16+

Миңнеханов Путинга республикада коронавируска каршы көрәш чаралары турында сөйләде

6048 медицина хезмәткәре өстәмә түләүләр алган, апрель аена бу түләүләрнең күләме – 179 миллион булган - Татарстан Президенты Владимир Путинга рәхмәтен җиткерде.

Миңнеханов Путинга республикада коронавируска каршы көрәш чаралары турында сөйләде

6048 медицина хезмәткәре өстәмә түләүләр алган, апрель аена бу түләүләрнең күләме – 179 миллион булган - Татарстан Президенты Владимир Путинга рәхмәтен җиткерде.

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты белән сөйләшү вакытында республикада коронавирус белән бәйле вазгыятьне дә сорашты. Рөстәм Миңнеханов ил башлыгының указы һәм күрсәтмәләре нигезендә республикада инфекциягә каршы көрәш чаралары гамәлгә ашырылуын билгеләп, катгый режим кертелүен әйтте.

Халыкның максималь рәвештә үзчикләнүдә утыруы, предприятие һәм учреждениеләрнең эшчәнлеген туктату һәм, әлбәттә, сәламәтлек саклау системасын әзерләүгә, пациентларны кабул итүгә, медицина оешмаларын квалифицияле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар булуын ассызыклап үтте. Койкалар фонды вакытында хәстәрләнгән, 26 дәвалау учреждениесендә барысы 2577 ятак әзерләнгән. Медицина учреждениеләре җиһазландырылган, дарулар һәм саклану чаралары белән тәэмин ителгән. 

6048 медицина хезмәткәре өстәмә түләүләр алган, апрель аена бу түләүләрнең күләме – 179 миллион булган.

– Сезнең бу карарыгыз өчен табибларның рәхмәтен җиткерәм, – диде Президент Путинга.

Фото: http://kremlin.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading