16+

Мин яратам сине, ГАИЛӘ!

Россиядә 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.

Мин яратам сине, ГАИЛӘ!

Россиядә 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.

Башкалада 8 июльдә әлеге датага багышлап, А.С.Пушкин исемендәге рус мәдәнияте һәм теле үзәгендә «Казан-бәхетле гаиләләр шәһәре» конкурсы уза. Мәдәни чара 16.00 сәгатьтә башлана. Программада балалар өчен кул эшләре осталык дәресләре, аквагрим, төрле уеннар каралган. Фойеда хәйрия ярминкәсе оештырыла. Сәхнәдә «Казан-бәхетле гаиләләр шәһәре» конкурсында катнашучылар чыгыш ясый.

– Конкурсның максаты – гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, яшьләргә гаилә һәм никахка уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, ата-ана җаваплылыгын күтәрү, гаилә булып яшәүнең җәмгыяви әһәмиятен күрсәтү, – дип сөйләде Казан ЗАГС идарәсе җитәкчесе Римма Миңнуллина «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Конкурсның «Интеллектуаль гаилә» номинациясе бәйгесе А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә 6 июльдә 18.00 сәгатьтә була. «Спорт гаиләсе» 7 июльдә 11.00 сәгатьтә Химиклар мәдәният сарае янындагы «Сосновая роща» паркында ачыклана. Ә инде «Иҗади гаилә» 8 июльдә А.С.Пушкин исемендәге рус мәдәнияте һәм теле үзәге сәхнәсендә үренәчәк.

Казанның 25 һәм аннан да күбрәк ел бергә гомер кичерүче 12 абруйлы гаиләсенә «За любовь и верность» медале тапшырыла. Римма Миңнуллина таныштырганча, алар арасында күп балалы Резидә белән Рәүф Миңнуллиннар бар. Рәүф Чернобыль АЭСы фаҗигасен бетерүдә катнашкан. Резидә 5 бала анасы, «Ана даны-Материнская слава» медале белән бүләкләнгән.

Валентина белән Юрий Морозовларның хезмәт династиясенең «Элекон» заводындагы стажлары – 491 ел. Татарстанның халык артисты Зөһрә белән Татарстанның атказанган артисты Азат Хәлимовларның бергә тату гаилә булып яшәүләренә 35 ел.

Казан мэры Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашып, гаилә институтына зур әһәмият бирде.

– Без гаилә кыйммәтләре ныклы нигезле илдә яшибез, – диде мэр Илсур Метшин. – Моны пропагандалау, үрнәк гаиләләр турында сөйләү, шулай ук конкурслар оештыру һәм аларда катнашу бик мөһим. «Казан-бәхетле гаиләләр шәһәре» конкурсы әле яңа, аңа теләктәшлек күрсәтербез.

Мэр Илсур Метшин сүзен йомгаклап: «Конкурсның исеме бер күрәсә ясаган кебек, Казан дөрестән дә, гаилә кыйммәтләре сакланган һәм иң бәхетле гаиләләр яши торган шәһәр булсын иде», – диде.

Анна Арахамия фото

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading