16+

Мине кем уятты?

Гомере буе намазда булган әбием үләр алдыннан миңа васыять итеп намазлыгын калдыр­ды.

Мине кем уятты?

Гомере буе намазда булган әбием үләр алдыннан миңа васыять итеп намазлыгын калдыр­ды.

Дингә омтылмасам да, артык «дөрес» кеше булмасам да, әби өйрәткән намаз, тәһарәт тәртип­ләрен кечкенәдән отып бардым. Җәй көне иртәнге намазга торуыбызны әле дә хәтерлим. Намаздан соң җәйге авыл һавасын суларга чыга идек. Авыл төне беркайчан да тын була алмый: берсен-берсе уздырып, бакалар бакылдаша, кошлар сайрый, абзар тирәсендә мал-туар мөгри. Эх, рәхәт иде андый иртәләр. Ничектер күңелгә, җанга тынычлык иңә торган иртәләр иде алар.

Әби үлгәч, аның белән намаз укулар да онытылды, намазлыгы да шкаф төбенә күчте. Үз-­үземне җиңеп, ансыз намазлык өстенә басу авыр булды, күңел тартмады. Рамазан аена кергәндә генә куллар тагын намазлыкка сузылды. Мин ул вакытта әле мәктәп укучысы гына идем. Әти-әни каршы булуга карамастан, ураза тотарга ниятләдем. Бала бит инде, бу гамәлнең никадәр авыр һәм җаваплы булуын аңламаганмындыр, күрәсең. Янәсе, әби 83 яшендә дә авырган вакытта да бер көн калдырмый тота иде бит әле, мин генә булдыра алмаммыни?! Бер атна тотканмындырмы-юкмы, беркөнне әнигә: «Уятма мине, иртәгә уразага кермим», – дидем. Әни ризалашты.

Икенче көнне иртән әни уята. «Кызым, тор, сәхәр ашыйсың бар!» – ди. Мине аның беркайчан да шулай ягымлы итеп уятканы юк иде әле. Моның кадәр яратып уяткач, иркәләнеп алмыйча булмый, дип, юрганымны тагын да ныграк кочакладым. Әни, баштан сыйпап: «Торырга кирәк, кызым. Тормыйча ярамый!» – диде. Ул киткәнче, мин әле тагын бераз күзләремне йомып тордым да тәһарәт алырга дип урамга чыктым. Үзем исә, ник әни дә минем белән сәхәр ашамый икән, дип уйлап та карамадым. Ашап алганнан соң кабат йокларга яттым. Иртән торгач: «Әни, ник син дә минем белән сәхәр ашамадың?» – дип сорадым. «Соң, үзең бит, бүген уразага кермибез, дип яттың», – дип шаккатыр­ды мине. Сораштыра торгач, әни дә, әти дә, хәтта шаяртырга яраткан энем дә мине уятмаганын аңладым.
Куркудан, күзләремнән яшь аты­лып чыкты. Әти белән әни, фәрештәләр уяткандыр, алар сиңа зыян китермәячәк, дип тынычландырырга кереште. Көчкә тынычландым.
Фәрештәләр генә дисәләр дә, ул төнне мин әни белән йокладым. Һәм бер ай дәвамында өйдә үзем генә калырга куркып йөрдем. Шул вакыйгадан соң әбинең намазлыгы бер генә көн дә шкаф төбендә тузан җыеп ятканы юк.

Алсинә Шәрәфиева, газета укучы

Фото: concours.nazaccent.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading