16+

«МИН» тапшыруында катнашучылар арасында битләрен бары тик сабын белән генә юучылар да бар»

Быелның 8 мартында “Яңа Гасыр” телеканалында өр-яңа тапшыру – “Мин” эфирга чыга башлады.

«МИН» тапшыруында катнашучылар арасында битләрен бары тик сабын белән генә юучылар да бар»

Быелның 8 мартында “Яңа Гасыр” телеканалында өр-яңа тапшыру – “Мин” эфирга чыга башлады.

Аңа багышланган матбугат очрашуында тапшыруның авторы һәм алып баручысы Гөлназ Сәфәрова, стилистлар, визажистлар һәм психотепаревт тапшыруның концепциясе турында сөйләделәр.  

– Татар телевидениесендә без моны беренчеләрдән булып башладык, ләкин без үзебезне ниндидер яңалык уйлап чыгардык дип әйтә алмыйбыз. Кешеләрне үзгәртү, аларга яңа төс, яңа көч өстәү турындагы тапшырулар Америка телеканалларында егерме ел элек чыккан иде. Рус телеканалларында да бу ун еллап бара инде. Һәм без дә, мондый төр тапшыруларны үзгәртеп, аларга яңа элементлар өстәп, татар телеканалына алып килдек, – диде Гөлназ.

Аның әйтүенчә, телепроектның төп максаты – хатын-кызның тышкы һәм эчке дөньясын үзгәртү. “Һәм без максатыбызга ирешәбез, дип чын күңелдән әйтә алам”, – ди Гөлназ.     
Визажист Диләрә Талипова әйтүенчә, алар геройларны бизәндереп, матур итеп киендереп кенә калмыйлар, ә алга таба да кулланырга мөмкин булган киңәшләрен бирәләр.   

– Иң авыры – катнашучыларның эчке кичерешләрен үзгәртү. Күпчелеге тапшыруга килсә дә, үзгәрешләргә әзер булмавын әйтә. Алар арасында хәтта гомердә дә крем кулланмаучылар, битләрен бары тик сабын белән генә юучылар бар. Без аларга барысын да аңлатабыз, күрсәтәбез, – ди Диләрә Талипова.  
Чәчтараш Илназ Кадыйров әйтүенчә, профессионаллар геройлар белән эшли-эшли дуслашып бетә, ди.   

– Күпләр чәчләрен тәрбияли алмыйлар, кемнәргәдер кистерелгән чәчләре ошамый. Мин аларга киңәшләр бирәм, туганнарча аралашам. Бу бик матур, шатлыклы тапшыру, – ди Илназ Кадыйров.    
Тапшыруда геройлар тышкы яктан гына үзгәреп калмыйча, эчке дөньяларын да үзгәртә. Моның өчен психологлар, хәзрәтләр чакырыла. Алар катнашучыларның язмышларын, тарихларын тыңлый һәм кирәкле киңәшләрен бирә. Шундый белгечләрнең берсе – психотерапевт Рамил Гарифуллин.  

- Мин Гөлназны үземнең коллегам дип әйтә алам, чөнки ул да видеопсихотерапия  белән шөгыльләнә. Камера каршындагы барьерны җиңү – бер дә җиңел эш түгел. Икенчедән, әйе, без кешене үзгәртергә тиеш. Ә аны кешенең үз-үзен тотышына, позасына карап бәялибез. Барлык кызлар да үзләрен патшабикә итеп тоясы килә. Ә моның өчен үзеңнең “Мин”еңне сакларга кирәк. Аны саклау җиңел түгел. Моның өчен җәмгыять тарафыннан тагылган рольләргә (әни роле, хатын роле, эшче роле) тулысынча бирелмәскә кирәк. Башта үзең булып калырга, аннан соң гына рольләрне башкарырга кирәк, - ди Рамил Гарифуллин.       
 
“Different Form” матурлык студиясе вәкиле журналистларны дөрес һәм заманча бизәнү тенденцияләре белән таныштырды. Алар әйтүенчә, бу сезонда модада - табигыйлык. Яз-җәйдә классик рәвештә чәч кистерү, уртага һәм ян-якка ачылган туры чәчләр, җиңелчә макияж матур булачак.  

Матбугат очрашуының ахырында “Wish by you” бренды хатын-кызлар өчен язгы-җәйге кием коллекциясен тәкъдим итте.

Кадр артында калган 7 кызыклы факт

1. Тапшыруда катнашырга теләүчеләрдән атна саен уртача кырык-илле хат кабул ителә. “Мин” тапшыруына герой эзләү турындагы хәбәр игълан итүнең беренче ике сәгатендә генә дә 120 хат килгән. “Безгә төрле язмышлы кешеләр яза. Ирләре кыйнаган, балаларын үстергән, ә үзләренә вакытлары калмаган, тормыштан туйган хатыннар да катнашырга теләк белдерә”, - ди Гөлназ.

2. Герой белән эш тапшыру төшерелә башлаганчы ук башлана. Стилист, визажист, косметологлар катнашучы белән очраша, аңа кием сайлый, төрле процедуралар үткәрелә. Бер тапшыру уртача алганда 12 сәгать төшерелә.

3. Яшь буенча чикләүләр юк. Әлегә иң өлкән катнашучыга – 67 яшь.

4. Тапшыруда катнашучыларны сайлаганда, кешенең язмышына игътибар итәбез. “Ул чынлап та шушы үзгәрешләргә мохтаҗмы?” - әнә шул сорауга җавап алганнан соң, герой тапшыруга чакырыла.

5. Тапшыруда катнашкан геройлардан бер тиен дә акча алынмый, тик аларга тәкъдим ителә торган киемнәр студиядә кала, ягъни аларны өйгә алып кайтырга рөхсәт итмиләр. Аның каравы, катнашучыларга бүләккә төрле сертификатлар бирелә. Киләчәктә киемнәр өчен дә спонсорлар табарга планлаштыралар.

6. “ШК” хәбәрчесенең соравына җавап итеп, тапшыруны эшләүчеләр килеп чыккан конфузлар турында да әйтте. Күптән түгел генә бер героиня үз-үзен әдәпсез, дорфа итеп тотуы аркасында, аны кире борып җибәрергә мәҗбүр булганнар.   

7. Киләчәктә тапшыруга ир-егетләрне чакыру планлаштырыла.      

Фото: Татар-информ/ Михаил Захаров

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    мин тапшыруымодный преговор дан алынган эйбер бер кеешедэ уйлап чыгармаеан первый каналдан алынган эйбер башваткычы поле чудес менэ шул гына

    Мөһим

    loading
    2
    X