16+

Миңназыйм Сәфәров: «Башта безгә – биш ел, аннан ике ел гомерегез калды, дип юрадылар»

Быел «Ватаным Татарстан» газетасы үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп уза.

Миңназыйм Сәфәров: «Башта безгә – биш ел, аннан ике ел гомерегез калды, дип юрадылар»

Быел «Ватаным Татарстан» газетасы үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп уза.

«Кеше гомере өчен күп булса да, зур тарихлы халык, сыйфатлы газета өчен 100 еллык юбилей күп түгел ул, – дип санавын әйтте «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров бәйрәм уңаеннан журналистлар белән очрашу вакытында. – Безгә кадәр дә газета чыккан. Алар сыйфатлы булган, ләкин аларга яшәргә ирек бирмәгәннәр».

Баш мөхәррир фикеренчә, сыйфатлы матбугат өчен 100 ел вакыйга була алмый.
– Газета да заман белән бергә үзгәрә. Журналистлар җил искән якка тиз генә үзгәрергә тиеш булмаса да, кызганычка, газетаның кыйбласы да үзгәрә. Ләкин безнең миссиябез шул. Без – барлыкка килгән көннән башлап, хакимият белән халык арасындагы күперне булдырган матбугат чарасы. Төрле елларда төрлечә эшләгәннәр. «Есть!» дип команда кабул иткән вакытлар да, бер хәрефне артыгын куярга ярамаган заманнар да булган. Бүген берәү дә кулыңнан тотмый. Бүген намусың, белемең кушканча эшләргә туры килә, – диде ул.
Баш мөхәррир урынбасары Илнар Хөснуллин хәбәр иткәнчә, газета үзенең бер гасырлык матур юбилеен хәйрия концерты белән билгеләп узарга җыена. Газетаның беренче рәсми чыккан саны булып 1918 елның 12 марты санала. Шуңа күрә газета коллективы котлауларны шул көннән башлап кабул итүен әйтте.

Илнар Хөснуллин әйтүенчә, редакция коллективының эше газета чыгару белән генә чикләнми. Алар төрле социаль проектлар буенча эшләүләрен дә әйтте.
– Аларны күпмедер дәрәҗәдә пиар кампания буларак бәяләүчеләр дә булырга мөмкин, әмма күбесе кешегә һәм милләткә хезмәт булсын дигән теләк белән башкарыла, – диде Илнар.
Мәгълүм булганча, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Гөлгенә Шиһапова башлангычы белән 2013 елдан бирле хәйрия концертлары оештырылып килә. Шулай ук газетада «Кайсыгызның кулы җылы?» дигән махсус сәхифә дә ун еллап чыгып килә. Илнар әйтүенчә, эстрада артистлары ярдәме белән, бүгенге көндә сигез шундый концерт уздырылган. Шуның алтысы «Сәйдәш» концертлар залында үткәрелгән. Тугызынчысы, газетаның юбилее кысаларында, 3 май көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак. Җыелган акчалар юл һәлакәтендә зыян күргән егет – Биектау районының Дөбъяз авылында яшәүче Илнар Хәлиуллинга ярдәм буларак җибәреләчәк. Исегезгә төшерәбез: әлеге авыру егет турындагы язма безнең газетабызда да басылган иде.
Концерт төп чара булса да, ел дәвамында башка проектларын да башкарып чыгарга ниятлиләр «ватаным»лылар.

Бу саташу гынамы икән?

Әлеге очрашуда Миңназыйм Сәфәров КФУда татар журналистикасы бүлеге бетерелүгә карата да фикерен әйтте.

– Яшерен-батырын түгел, алдап булмаса да, жолдап дигәндәй, матбугатка сулыш алырга ирек бирмәс өчен төрле чаралар уйлап табалар. Башта безгә – биш ел, аннан ике ел гомерегез калды, дип юрадылар. Үзегез беләсез, хәзер шул чыккан кадәресен дә җиткермәс өчен тырышалар. Хат ташучылар газеталарны атнага бер тапкыр гына тараталар. Матбугатны алмасыннар гына диптер инде, – диде баш мөхәррир.

«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров хат ташучылар мәсьәләсе буенча югарырак җитәкчеләргә җиткерү ысуллары турындагы планнары барлыгын әйтте.
– Хат ташучылар мәсьәләсен чишүне районнан башлап карадык. Хакимият башлыгына баргач, безгә: «Безнең районнан алдылар бит ул функцияне, ике-өч районга бер почта бүлеге ясадылар», – дип җавап бирәләр. Шуннан соң бервакыт Дәүләт Советына җыйдылар. Хат ташучылар да чакырулы. Аларның сүзләре бер нәрсәгә кайтып кала: «Әйдәгез, дус яшик». Беләләр бит, алардан башка почта таратучы юк. Бу болай дигән сүз инде. «Атнага бер тапкыр таратканга да риза булып, рәхмәт әйтегез. Бер дә таратмаска да мөмкинбез яки ике мәртәбә бәягезне күтәрергә мәҗбүрбез».

Әмма мин моны болай гына калдырырга җыенмыйм. Әгәр безне хакимият белән халык арасындагы звено дип әйтәләр икән, һаман-һаман тамызып торырга кирәк. Җәмәгать, әйткән белән әйтмәгән бер түгел. Шуңа күрә, авыллардагы хат ташучылар проблемасын югарырак җитәкчеләргә җиткерүнең ысуллары турында үземнең планнарым бар, – диде Миңназыйм Сәфәров.
Баш мөхәррир, журналистиканы бетерергә җыеналар, дип белдерде.
– Бөркөнне университетның Ачык ишекләр көнендә утырам. Сөйләшкән сүзләренә караганда, анда журналистиканың исе дә юк. Анда эчтәлек, контент турында түгел, техник мөмкинлекләр турында сөйлиләр. Журналистиканы бөтенләй юкка чыгармакчы булалар. Без пиар кампанияләр үткәрәбез, төрлечә тырышабыз. Әгәр бер бюджет урын да калмый икән, юк дигән сүз бит инде ул. Мин борчылам. Ләкин бер өметем бар. Бу саташу бетәр дип уйлыйм. Без саташу белән шөгыльләнәбез. Бигрәк тә университетта. Үзем шунда эшләсәм дә, моны танырга мәҗбүрмен. Мин үзем генә аны берни дә эшләтә алмыйм, – диде Миңназыйм Сәфәров.

Баш мөхәррир фикеренчә, башка һөнәр иясеннән журналист ясап булмый.
– Система кирәк. Аны кулдан бер ычкындырсаң, бетә ул. Журналистика бер беткәч, кабат торгызылса да, аңа килмәячәкләр. Бер югары белемле кешедән әвеш-түеш кенә журналист ясап булмый. Ярты-йорты телле кешедән журналист ясап булмый, – дип саный ул. – Журналистика бүген үзенең гражданлык позициясен онытып бара. Мин һаман да безнең борыныбызга чиртеп язган язмаларны көтәм. Юк бит. Алар һаман да: «Сез хөкүмәтнеке инде, акча алып утырасыз инде», – дип әйтүдән ары китмиләр. Бу сүзләрне күңелемә тигәнгә күрә әйтәм. Тираж җыйганда да, шәхси газеталар белән конкуренция сизелә. Еш кына безгә: «Бер шалтыратып әйтү җитә, сезне яздыралар», – диләр. Алай гына булса, әллә кайчан әллә күпме кешене яздырыр идек. Хикмәт – халыкның кабул итүендә. Билләһи дип әйтәм, мин районнарда да: «Язылучыларны берүк кыстый күрмәгез», – дип әйтәм. Чөнки безнең халыкны җүнле әйбергә кыстасалар, «Юк инде, кирәкми» дигән реакция бар. Икенче юлын табарга кирәк. Хәйрия концертлары кебек социаль проектларны без юктан гына башламыйбыз һәм алып бармыйбыз. Безгә ул кайвакытта газета чыгаруда зыян да китерә. Әмма аның нәтиҗәсе булмый түгел, – ди баш мөхәррир.

Журналистларны берләштерү мөмкинме?

Миңназыйм Сәфәров журналистларны берләшергә чакырды.
– Кеше кайчан туплана? Авырлык килгәндә. Безгә шундый замана килде. Бер-беребезгә бәйләнешеп, гаеп эзләп түгел, ә бер-беребезгә кирәк вакытта тулыландырып, ярдәм кулы сузып эшли торган көн килеп җитте. Кечкенә генә эшебез дә безнең өчен зур мәгънәгә әйләнәчәк. Татарстан Журналистлар берлегендә мин президиум әгъзасы түгел. Әмма мине, татар журналистлары белән эшләсен дип, рәсмирәк кенә бер вазифага куйганнар иде. Күңеле булсын, дип кенә. Мин дә «ярар» дидем. Алар, күңеле булсын, дип куйды, мин, аларның күңеле булсын, дип йөрим шунда. Менә моны чыннан да тормышка ашырыр вакыт җиткән икән. Безгә беркем дә: «Татар журналистлары, әйдә, утырыгыз яки татар журналистларына импульс бирегез», – дип әйтмәячәк. Кемгә кирәк ул? Бүген һәркемнең үз кайгысы бар. Безгә үзоешма булып, үзебезгә оешырга вакыт җиткән икән, – диде баш мөхәррир.

Шуннан соң ул, матбугат очрашуындагы журналистларга мөрәҗәгать итеп:
– Сез теләктәшлек күрсәтегез, мин бу эшне башларга, бергәлек оештырырга әзер, – диде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading