Ниһаять! Тәрҗемә кабынган. Онытмаганнардыр инде, техника бит. Йә ватылган булгандыр. Бөтен зал көткән икән, без генә түгел.
Ярар инде, укымаган кешеләр утырмый операда, яртысыннан да аңлаганнардыр.
Антракт. Беренче бүлек тәмам. Чәй эчәргә чыктым. Бина эче ямьле, сүз белән әйтерлек түгел. Ул өч бүлмәле фатир бәяләрендәге люстралар гына ни тора. Аһ итеп кенә торасың. Операга матур халык йөри, йөрешләренә кадәр мәгърур. Хатын-кызлар прическа ясаткан, ул күлмәкләре, алкалары. Ир-атлар хатыннарга караганда азрак, һәр җирдәгечә инде.

Икенче бүлек тә башланды. Операны заманчалаштырганнар. Төп җырчылар футболка белән джинс чалбардан. Без матур күлмәк күрмәгән кешеләр түгел, анысы да ярар инде, моң тыңларга дип килгән халык бит. Залда тагын шау-шу китте. Ни булды дип аңламыйча торам, җавап эзләп артка борылып караганда, бер ир-ат: «Ак Барс» җиңде», – диде. Төрле халык утыра икән дип сөендем. Инде бөтен залга «пепси» банкасы ачылган тавыш яңгырагач, көлүемне тыя алмадым. Бик кызык булды бу опера.
...Соңыннан сәхнәдә төп геройны атып үтерәләр. Вәт яңгырады атулары! Чын пистолет булгандыр, мөгаен. Янымдагы хатын сикереп, сүгенеп тә куйды куркуыннан. Күршесендәге ак костюмлы, галстуклы абзый аңардан көләргә тотынды. 
Ошады миңа, кыскасы. Ай саен йөрергә дип кайттым.
Әйтергә дә онытканмын, «Лючия ди Ламмермур» дигән бу операда төп рольдә Венера Протасова иде. Шул дип кенә бардым, үлеп гашыйк мин ул кызга. Искиткеч тавыш, серлелек, бөеклек бар Венерада. Ул чыннан да, капчык кидерсәң дә, күз алмаслык опера җырчысы.

Зәринә Шиһапова, Казан.

фото: SvadBuzz.Ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X