16+

Минзәлә театры артистлары илне сакларга киттеләр

"Егетләр сәхнәдә уңышлы гына чыгыш ясыйлар, коллективка тиз кереп киттеләр. Шуңа күрә дә армиягә озатуны Минзәләдә эшләргә уйладык. Без аларның якыннарына һәм туганнарына матур сүзләребезне әйттек, аннары военкомат янына җыелдык..."

Минзәлә театры артистлары илне сакларга киттеләр

"Егетләр сәхнәдә уңышлы гына чыгыш ясыйлар, коллективка тиз кереп киттеләр. Шуңа күрә дә армиягә озатуны Минзәләдә эшләргә уйладык. Без аларның якыннарына һәм туганнарына матур сүзләребезне әйттек, аннары военкомат янына җыелдык..."

Россиядә көзге чакырылыш дәвам итә. Армиягә китүчеләр арасында Сабир Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театрының өч артисты бар — Азат Җиһаншин, Нурлан Шәехов, Рөстәм Абзалов. 

Театр директоры Илнур Гайниев әйтүенчә, алар республиканың төрле районыннан булган яшь артистлар. 

— Егетләр сәхнәдә уңышлы гына чыгыш ясыйлар, коллективка тиз кереп киттеләр. Шуңа күрә дә армиягә озатуны Минзәләдә эшләргә уйладык. Без аларның якыннарына һәм туганнарына матур сүзләребезне әйттек, аннары военкомат янына җыелдык. Казанга үзебезнең театр автобусында бардык. Егетләребез үзләрен гастрольләрдә кебек хис итеп, армиядән исән-сау матур гына әйләнеп кайтсыннар дигән символик мәгьнә бирергә тырыштык. Артистларыбыз әйбәт кенә хезмәт итүләрендә шигебез юк, - диде Гайниев. - Безнеке кебек чагыштырмача кечкенә театрдан берьюлы өч артист китүе җиңел нәрсә түгел, актерлары яшь, популяр, моннан репертуарга йогынты ясала, әмма без мәсьәләне чишәрбез, иң мөһиме — илне саклау, егетләребез армиягә китәргә үзләре теләк белдерде.

Театр директоры әйтүенчә, армиягә китүче егетләрнең рольләрен бүтән актерлар башкарачак, репертуар калачак. Шулай да, киләсе елда чыгарга тиешле спектакльләрнең исемлеге үзгәрергә мөмкин.

Рәсим Хаҗиев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading