16+

“Миннән китте, иясенә җитте” булмасын: чүп җыярга кайчан өйрәнербез?

Чүпне сортларга бүлеп җыю турында күптәннән сүз бара. Күптән түгел Дәүләт Думасы икенчел чимал белән эш итү турындагы канунны кабул итте. Аның нигезендә чүпне сортларга аерырга мәҗбүр итәчәкләр. Ә юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр мондый ресурсларны икенчел чималны эшкәртү өчен махсуслаштырылган компанияләргә тапшырырга яки мөстәкыйль утильләштерергә тиеш була.

“Миннән китте, иясенә җитте” булмасын: чүп җыярга кайчан өйрәнербез?

Чүпне сортларга бүлеп җыю турында күптәннән сүз бара. Күптән түгел Дәүләт Думасы икенчел чимал белән эш итү турындагы канунны кабул итте. Аның нигезендә чүпне сортларга аерырга мәҗбүр итәчәкләр. Ә юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр мондый ресурсларны икенчел чималны эшкәртү өчен махсуслаштырылган компанияләргә тапшырырга яки мөстәкыйль утильләштерергә тиеш була.

Әлеге нормалар 2023 елның 1 мартыннан кулланыла башлар дип көтелә. 2030 елдан икенчел чималны күмү тулысынча тыелачак. Эшкәртү өчен яраклы теләсә нинди чүп-чар заводларга җибәреләчәк һәм кабат файдаланылачак.

Шикләнәм
Чүпне сортларга бүлүгә карата һәркемнең үз фикере. Кемдер аны күңеле кушканга аерып җыеп бара, кемдер хөкүмәт тарафыннан кызыксындыру чарасы булырга тиеш дип саный, кемдер аның барып чыгасына бөтенләй икеләнә. 

Сораштыру нәтиҗәләре дә шуны күрсәтә. Социологик сораштыруда катнашкан халыкның 65 проценты илдә чүпне аерып җыю системасы таралмаган дип саный. Монда төп каршылык дип контейнерлар җитмәү һәм халыкның моңа әзер булмавын әйтә. 21,5 проценты сортларга аерылган чүп барыбер “бер күчкә” кереп китә дигән фикердә. 76 проценты чүпнең чынлап та эшкәртелүгә җибәрелгәненә ышанмый. 

Казанда яшәүче Алмаз Сәләхов та чүпнең сортларга бүленә торган комплексларга барып җитүенә шикләнә. Иске киемнәрне, газета-журналларны, хәтта почта әрҗәсенә салынган реклама буклетларын да җыеп, авылга мунча миченә алып кайтып яга. 
– Каядыр чүп булып җыелып ятканчы, мичтә яндыруың хәерлерәк. Ә менә пластик савытларны ягып та, аларны икенче бер максаттан кулланып та булмый. Аларын йорт ишегалдындагы сеткалы контейнерга ыргытырга туры килә. Ни өчен сеткалы дим? Аңардан кала яшел төстәге зур контейнерлар куелды. Берсенә сары, икенчесенә ак төстәге наклейка ябыштырылган. Сарысы эшкәртүгә җибәрелә торган макулатура, пластик, пыяла өчен. Машиналар чүпне алып китәләр дә, әллә алар, әллә ишегалдын себерүче, контейнерларны арткы ягы белән кертеп тезәләр. Берсенең дә наклейкасы күренми. Мин моны урам җыештыручыдан күрәм. Элеккегесе наклейкалы ягы белән тезә иде. Менә тәртип шуннан башлана да инде, – ди ул. 

Чүптән бизнес ясап була 
Икенче чималны эшкәртү белән шөгыльләнә торган “Быстроф” компаниясе директоры Динар Шәрифуллин да халык чүпне сортларга бүлә башласын өчен беренче чиратта инфраструктура булдырырга кирәк дип саный. Аныңча, йорт ишегалларына куелган контейнерларның җитешсез яклары күп. 
– Чүпне аерып җыючылар бар. Күбесе аны балконда җыеп бара. Тик барысының да гаилә әгъзалары моны хупламый. Балконда пластик шешеләр, макулатура ятканны кем яратсын инде. Аннары чүп контейнерлары һәр чүп калдыгы өчен төрле булырга тиеш: металл, макулатура, пыяла, пластик шешәләр, йомшак пластик һәрберсе аерым җыелсын, – ди әңгәмәдәшем.

Шул ук вакытта бу эшкә яшь буынны да өйрәтергә кирәк дип саный. Чүп калдыкларын ни өчен аерып җыярга кирәк, аларны эшкәртеп нәрсәләр җитештерергә була – барысын да белеп-аңлап үссеннәр өчен. 
– Алар сортларга аерылган чүп калдыкларының эшкәртергә җибәрелгәнен аңлый, ә алардан нәрсә эшләнүен белмиләр. Соры төстәге бәдрәф кәгазенең – тулысынча, офислардагы армстронг түшәменең – өлешчә макулатурадан, пуховикның синтепоны – ПЭТ-шешәләрдән эшләнүен белеп торса, аларда стимул барлыкка килер иде, – ди ул. 

Динарның әйтүенчә, икенчел чималдан бизнес та ясап була. 
– Без макулатурадан эшләнә торган җылыткыч материал җитештерә идек. Чимал җитмәгәч, макулатураны үзебез сатып ала башладык. Макулатура җыябыз дигән игъланнар таратка, халык үзе шалтыратырга тотынды. Ул арада макулатурага бәяләр артты, аны җыючылар һәм эшкәртүчеләр яхшы бәя тәкъдим итәргә кереште, ә кешеләр бу төр чималның кыйммәтен әллә ни аңламый иде. Без исә арзанга алып, кыйммәткә сата тордык. Бизнеска нигез шулай салынды. Соңрак предприятиеләр, складлар һәм кибетләр дә макулатура тапшыра башлады. Шул рәвешле брендыбызны булдырып, бу тармакта үзебезне күрсәтә алдык. Макулатурадан тыш, пластик һәм полиэтилен да җыябыз. Бер бизнес безгә икенчесен алып барырга булыша. Макулатура җыеп, җылыткыч эшлибез. Ә аларны төп бизнес булган йортлар төзүдә кулланабыз. Пластик белән полиэтиленны пресслап, эшкәртүчеләргә сатабыз, – ди ул. 

Алты еллык тәҗрибәсеннән чыгып, Динар чүпне сортларга бүлеп җыючыларның арта баруын әйтә. 
– Халык чүпне сортларга бүлеп җыярга әзер, моны аңлап эшләү сизелә. Интеллектуаль яктан үскән, үз аякларында нык басып торучылар Европага тигезләшергә омтыла. Анда чүп калдыкларын аерып җыю культурасы бар. Гади кешеләр исә шул алдынгы карашлы кешеләргә охшарга тырыша. Алар билгеле кешеләр, блогерлар булырга мөмкин. Шуннан үзенә күрә мода барлыкка килә. Чүпне аерып җыю турында яңа канун чыгу да бик әйбәт. Алдагы ун елда аның нәтиҗәсен күреп тә булачак. Әмма дәүләт монополия кертеп, бизнеска үсәргә комачауламаса, – ди ул. 

Органик чүпне – аерым 
Экоактивист Лия Дәүләтбаева органик калдыкларны җыю тиешенчә оештырылмаган дип саный. Лия халыктан органик калдыкларны җыя да аларны авылга алып кайтып, суалчаннарына ашата. Авылда аның вермифермасы бар. Компост суалчаннары калдык ризыкларны ашап, биогумус бүлеп чыгара. 

Лияның мондый эшкә алынуының төп сәбәбе – чүп калдыкларыннан котылу. Авылларда аны кая кую проблемасы юк, ә шәһәрдә полигоннарга озатыла, ди ул. Бу проблемадан котылу юлын органик калдыклар җыя торган инфраструктура булдыруда күрә.
– Ризык калдыклары өчен аерым контейнер куйсалар, операторлар аларны моның өчен махсуслашкан бер мәйданчыкка алып барып, шунда компост җитештереп булыр иде. Әлеге чаралар нәтиҗәсендә чүплекләрнең саны кимиячәк һәм табигый ресурсны кабат куллану юлы белән табигый балансны саклап калып булачак, – ди Лия.

Миннән китте, иясенә җитте булмасын
“Экологично Казань” волонтерлык хәрәкәте экоактивисты Гүзәл Макарова өендә чүп калдыкларын 2016 елдан бирле аерып җыя. 2017 елдан бу эшкә ныклап кереп китеп, икенчел чимал җыю буенча волонтерлык акцияләрен үткәрү өчен өч тапкыр грант алуга ирешкән. 
– Чүп калдыкларын аерып җыю ул цивилизацияле тормыш рәвешенең аерылгысыз бер өлеше булырга тиеш. Бездәге чүп калдыкларын җыю системасын бер генә фраза белән әйтеп бирә алам: “Миннән китте, иясенә җитте”. Аерып җыю ресурсларны икенчел әйләнешкә кертү һәм яңа ресурсларны – электр энергиясен, суны, файдалы казылмаларны, җирләрне һәм башкаларны экономияләү өчен кирәк. Әмма ул гына җитми. Калдыклар белән эш итүдә комплекслы рәвештә эш итәргә кирәк – шәһәр кешеләреннән, хуҗабикәләрдән алып бизнеска һәм хакимияткә кадәр барысын да җәлеп итү нәтиҗәле булачак. Активистлар исәпләве буенча, әгәр дөньяда барысы да россиялеләр кебек яшәсә, кешелек дөньясына ресурсларны тулыландырып өлгерү өчен 3, 4 планета кирәк булыр иде. Мәҗбүри рәвештә аерым җыю – яхшы инициатива, әмма товарларны һәм төргәкләрне сайлауга да башкача якын килергә, бизнесны эшкәртү белән шөгыльләнергә стимуллаштырырга, бер тапкыр кулланыла торган продукцияне кулланган һәм саткан өчен “җәза” кертергә кирәк, – ди ул.

Ел саен дөнья океаны сулары 8-11 миллион тонна пластик калдыклар белән тулылана. Бу сан даими үсә, һәм 20 елдан ул елына 30 миллион тоннага җитәргә мөмкин. 
*
Ел саен Россиядә 70 миллион тонна чүп калдыгы җитештерелә. Моның күпме булуын күз алдына китерү кыен, әмма чагыштырып була: 15 мең биш катлы панель йортларның авырлыгы шуның кадәр. Ә 15 мең күпфатирлы йорт ул – ике миллионлы-шәһәрнең торак фонды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аерым жыярга иялэнергэ генэ кирэк ,без куптэннэн аерым жыябыз, авылга ялга кайткач та очкэ булеп жыябыз

    Мөһим

    loading