16+

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазифасына кандидат буларак чыгаруны хуплады

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән видеоэлемтә аша аралашты. Әлеге аралашу барышында ил җитәкчесе Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазифасына кандидат булып чыгаруны хуплады.

Аралашу вакытында Татарстан Президенты сентябрьдә үзенең вәкаләтләре тәмамлануы турында әйтте. "Мин – сезнең команда әгъзасы. Хуплаган очракта, алга таба эшләргә әзер", – диде Миңнеханов."Мин, һичшиксез, сезнең кандидатураны республика җитәкчесе буларак алдагы срокка чыгаруны хуплыйм. Һәм Сезгә алдагы период өчен рәхмәт әйтеп, киләсе периодта уңышлар телим", диде Путин.

Рөстәм Миңнеханов Путинга ышанычы өчен рәхмәтен җиткерде.

Фото: http://kremlin.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading