16+

“Мин сине бик яратам, балам!”

Сер түгел, барыбыз да балаларыбызның тизрәк үсүен тели. Биләүдә вакытта утыра башлавын, утыра башлагач, йөреп китүен, балалар бакчасына киткәч, тизрәк мәктәп яшенә җитүен көтәбез. Чөнки бала үскән саен безгә җиңелрәк булыр кебек тоела. Ул күбрәк тыңлый башлар, хәтта үзе дә безгә ярдәм итәр дип көтәбез.

“Мин сине бик яратам, балам!”

Сер түгел, барыбыз да балаларыбызның тизрәк үсүен тели. Биләүдә вакытта утыра башлавын, утыра башлагач, йөреп китүен, балалар бакчасына киткәч, тизрәк мәктәп яшенә җитүен көтәбез. Чөнки бала үскән саен безгә җиңелрәк булыр кебек тоела. Ул күбрәк тыңлый башлар, хәтта үзе дә безгә ярдәм итәр дип көтәбез.

Моның башкача булуын безгә инде балалары үсеп, буйга җиткән ата-аналар аңлатып караса да, без, әлбәттә, тулысынча аңлап бетерә алмабыз. Чынлыкта, балаларны кечкенә генә күңелле вакыйгаларны да шатланып кабул иткән вакытлары иң рәхәт чагы икән. Ул кадерле вакытларны тоя белергә генә кирәк. 
 Без мәгълүмат һәм төрле өйрәтүләр, дәресләр, тренинглар заманында яшибез. Бала тәрбясенә багышланган китаплар саны арта бара, һәркемнең күңеленә хуш килгән авторның хезмәте белән танышу мөмкинлеге бар. Моннан чыгып, күпләребезнең бала тәрбиясенә кагылышлы күзаллауларыбыз формалаша.

Кайберләреннән соң без, ә мин дөрес эшлимме икән, дип шиккә калырга мөмкин. Еш кына хакыйкатьне эзләргә тырышканда, киресенчә, югалып калуыбыз яки хаталы ысуллар сайлавыбыз да бар. Бу мәсьәләдә алтын урталык бармы соң? Балалар тәрбияләгәндә иң беренче чиратта нинди төп кагыйдәгә таянырга?

Безнең иң төп бурыч нәрсәгә кайтып кала? 
Бала – безнең көзгебез. Без нинди булсак, ул да шундый булачак: шул рәвешле фикер йөртәчәк, кешеләргә карата мөнәсәбәт корачак. Берәү дә баласына: “Кил әле, мин сине тәрбиялим”, – дип әйтеп тормый, билгеле. Тәрбияләү ул, без үзебез дә, сизмәгәндә, көн саен, сәгать саен, минут саен башкарыла. Хәтта урамнан барганда юлда яткан ипи кисәген алып, агач төбенә илтеп куюыбыз да – балага, ничә яшьтә булуына карамастан, тәрбия бирү булып тора. Өйгә кергәндә, ризык капканда “бисмилләһи” дип кабуыбыз, урамда күршеләребез белән елмаеп исәнләшеп китүебез дә – алар өчен тәрбия. Без моны балам кара, менә шулай кирәк, дип әйтмәскә дә мөмкин. Әмма ул боларны үзеннән-үзе “сеңдереп” үсәчәк. 

Кечкенәдән балага нинди генә күңелсез хәл булса да, куркып калса да, иң беренче ярдәмгә киләчәк кешеләре барлыгын, аларның аны яратуларын белеп үсүе мөһим. Балага: “Һәрвакытта да миңа ышана аласың, мин һәрчак сиңа ярдәмгә килермен”, – дигән сүзләрне әйтү белән, без баларыбызны югалып калмаска, үз-үзләренә бикләнмәскә өйрәтәбез. Ата-ана һәм бала арасында шундый җылы мөнәсәбәтләр урнашса, бала иң беренче чиратта, үзе өчен хәерле булган, тиешле тәрбияне гаиләдә алыр, кечкенәдән үк, төрле ситуациләрдә үзен ничек тотарга тиешлеген дөрес итеп аңлап үсәр дип саныйм. Бала әти-әнидән һаман тәнкыйть, гаепләү, аңламау сүзләрен ишетеп үскән очракта, алардан ерагаерга гына мөмкин.

Бер психолог язган китапта мондый сүзләр бар иде: “Сез балаларыгызны тәрбиялибез, үстерәбез дип уйлыйсыз, әмма аларның шәхес булып формалашуында катнашмыйсыз, алар белән сөйләшмисез, аларга вакыт тапмыйсыз. Вакыт үтә бара һәм сез хәтта болар турында уйланмыйсыз да, ә көннәрдән-беркөнне өегезгә кайтып кергәч, сезне үзегез хәтта танымаган да үсмер каршы алачак”. Әйе, балалар үсмер булгач, балигълык яшенә җиткәч, ата-аналарга хаталар өстендә эшләве авыррак. Моңа күбрәк көч, энергия, вакыт сарыф ителәчәк. Бала тәрбиясе – ул яралганнан бирле башланырга тиеш. Табиблар, психологлар бала көтүче хатын-кызларга бала белән инде корсакта булганда ук аралашырга, бу чор дәвамында аны яратуын, аны көтүләрен әйтеп торырга киңәш итә. Хатын-кызның, ничек кенә кыен булса да, сабырсызлану, негатив хис-тойгылар белдерүдән ерак булуы мөһим. Бала дөньяга килгәч, бу вазифа тагын да арта төшә, билгеле. Бер хатын-кыз галим янына килеп: “Минем балам туды, мин аны кайчан тәрбияли башлыйм?” – дип сораган. Ул: “Син нәкъ тугыз айга соңга калдың”, – дип җавап биргән. Югарыда әйтелгәннәр нәкъ тә шул хакта.

Әйе, без вакыт кыска булган, ә тормыш мәшәкатьләренең исәбе-хисабы булмаган вакытта яшибез. (Хәер, әллә элек әби-бабаларыбызның тормышлары җиңел генә барганмы?!) Язылганнарда җиңел кебек, әмма боларны тормышта куллана башлау күпкә кыенрак, диярсез. Әмма бу ыгы-зыгылы, өч көнлек дөньяда безнең вакыт табарга тиешле якыннарыбыз барлыгын истән чыгармыйк. Ул – әти-әниләребез, туганнарыбыз, балаларыбыз... Тормыш шаукымына бирелеп яшәгәндә, иң кадерле кешеләребезнең хакларын бозмасак иде. Бала – әманәт. Алар хакында еш кына, әти-әни йортына вакытлыча килгән кунаклар, дип тә әйтәләр. Бер көнне, кошлар балаларын оясыннан очырып җибәргән кебек, без дә аларны олы тормыш юлына озатачакбыз. Аллаһ шулай яраткан, шулай булырга насыйп булсын! Шуңа да бу әманәтне күз карасыдай саклыйк. Кайбер әйберләргә өлгерә алмаган вакытта да иң мөһим, әмма иң җиңел булган юллар бар: ул балаларыбызны кочагыбызга алып: “Мин сине бик яратам, балам”, – дип әйтү сүзләре. Бу сүзләр һәм җылы кочак аларга бик күп көч бирәчәк, ышаныгыз! 

Айсылу Юлдашева.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading