16+

“Миңнехановның җиңүе — хакимияткә бәя бирү”

Социаль тикшеренүләр экспертлар институтының директорлар советы әгъзасы, экспертлар советы җитәкчесе Глеб Кузнецов билгеләп үткәнчә, бу сайлауларның төп үзенчәлеге — яңа коронавирус шартларында узуы.

Моңа кадәр “гадел һәм чиста” сайлаулар уздыру максаты куелса, хәзер исә санитар яктан да куркынычсыз сайлаулар үткәрү таләп ителде.

- Бу бурычны Татарстанда бик яхшы үтәделәр. Өч көнлек сайлаулар уздыру сайлаучыларга куркыныч тудырмаска ярдәм итте. Шуңа тавыш бирергә килүчеләр дә күп булды, - диде Глеб Кузнецов.

Ул шулай ук республиканың яңа сайлап куелган Президентына да бәя бирде.

- Миңнехановның сайлауларда җиңүе фаразланган иде. Әмма бу соңгы ярты елда чикләүләр шартларында эшләгән хакимияткә бәя бирү дә. Миңнеханов бик зур күрсәткечкә ия булды. Сайлаулар яхшы, оешкан төстә үтте. Татарстан заманча технологияләр куллану буенча югары дәрәҗәдә үзенең алдынгы төбәк икәнен раслады, - диде Глеб әфәнде.

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading