16+

Минзәлә районының Куян авылын кондызлар суга батырган (ВИДЕО)

Редакциябезгә Минзәлә районының Куян авылын кондызлар суга батырган, дигән хәбәр килеп иреште. Куян авылы Бикбау авыл җирлегенә керә. Шуңа күрә без әлеге хәлләр турында тулырак белер өчен Бикбау авыл җирлеге рәисе Люзия Мәрданшина белән элемтәгә чыктык.

Минзәлә районының Куян авылын кондызлар суга батырган (ВИДЕО)

Редакциябезгә Минзәлә районының Куян авылын кондызлар суга батырган, дигән хәбәр килеп иреште. Куян авылы Бикбау авыл җирлегенә керә. Шуңа күрә без әлеге хәлләр турында тулырак белер өчен Бикбау авыл җирлеге рәисе Люзия Мәрданшина белән элемтәгә чыктык.

Аның сүзләре буенча, Куян авылы зур түгел. Биредә берничә өйдә нибары 32 кеше генә яши. Мәктәп тә, балалар бакчасы да, медпункт та юк.

– Әлеге авыл янында Брустанка елгасы ага. Зур түгел. Киңлеге 1,5-2 метр гына.  Елганың суы Куян авылына таба килмәсен өчен, 2012 елда күтәртмәләр, валлар ясаган идек. Шуның астыннан кондызлар үзләренә йөрергә тишек тишкәннәр дә, шулардан авыл ягына су агып чыкты, – дип аңлатты ул кыш уртасында авылны су басу сәбәбен.


    
Люзия ханым әйтүенчә, өч гаиләнең ихатасына, базына су кергән.
– Куян болай да су, саз өстендә утыра иде. Базларны өч метрдан да тирәнрәк казый алмыйлар, чөнки су чыга. Шуңа күрә базларны 1-1,5 метр гына чокыйлар. Авыл читендә торган өч кешегә иң беренче чиратта су төште дә инде.  Дөрес, алар инде алдан хәстәрен күрә башлаганнар иде, бәрәңгеләрне чыгардылар, чөнки су авылга акрынлап, 30 декабрьдән бирле җәелде, – ди ул.

Әлеге вакытта Куян авылында су баскан соңгы йортка кадәр юл бар. Авылга керү-чыгу юллары да бик әйбәт.
– Хәлләр куркыныч түгел. Хәзерге вакытта авылда су агып тормый, ул бозланып катты инде, – диде безгә Люзия ханым.
 
Хәлим Кәримов, Балтач, аучы:

– Минзәләдә килеп чыккан хәлгә кондызлар гына гаепле дип уйламыйм. Алар авылны су басарлык итеп буа ясый алмый. Кондызлар җәй көне үзләренә кышлар өчен су аркылы керә торган итеп яр кырыена оя ясыйлар. Алар ашауны шул оя янәшәсендә суда әзерләп куялар. Ботакларны суга батырып, боз астында катыртып калдыралар. Кышны агачның шул нәзек ботакларын, чыбык-чабыклар белән туенып чыгалар. Бер җәнлеккә көненә 1 килограммга кадәр ашау кирәк. Су аркылы барып, шул ботакларны алып кайтып ашыйлар. Суны ботак ташырга җайлы булсын өчен күтәрәләр. Кондызлар үзләре бик зур була, кайберләре 22-28 килограммга кадәр җитәләр. Бер ана кондыз өч бәби китерә. Алар бер яшькә кадәр әниләре янында тора. Яз көне унар килограммга кадәр үсеп җитәләр. Аннары әниләре аларны аерып җибәрә. Болар, үзләренә буа буар өчен, читкә китеп елга эзли башлый. Яр кырыенда буа буып куеп яши башлыйлар. Кондызлар аучылардан, этләрдән яшеренер өчен шулай җир астыннан йөриләр. Алар казыган тишекләрнең зурлыгы 1 метрга 1 метр мәйданга җитә. Элек бу җәнлекләр Кызыл китапта гына иде, хәзер күбәйделәр. Безнең Балтач районындагы бер авылда алар ясаган бушлыкка трактор да төшеп киткән иде. Кайбер кешеләрнең өйләре, бакчалары елга янында урнашкан була. Кондызлар аларның алмагачларын егып өстериләр. Шуның өстенә ояны бер җирдә генә түгел, берничә җирдә ясыйлар. Кондыз яшәгән җирләрдә гел чокыр була.

Зөһрә Садыйкова, Дилбәр Гарифуллина

Эльвира Габдрахимова видеолары

Фото: menzela.ru

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Минзәлә районының Куян авылын кондызлар су бастырган - 1
Минзәлә районының Куян авылын кондызлар су бастырган - 2
Минзәлә районының Куян авылын кондызлар су бастырган - 3
Минзәлә районының Куян авылын кондызлар су бастырган - 4

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнең күрше авыл

    Мөһим

    loading