16+

“Мин сине яратмадым, болай гына сөйләштем”

Урамда таныша торган яшьләр бүген бик сирәк күренеш. Интернет көндәлек тормышка ныграк кергән саен, барлык мөнәсәбәтләр дә виртуаль дөньяга күчә бара.

“Мин сине яратмадым, болай гына сөйләштем”

Урамда таныша торган яшьләр бүген бик сирәк күренеш. Интернет көндәлек тормышка ныграк кергән саен, барлык мөнәсәбәтләр дә виртуаль дөньяга күчә бара.

Кешеләр дә үзгәрде. Урам буйлап барган чибәр кыз белән танышырга теләсәләр дә, егетләр кыюлыкларын җыеп бетерә алмый. Танышырга теләгәннәренә дә, гүзәл затларыбыз яшеннән курыккан шикелле карый.

...Нәфисәгә 20 яшь. Ул табиблыкка укый. Балачактан кешеләрне дәваларга хыялланган кыз инде үсте. Мәктәптә дә яхшы билгеләргә генә укыды ул. Әти-әнисенең горурлыгы һәм бердәнбер кызы.

Нәфисәнең дуслары күп түгел. Тик шулай да, Алсу белән ул мәктәптән бик яхшы аралаша. Алар икесе бергә уку йортына кереп, гомер буе серләшеп яшәргә вәгъдәләштеләр. Университетта дусларның яңа тормышы башланды. Алсу беренче көннәрдән үк барлык кешеләрнең игътибарын яулап алды. Нәфисә дә аннан бер дә калышмады, үзгәрде һәм чәчәк атты. Әмма күңеленә тиң ярны гына таба алмады. Ә Алсу 3нче курста белем алучы Алмаз белән бик тиз дуслашты. Алар буш вакытны бергә күңел ачып үткәрде. Шулай очраша да башладылар. Алсуның мәхәббәт учагында янганын яшерәсе килмәде. Чын дустан серләр саклау дөрес түгел бит. Ә Нәфисә исә дустының сөйгән яры барлыгын сизсә дә, дәшмәде. 

Дустының егете булгач, кызга да тиз арада сөйгән яр табарга кирәк кебек тоелды. Иң яхшы ысул интернетта танышу. Егетләр белән танышырга әзер тору начар әйберме? Шулай Нәфисә Алмаз белән танышты. Аларның сөйләшүләре виртуаль дөньяда гына булса да, араларында туган мәхәббәт хисе чынга охшады. Алмаз кызны матур сүзләр, шигырьләр белән күмде. Нәфисә сөйкемле егетнең игътибар итүенә битараф калмады. Аның әле беркайчан да андый саф хисләр кичергәне булмады. Минут саен телефонын тикшереп торды, Алмаздан хәбәр килгәнне зарыгып көтте. Алсу, әлбәттә, дустының телефонны кулдан төшермәгәнен сизеп алды. Шуңа күрә озак уйламыйча серләшеп алырга булды:
– Нәфисә, син телефон белән кочаклашып йоклыйсың бит инде, ни бар анда?
– Алсу, беләсеңме, мин интернетта шундый яхшы егет белән таныштым. Тиздән сезне дә таныштырырмын. Дөресен генә әйткәндә без әле күрешмәдек. Фотолар гына бар. 
– Нәфисә, гафу ит. Мин сиңа әйтмәдем, ләкин минем сөйгән ярым бар. Аның да исеме Алмаз. Күптән әйтәсем килгән иде. Шуңа күрә иртәгә сезне таныштырырга булдым.
–Алайса мин дә Алмазны чакырам! – диде Нәфисә.

Нәфисә Алмазга очрашырга теләвен белдерде. Әмма Алмаз чирләдем, дип чакыруны кире какты. Нәфисәнең кәефе төшсә дә, дустының ниһаять серен чишәргә әзер булуы аны бик нык куандырды. Дуслар кафеда очрашырга сөйләште. Нәфисә беренче килде, шуңа күрә Алсу белән Алмазны көткән арада эче пошты. Ишек ачылып, интернетта танышкан Алмазы белән дусты Алсуның керүен күреп Нәфисә сүзсез калды. Алмазның да битеннән шунда ук елмаю югалды. Бүген ул Нәфисәне күрергә һич әзер түгел иде. Алсу дустын сөйгән яры белән таныштыра башлады. Тик Нәфисәнең уйлары бер дә дустының бәхете турында түгел иде.

Шул вакыт Алмаздан: “Мин сине яратмадым, болай гына сөйләштем, Алсуга әйтмә. Юкса үзең гаепле каласың”, – дигән хәбәр килеп төште. Нәфисә ачуын кайда куярга белмәде. “Ахмак, юләр. Өч матур сүз ишетеп башымны югалттым”, – дип үзен сүкте. Нәфисә өзгәләнде, Алсуга бер ни дә сөйләмәде. Дуслар азрак күрешә башлады. Алсу сөйләшергә теләгәндә дә, Нәфисә качты, югалды... Алар бер-берсенә таныш түгел кешеләргә әверелде. Нәфисә Алсуга барысын да сөйләргә теләсә дә, курыкты. Ул дустын да, ялган мәхәббәтен дә югалтты.

Илгизә Галиуллина.
Фото: https://pixabay.com/


 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызыклы хикэя!

    Мөһим

    loading