16+

Минтимер Шәймиев: "Тукай бүген дә вакыт сынавын үтеп, заманча яңгырый”

Апрель - Тукай ае. Милли җанлы һәркем көтеп ала аны. Быел ул тагын да кадерлерәк - сөекле Тукаебызның тууына 135 елның шаһиты. Бу уңайдан күп кенә чаралар узып тора. Хәтта Халыкара дәрәҗәдә булганнары да бар.

Минтимер Шәймиев: "Тукай бүген дә вакыт сынавын үтеп, заманча яңгырый”

Апрель - Тукай ае. Милли җанлы һәркем көтеп ала аны. Быел ул тагын да кадерлерәк - сөекле Тукаебызның тууына 135 елның шаһиты. Бу уңайдан күп кенә чаралар узып тора. Хәтта Халыкара дәрәҗәдә булганнары да бар.

23 апрель көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең конфереренц - залында “Габдулла Тукай ХХ-ХХI гасырлар мәдәни хәятында” дигән темага фәнни- гамәли конференция булды.  Пандемия сәбәпле, әлеге конференция ZOOM аша барды. Аны Татарстан Фәннәр Академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы, академик Дания Заһидуллина башлап җибәрде. Аннары экран аша беренче президентыбыз Минтимер Шәймиевның чыгышын карап, аның туган телгә һәм Тукайга мөнәсәбәтен тойдык. “Без дөньяны Тукай аша кабул иттек. Тукай бүген дә вакыт сынавын үтеп, заманча яңгырый” диде.

Сәламлау сүзе белән Азербайҗан Фәннәр академиясе беренче вице-президенты Иса Габиббейли та чыгыш ясады. Тукайлы Казан һәм конференциядә канашучыларны сәламлау өчен, ул бүген бара торган парламент утырышыннан махсус сорап киткән. Әзербайҗан туганнар Тукай юбилеена зур бүләк тә ясаган. “Тукай һәм Әзербайҗан ” дигән саллы гына китап нәшер итеп, аны Казанга да җибәргәннәр.Әлегә ул юлда.

Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан республикалары Фәннәр академиясе галимнәре һәркайсы үзенең туган телендә сөйләде.  Бу чарага шулай ук Америкадан да кушылдылар. Әстерханда Тукай исемен мәңгеләштерү буенча шактый эшләр эшләнгән. Татар балалары күпләп укый торган мәктәпкә Габдулла Тукай исемен биргәннәр. Һәйкәл дә куелган. Каспий диңгезедә йөзүче бер йөк корабы да Тукаебыз исемен йөртә.

Гади Апуштан Тукай ясаган Җаек (Уральск) каласындагы Габдулла Тукай музее директоры Марат Баһаветдинов та сәламләде конференциядә катнашучыларны. Тик рус телендә. Тукайга хөрмәт йөзеннән генә булса да, Тукайның туган телендә берничә җөмлә белән чыгыш ясарга була бит инде, югыйсә. Нишләптер, без кайбер нәрсәләргә вак-төяк дип кенә, күз йомып кына карыйбыз да, аннары шулардан олы проблема килеп чыга.

Конференциянең сәламләүләр өлеше Татарстанның халык шагыйре Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ чыгышы белән тәмамланды. Ул үз исеменнән генә түгел, конференциядә катнашкан һәм катнаша алмаган әдипләр исеменнән сөйләде.Тукайның бөеклеген кат- кат ассызыклады.

Пленар утырышны Татарстан Фәннәр Академиясе мөхбир әгъзасы. Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин чыгышы башлап җибәрде. Ул Тукайның институтта фәнни яктан никадәр өйрәнелү дәрәҗәсе турында сөйләде. Төркиядән, Казахстанннан чыгыш ясаучы галимнәр дә Тукайның төрки әдәбияттагы роленә тукталды. Үзебезнең Татарстан галимнәре: профессор язучы Фоат Галимуллин, филология фәннәре докторы Тәлгат Галиуллин , тарих фәннәре кандидаты язучы Фәүзия Бәйрәмова чыгышы да кызыклы булды.

Аларны тыңлаганда милләтебезне бар төрки дөньяга таныткан “ярый әле, Тукаебыз бар!” - дип сөенеп-горурланып, “киләчәктә дә безнең белән булсын иде!” - дип теләп утырдык.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading