16+

Мин ничек өйләндем?

Беркөнне «КамАЗ» төзелеше чорында бергә эшләп йөргән танышымны очраттым. Кыяфәтенә караганда, үзе әйтмешли, бик эшлекле күренә иде бу. Ак күлмәгенә төсен туры китереп, зәңгәр галстугын да таккан.

Беркөнне «КамАЗ» төзелеше чорында бергә эшләп йөргән танышымны очраттым. Кыяфәтенә караганда, үзе әйтмешли, бик эшлекле күренә иде бу. Ак күлмәгенә төсен туры китереп, зәңгәр галстугын да таккан.

Заманында галстук бәйләү түгел, кулъяулыгын төреп кесәсенә дә сала белми иде ул. Сөйләшә торгач, аңлашылды. Бүгенге көндә шәһәребездә машина юу урыны тота икән.

Җөмһүриятнең икенче автогиганты төзелешенә бер-бер артлы килеп төштек. Гали, идарәнең кадрлар бүлегенә керүгә үк, үзен бик булдыклы оста итеп сурәтләгән. Машиналарны күз бәйләп сүтеп җыя алам, дип әйтергә дә онытмаган. Кадрлар бүлегендә дә мондый оста килеп чыкканга битараф калмыйлар, күрер күзгә болай яхшы гына күренгән егеткә яңа машина бирәләр һәм идарә җитәкчесен йөртергә кушалар.

Эшкә яңа гына алынган шофер егеткә рәис хатыны битараф калмый: әбәткә дип пешерелгән коймактан, бөккән кебек тәм-томыннан өлеш чыгара башлый. «Тулай торагыгызда камыр ризыгы пешерүче хатын-кыз юктыр әле, теге авылдашыңны (яки мине инде) сыйларга онытма», – дип, бәрәңге бөккәне дә биреп җибәргәли иде.
Шулай итеп, яшьтәшем эшен хутка, койрыгын сыртка салган кебек эшен башлап җибәрде.
Беркөнне Гали, яныма килде дә: «Бу атнада авылга кайтмый тор әле, җитди бер эш бар. Нәчәлник хәләл җефетен курчак шикелле бизәнеп-ясанып йөри, ди. Көн саен эшкә тәмле-томлы әйберләр пешереп алып баруы да күңеленә шик керткән. Соңгы вакытта хатынына ышанмый башлаган. «Үзен сынап, тикшереп карарга иде... Әгәр дә уйлаган эш барып чыкса, үзеңә яңа кайтасы җиңел машиналарның иң шәбен, ә дустыңа хәзер син йөргәнен бүләк итәр идем», – дип әйтте нәчәлник», – диде Гали.

Мин санаулы атна-ун көн эчендә җитәкче хатыны Саимәнең башын әйләндерергә тиеш булдым. Август ае ахырында төзүчеләр бәйрәмендә безнең яшерен гыйшык-мыйшык эшенә йомгак ясалачак дип килештек.
Нәчәлнигы Галигә: «Чәчәк-мәчәкләрдән канәфер чәчәген хуп күрсә, хушбуйлардан французныкын үз итә», – дип әйтеп салган.
Эштән соң тизрәк киңәш-белеш белән фикер уртаклашасы килеп, бүлмәнең тәрәзә каршындагы караватта урын алган Фатих абыйга бер-бер артлы сорау яудырырга тотындым. Билгеле, өчебез генә белергә тиеш булган «Наполеон планнары»бызны аңа «сатмыйча», каладан килгән бик чибәр кәттә кыз белән танышырга телим дидем. Тулай торакта тәрбияче булып эшләүче 35 яшьлек Гүзәл апага өйләнәм дип башын катырып, уйнап кына йөрүче Фатих абзыйның да бу юлы сүзе бик кыска булды. Моңа хәтле өч хатын белән гаилә корып яшәп, тормыш тәҗрибәсе туплаган булганга, аннан күбрәк дәрес алырмын дип өметләнгән идем...

– Хатын-кызга нәрсә кирәген аңламассың, ир-ат үземе, акчасымы? Беренче очрашуга чәчәк бәйләме янына куеныңа бер сыйфатлы шәраб белән юньлерәк сайра кебегрәк балык консервасы тыгып җибәр! – дип, чын аталарча киңәш биргән булды бу.
«Мондый киңәшне ир-атның һәр икенчесе бирә ала», – дип тракторчы абыйдан кирәкле сүз ишетмичә уфтанганда, күрше бүлмәгә шәһәрдәге бердәнбер ресторанда официант булып эшләүче Сабирның кайтуы ишетелде.

«Беренчедән, йөзеңне, чәчләреңне, кашларыңны адәм кыяфәтенә китер. Сары тешләреңне яхшылап чистарт. Сыйфатлы тукымадан кәчтүм-чалбар, аяк киеме, ап-ак күлмәк сатып ал. Тик алар очсыз булмасын... Очсыз бәяле кием-салымны фәкыйрьләр генә кия. Йөрешең туры, адымың йомшак, әмма ышанычлы булсын. Очрашу мизгелендә бу фани дөньяга әткәң-әнкәң ризалыгы белән кунакка гына килгәнеңне онытма», – дип акыл сатты Сабир.
Иртән ун минутка алданрак тордым. Көзге каршында алдагы сары тешләрне энә очы белән чистарткалап карадым. Ә кашларны кыскартып кискәләргә генә тотынган идем, кул калтырый башлады бит. Матурлык салонына барырга ният кылдым.
Галинең җитәкчесе биргән акча җитмәсә дә, «Жигули»лы булу хыялы безнең йөрәктә тирән оялаган иде шул. Хәтта авылдан алып килгән капчык-капчык бәрәңге, банка-банка каймак та базарга «канатланды». Авылдаш белән кушылып, ул вакытта бик текә саналган кара лаклы туфли алып куйдык.

Саимә белән очрашу көне якынлашканда, көзге каршында үземнең танымаслык булып үзгәрүемне күрдем. Бүләк итәсе чәчәкләр урынына гәҗит төреп тотып, уңлы-суллы йөрткәләп, авызны кат-кат ергалап, билгеле инде, ап-ак тигез тешләремне ялтыратырга омтылып: «Саимә апасы!», Саи-м-әә-ә апа-с-ы-ы, ап-п-асы!» – дип кат-кат сөйләнеп, кыландырып алдым.
Яулап аласы хатын-кыз белән очрашу бик тиз һәм көтмәгәндә килеп чыкты. Саимәгә хезмәттәш дус кызына туган көнгә барырга кирәк булды. Алдан сөйләшеп куйганнар диярсең: Галинең җитәкчесе Рафилгә бу көнне министрлыктан кунаклар килеп төшсә, Гали йөртә торган машинаның моторы эшләми башлады. «Москвич»ны кабызып, туган көн кичәсе үтәргә тиешле йортка таба ыргылдым. Күрер күзгә исең-акылың китәрлек, гүзәлләр бәйгесенә бара калса, көндәшләрен ун башка узып китәрлек Саимә каршына барып бастым. Әле кесә телефоннары кешелек дөньясының төшенә дә кереп карамаган чак булгач, килүемнең максатын бер тотлыкмыйча ярып салдым. Рафил Ирек улының эше тыгыз булуын әйттем.

Кеше сүзен һәрвакытта игътибар, дикъкать белән тыңлап, һәр сүзен үлчәп сөйләргә өйрәнгән Саимә бу юлы нибары: «Аңлашылды, киттек!» – дип кенә иреннәрен чак кына кыймылдатып куйды. Шагыйрь әйтмешли, ә мин җүләр исә, бу мизгелдә үзен кочакларга әзер идем. Алай гына да түгел, чак кына хәрәкәтләнгән иреннәрен бер суырып үбәсем, күптән түгел генә тырыша-тырыша кырып чыккан иягемне аның алсу битләренә бер генә мизгелгә куеп карыйсым килде. Кызганычка, көзге каршына килеп ничәмә-ничә тапкыр кызыл әтәчтәй кыю булырга өйрәнүем әйтерсең эреп юкка чыккан иде. Үз-үземне булдыксызлыкта, мәми авызлыкта гаепли-гаепли, ниһаять, чибәркәйнең өе янына килеп туктадык. Әйтерсең бу ханым бары тик машина туктаганны көтеп кенә кайткан, ипләп кенә торды да: «Рәхмәт, егеткәй! Иртән эштән каршы алырга кил, яме...» – дип пышылдады да сулы чиләкләрне көянтә белән күтәргәндә генә атлый торган сыгылмалы адымнары белән ишегалларына кереп югалды. Ә мин исә, авызыма су капкандай югалып калып, ишек ачып чыгарырга оныттым. Югыйсә, анысы да уй-планыма кертелгән иде бит. Саимәне үбүемне фотоаппаратның автотөшергече эләктерүе бик кирәк иде. Бу аның чит ир-атлар белән чуалуын раслау һәм фаш итү мизгеле булыр иде ичмасам... Фотоаппаратта хәзер машинада йоклап утыру мизгеленнән кала бер чагылыш та юк шул.

Икенче көнне, үткән эшкә салават дип, канәфер чәчәкләре алып, Саимәнең эше янына килеп бастым.
– Үзегез турында сөйләгез әле. Кайда туып үстегез? Ничек машиналы булдыгыз? Йөргән сөйгән кызыгыз бармы? – дип сораулы күзләрен сирпеп алгач, мин дә башыма ни килсә, шуны сөйләргә тотындым. Чөнки әңгәмәдәшемнең: «Ничек машиналы булдыгыз соң?» – дип соравы, башыма суккандай, бар зиһенемне чуалткан иде.
Авылда туып-үсүемне, ундүрт яшьтән әти белән «шабашка»да эшләп йөрүемне, сигезенче сыйныфтан ук мәктәптән китүемне, әмма кичке мәктәпкә йөреп укуымны тәмамлавымны, укудан киткән елны ук комбайнда эшли башлавымны һәм кышын авылда машина-тракторлар ремонтлап йөрүемне сөйләдем. Ә «Москвич»ны алу өчен әти рөхсәте белән аз-азлап акча туплавыма тукталдым. Сөйгән кыз түгел, очрашып йөрергә вакыт та булмавын, ошаганын таба алмавымны әйтеп куйдым.

Авызларымны бөрештереп, һәр сүземне матур итеп сөйләсәм дә, бу очрашу да «бушка җил тегермәнен әйләндерү»гә кайтып калганлыктан, кәефем карт алаша ятып аунаган аланны хәтерләтте. Кая инде үбешү яки кочышу турында сүз кузгатасың?.. Бу юлы да җитди эшне майтарып булмады. «Базар каравылчысы» дип үз-үземне сүктем. «Сау бул, яңа машина, һәм мәңге яшә иске сәләмәсе!» – дип әйтеп җибәрдем. Ярый әле авыз эченнән сөйләнгәнне Саимә ишетмәде.
Гүзәл ханым ике көннән соң өченче очрашуга (!) чакырды. Бу юлы туып-үскән район үзәгенә барырга сөйләштек, ә мин гөлчәчәкләр бәйләме белән килергә тиеш булдым.
Кара әле, нәкъ Фатих абзый әйткәнчә килеп чыга түгелме соң? Хатын-кызны шайтан үзе дә аңлый алмас, дип әйткән иде бит. Болай булгач, тулай торакта калган соңгы банка каймакны базарга илтеп, гөлчәчәкләр хәстәрләп куярга туры килер.

Безне ачык тимер капка төбендә үк каршы алдылар. Дөресрәге, урта яшьләрдәге ир белән хатын – беренче тапкыр мине үз йортына алып кайтучының әти-әнисе иделәр. «Бер-берсен кайдан табышканнар болар?» – дигән уй башыма кереп оялаганчы, әнә бит, нәкъ шул гаиләгә охшаш бәхет – бәхеткәең бөреләнергә тора дип, Саимә артыннан өйгә атладым. Ишек шыгырдап ачылды да алда Саимәнең күчермәсе пәйда булды. Тик ул аннан яшьрәк, сылуырак һәм озынрак чәчле иде.

– Алга атла, таптанып торма... Нәкъ син эзләгән минем күчермәм – сеңлем Роза бу. Суз әле чәчәкләреңне, ул гөлчәчәкләр ярата! Син аңа тәүге мәртәбә әлеге чәчәкләрне бүләк итүче дә. Гомерегез – бәхетле, бәхетегез гомерле булсын! – диде Саимә.
Бу мизгелләрдә нәрсә ишетеп, нәрсә сөйләгәнемне тәгаен генә хәтерләмим. Әллә көтелмәгән вакыйганың үзеннән, әллә инде киләчәк бәхетемнәнме яки туачак бәхетсезлегемнәнме, чын мәгънәсендә исердем мин. Тик Гали белән Рафил вәгъдә иткән яңа «тимер ат»ның инде запас тәгәрмәче дә тәтемәячәге билгеле иде.
Мин бу өйгә таныш сукмак буйлап ешрак килә башладым, өч ай дигәндә, Роза хатыным булды да куйды. Апасы исә туй алдыннан: «Егет-җилкенчәкнең иң асылына чыгасың, минеке шикелле көнче дә, кешеләр турында начар да уйлый белми. Аз сөйләшә, ят исләр белән аңкып йөрми», – дип сөйләгән. Ә аңа «Жигули» мәсьәләсенә килгәндә, туйда җыелган акчага иске машинаны саткан акчаны куштык та «алтынчы» модель машина алдык без.

...Хәзерге вакытта ике улым һәм кызым үсеп җиттеләр. Һәркайсында чит ил «ат»лары бар, элдертәләр генә. Кайчакта балачагым хатирәсе булган «Москвич»ны күрсәм, йөрәк кенә сикергәләп куя. Егет чагым әйләнеп кайтып, идарәнең кадрлар бүлегенә Гали урынына мин кергән булсам, тормыш кай тарафтан китәр иде икән?

Рафис Заһидуллин, Алабуга

Фото: playcast.ru

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading