16+

Министрлык нәрсә эшләр?

Хәзер министрлыклар эшләми, юкка вакыт уздыра, дип тәнкыйтьләп булмый. Чөнки идарә тармакларының алдагы елда нәрсә белән шөгыльләнәчәген халык үзе сайлый. Мәгариф һәм фән министрлыгының Иҗтимагый советы һәм экспертлары да 2020 елда министрлыкның нинди юнәлешләрдә эшләүгә басым ясаячакларын билгеләде.

Хәзер министрлыклар эшләми, юкка вакыт уздыра, дип тәнкыйтьләп булмый. Чөнки идарә тармакларының алдагы елда нәрсә белән шөгыльләнәчәген халык үзе сайлый. Мәгариф һәм фән министрлыгының Иҗтимагый советы һәм экспертлары да 2020 елда министрлыкның нинди юнәлешләрдә эшләүгә басым ясаячакларын билгеләде.

Халыкка сайлау өчен 17 максат һәм бурыч тәкъдим ителгән, онлайн-тавыш бирүдә 5,4 мең кеше катнашкан. Моннан тыш, тавыш бирүдә катнашучылар Татарстанның мәгариф һәм фән өлкәсендә эшчәнлекне яхшырту өчен үз тәкъдимнәрен дә яза ала иде. Сүз уңаеннан, әлегә өлкәгә битараф булмаганнар 500дән артык тәкъдим язып  калдырган.

Әлеге пилот-проект Татарстанда узган елдан гамәлдә. Былтыр тавыш бирүчеләр 22 бурычны билгеләгән булган, әмма экспертлар советы алар санын 7гә кадәр кыскарткан.
Проблемалы өлкәләр узган елда да быелгыдан әллә ни аерылмаган. Мәктәпләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү, мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен булган учреждениеләрнең җитмәве һәм булганнарының да начар хәле халыкның авырткан урыны булып кала бирә.

Шулай ук республикада ресурс үзәкләре арта, әмма имтиханнарны әле дә булса бирергә урын юк, чөнки җиһазлар җитми, дип кат-кат әйтелгән иде.
Быел да әлеге мәсьәләләр актуальлеген югалт­маган булып чыкты. Шул рәвешле, экспертлар киләсе елда өстәмә белем бирү учреждениеләренең үз биналары бармы-юкмы икәнен тикшерергә, капиталь төзекләндерү буенча тәкъдимнәр кертергә дигән пунктны хуплады.
Моннан тыш, капиталь төзекләндерү таләп итми торган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең күләмен 73 проценттан 78 процентка арттырырга; югары уку йортын тәмамлап мәктәпкә эшкә килгән һәм 3 елдан да күбрәк эшләгән укытучылар санын 83 процентка кадәр җиткерергә дигән максат өчен тавыш бирелде.

Квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә кискен тора, дигән фикердә белгечләр. Шунлыктан, заманча җиһазландырылган профессиональ белем бирү – ресурс үзәкләрен арттыру буенча эш алып барырга дигән нәтиҗә ясалды.
Яшь әниләр дә сөенә ала. Өч яшькә кадәр булган балаларны балалар бакчасы белән тәэмин итү 20 меңнән 23 меңгә кадәр җитәчәк. Узган ел исә 1,5-3 яшьлек балаларны бакча белән тәэмин ителеш 44 проценттан 55 процентка җиткерү планы тора иде. Бу максатка ирешү өчен республикада 21 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе сафка бастырылган. Алардагы 4330 урынның 2230ы өч яшькә кадәр булган балалар өчен әзерләнгән.
Балалар иҗтимагый берләшмәләре аша балаларны социаль мөһим эшләргә җәлеп итүне дә 80 проценттан 83 процентка арттыру  күздә тотыла.

Муниципаль  психологик-педагогик медик-социаль үзәкләргә һәм психологик-педагогик хезмәтләргә анализ ясап, алар өчен методик тәкъдимнәр булдыру да министрлыкның киләсе ел бурычлары һәм максатлары исемлеген тулыландырды.

Лилия МИНСАФИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading