16+

“Мин сиңа тугры дус булыр идем, ә син минем әйбәт хуҗам бул!”

Без балачактан: “Эт – кешенең дусты”, – дигәнне ишетеп, үзебез шуны көн саен күреп-тоеп, Акбай, Сарбай, Тузиклар белән әвәрә килеп үстек.

“Мин сиңа тугры дус булыр идем, ә син минем әйбәт хуҗам бул!”

Без балачактан: “Эт – кешенең дусты”, – дигәнне ишетеп, үзебез шуны көн саен күреп-тоеп, Акбай, Сарбай, Тузиклар белән әвәрә килеп үстек.

Экраннардагы Ак бим, Кара колак, Мохтарлар тормышы белән яшәдек.

Этләр үзләре дә кешене чын дусты, яклаучысы-саклаучысы дип саныйлар, күрәсең. Ялгыз калганда да, авырлыкка тарганда да адәм затын эзләп килеп елышалар, булышыр дип өметләнәләр. 

Университетта бергә белем алган сабакташым бар минем. Әлмәт каласында яши. Аның яраткан шөгыле – балык тоту. Язын-көзен ул Чулман ярында кармак сала. Әле менә хәзер дә: “Чистай янында мин!” – дип хәбәрләре килә. Иң кызыгы ул балык тотудан ныграк табигать белән аралашырга, кешеләрне, җәнлек-хайваннарны күзәтергә ярата. Шуңа күрә дә андый сәяхәтләрдән сазан-чуртан гына түгел, яңа язмалар да ияртеп кайта. 

Менә быел да көз матур килде. Балыкчы йөрәге тыныч кына өйдә ята ала димени инде мондый чакта. Куна-төнә Чулман ярында рәхәт чигә ул. Кыш буена җитәрлек сихәт җыя. Менә шулай чын мәгънәсендә табигатьнең үз баласы булып яшәп ятканда янына бер эт ияләшә. Күптәнге танышы шикелле курыкмый-өрекми чатыр янына килеп ята. Кая барса, шунда бара, артыннан бер тотам да калмый.

Үзе бик матур, нефть төсле кап-кара йонлы, ялтырап тора, борыны юеш. “Мин сиңа тугры дус булыр идем, ә син минем әйбәт хуҗам бул!” – дип акыллы һәм сагышлы күзләре бик моңсу карыйлар. Билгеле инде, барлык җан ияләрен яратучы сабакташым үзе ашаганда аны да каратып тотмый: тәмле казылык, ит кисәге белән сыйлый. Маэмай да әдәпле: балыкларны куркытып, урынлы-урынсыз, вакытлы-вакытсыз өрми дә. Аяк астында көзге сары яфракларның серле кыштырдавын тыңлап якындагы чишмәгә дә барып киләләр. 

Бу сурәтләү – сабакташымның үзенеке. Университетта биш ел буе татар теленең тәмен, гамен, ямен өйрәнгән шәкерт бит ул да. Шулай итеп, эт тәмам үз “кешегә” әйләнә. Яңгыр ява башлагач, чатыр эченә кереп шыла да бергә йоклый да башлыйлар: икесенә дә җылы да, тыныч та. 

Сабакташ бу тере табышы шатлыгын безгә дә хәбәр итте. Эте матур: бер дә йолкыш-сукбайга охшамаган. Муенындагы каешы да кайчандыр хуҗалы булуын искәртә. Фотодан гына күреп булса да, без дә яраттык. Һәм кызгана да башладык. Чөнки санаулы көннәр тиз уза. Сабакташның да кабат Әлмәтенә кайтыр вакыты җитә. “Үзәгем өзелә инде бу Каракайга карап”, – ди ул. Әйбәт хуҗа табылмасмы, бәлки, берәр оешма сакчысына кирәк булыр дип, машинасына утыртып базарларны йөреп кайта икән. Юк шул, калага да алып китә алмый, өендә аны йомшак уенчык шикелле генә кулда күтәреп йөртә торган ап-ак кечкенә эте – Ракиф көтә. Ике тәкә башы бер казанга сыймаган кебек, ике эт тә бер фатирда яши алмый бит инде. 

Каракайның язмышы ничегрәк булды икән? Теле булса, сөйләр иде дә, әле кызгандырып елар да иде. Хәер, елый ди ул. Яңа тапкан хуҗасын күздән югалтуга шыңшый башлый, ди мескен. Ялгызлыгы шуның кадәр үзәгенә үткән бахырның – бер метр да читкә җибәрми, ди. Кешеләрнең дә явызлыгына шакката сабакташым. Яннарына килеп иснәнә башласа, таш атып куалар, күсәк җибәрәләр, ди. “Бер кисәк ипиләре кызганыч. Үзгәрде халык, явызланды”, – дип сызлана сабакташ. 

Нинди язмышлы булдың икән инде син, Каракай? Бәлки, хуҗаң олы яшьтә булгандыр да, көннәрдән бер көнне бакыйлыкка күчкәндер. Ә, бәлки, хуҗаң тормышлар кыенлашып, ашатулар авырайгач: “Үз көнеңне үзең күр инде, миңа рәнҗемә, хайван!” – дип чыгарып җибәргәндер. Бәлки, үзең ирек яратучы маэмай булып, бавың-чылбырың өзеп качкансыңдыр. Бәлки... вариантлар күп инде, дөресен бер Аллаһ кына белә. Анысы инде аның маэмайның яхшымы-начармы үткәне. Бигүк начар да булмагандыр шикелле, исән бит әле. Ә менә киләчәге Чулман суына сәнәк белән язылган. Төгәлрәк итеп әйтсәк, сабакташым кулында. 
Шулай борчылып берничә көн үтте. Университетны моннан дүрт дистә ел элек тәмамласак та, без, төркемдәшләр бик дуслар. Беребезнең шатлыгы –  барыбызныкы да, борчу-кайгылар да шулай бүленә. 

 Ә бер иртәдә сабакташ шатлыклы яңалыгы белән уртаклашты.
– Боз кузгалды бит, җәмәгать, – дип башлап китте ул сүзен. Палаткасы яныннан бер яшь ханым үтеп бара, зур бер эт иярткән, иңендә-кармаклары, ди. “Бу да балыкчы, димәк!” – дип уйлап куя инде сабакташ. Кызларга сүз куша белә инде ул – янына килеп, балык тоту буенча саллы тәҗрибәсе белән уртаклашкан.

“Монда яхшы каба”, – дип, үзенең күчмә урындыгына да утырткан. Ул арада этләр дә танышып, аралаша башлаганнар. Кыз җитәкләгән этнең колагында сары тамга, димәк ветеринарлар аша узган, нәсел калдырырга сәләтсез ителгән. Сөйләшеп китәләр. Кыз этне шулай ук табып алган, табибка алып барган икән. Операция ясаткан өчен акча да алмаганнар, бушка эшләгәннәр. Чистайда шундый поликлиника бар, ди Моны ишеткәч, сабакташның бераз көнчелеге дә кузгалган – үзе Ракифына шундый операцияне 4 мең сумга түләп ясатканы исенә төшкән. Ләкин кызның хәбәре мондый уйларны бик тиз куып тараткан. 

– Безнең эт сөючеләр төркеме бар. Шунда аралашабыз, киңәшләр бирешәбез, – дигән. 
– Менә бу этне дә шунда куеп булмасмы икән, минем кайтыр чак җитә. Ялгызын гына калдыра алмыйм, йөрәгем түзми, – дигәч, тиз генә телефонына төшереп чатка куйган. 

“Хәзер бергәләп эт тә, мин дә берәр җылы хәбәр көтәбез. Кем ныграк көткәнен генә аңлап бетереп булмый әле, – дип бетерде ул сүзен. Хәер, көтүчеләр арасында без барыбыз да. 

Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading