Чыннан да, Нәкый Исәнбәт әсәре бүген дә җәмгыятьнең авырткан җирләрен фаш итә. «Миркәй белән Айсылу»да аталар һәм балалар, байлар һәм ярлылар каршылыгы, бәхетсез мәхәббәт, халык өеменә каршы тору кебек мәңгелек темалар чагылыш тапкан. Әйтерсең драматург, ничә еллар узгач та, кешелекне шул ук проблемалар борчыячагын ап-ачык күргән. Тикмәгә генә Нәкый Исәнбәтне татар Шекспиры димәгәннәрдер инде. Автор гына түгел, режиссер да шул чор тарих яссылыгын безнең заманга тәңгәлләштереп сәхнәгә куюга ирешкән.
Миркәй (Эмиль Талипов) белән Айсылуның (Ләйсән Фәйзуллина) саф мәхәббәте явыз затларны көнләштерә. Замир Дәүлие, Әхмәтҗан, Бөкре Гариф, кызның исеменә тап төшерү, Миркәйдән үч алу максатыннан, гашыйкларга зиначы дигән яла яга. Шул чор өчен үтә гайре хәл алдында калган авыл картлары илдә барган корылыкны аларның «гөнаһларыннан» күрә һәм бер гаепсез егет белән кызны җәзага дучар итә.
Бер караганда, әсәрдә бәхетсез мәхәббәт драмасы ярылып ята. Хәзерге заман белән чагыштырсак, бу драма да түгел инде. Егет белән кыз йоклаган өчен, беркемне дә җәзага тартмыйлар бүген... Ләкин режиссер тамашачыны тирәнрәк фикер йөртергә чакыра.
Режиссерның образлар, яшерен символлар белән уйнавы да әсәрне тирәнрәк ачарга ярдәм итә. Иң беренче булып, пәрдә күтәрелүгә, сәхнә өстендә эленеп торган буш чиләкләргә күз төшә. Озак та үтми, шундый ук буш чиләкләрне Айсылуның әти-әнисе һәм кыз үзе сәхнә уртасына тезеп үк куя. Татар халкында элек-электән буш чиләк – юл уңмау билгесе. Ә буш чиләк-көянтә белән капка аша узсаң, мәет килә, диләр. Менә шул мәет, үлем көтү әсәрнең башыннан ахырына кадәр ташламады тамашачыны. Кичергән газапларыннан акылга җиңеләйгән Айсылуның ап-ак киемнәрдән, башына әбиләрчә япкан ак яулыктан чиләк өстендә әзерләнгән ап-ак урынга ятуы, аңа муллаларның күзен яулык белән каплап дога укуы да мәетне соңгы юлга озату күренешен хәтерләтте. Миркәй Айсылу янына килгәндә дә су буенда алар «үлек»не зиратка озатканнарын күрәләр бит. Шуңа да бу мәхәббәт тарихының бәхетле бетмәячәге көн кебек ачык иде.
– Миркәйнең дә, Айсылуның да икесе бергә үлүе яхшырак әле. Берсе генә исән калса, финал тагын да ерткычрак булыр иде, – ди Илгиз Зәйниев.
Камал театрының сезон ачылышында булган матбугат конференциясендә режиссер: «Эмиль Талипов белән Ләйсән Фәйзуллина булмаса, бу әсәргә алынмаган да булыр идем», – дигән иде. Ләйсәнне без моңарчы да инде төп рольләрдә күргән бар. «Көтәм сине»дә ул – сабый күңелле, мәтрүшкә чәе эчеп кенә баласын югалткан Саҗидә образында, «Җилкәнсезләр»дә – акча өчен ата-анасын да, милләтен дә саткан элеккеге гимназистка Дилбәр, «Мәхәббәт FM»да Рәзиляшка рольләре белән халык күңеленә кергән актриса ул. Биредә аның шушы барлык образлары бер рольгә тоташкан кебек. Башта ул шук, кыланмышы белән елмайта торган саф күңелле кыз. Инде спектакльнең ахырына таба күңеле каешланып беткән, үз-үзен югалткан кеше булып күз алдына килә. Шушы катлаулы образга алыныр алдыннан Ләйсән фильмнар карый, режиссерлары сөйләгән шуңа охшаш булган хәлләрне күңеленә киртләп куя, элеккеге спектакльдә катнашкан олырак актерларның тәҗрибәсен өйрәнә.
– Шушы спектакльга охшаш «Дерево желаний», «Охота» дигән фильмнар карадым. Ул да образга керергә бик булышты. Көнчелек – кешене юк итәргә сәләтле көч ул. Хәзер дә бит җәмгыятьтә кешене юк итәргә телиләр икән, барысы да җыелып, аңа каршы чыга. Ул кеше инде берничек тә юылып бетә алмый. Хәзер тормыш бүтән инде, икенче бер илгә китәргә була. Безнең персонажлар исә качып өлгермәде, аларга ирек бирмәделәр. Качар урын да юк иде бит. Ә хәзер кеше үз тормышын үзе төзи ала. Ләкин хәзерге заманның бер афәте – интернет бар. Менә ул – зур көч. Хәзер инде кешене аның ярдәмендә «каралталар», – ди Ләйсән Фәйзуллина.
Урал таулары арасында динамит белән юл ярган Миркәй дә кеше сүзенә каршы тора алмады. Аны да һәлакәткә китерделәр.
– Бу очракта Миркәй берни эшли алмас иде. Халыкка, массага каршы чыгып булмый. Халык төркеме ул бит аңсыз була. Анда адәм баласына хас кыргыйлык та, наданлык та бар, – ди Эмиль Талипов.
Әсәрдә Миркәй кайта да китә, кайта да үлә... Ничектер авыр вакытта ул Айсылу белән булса, кыз акылдан да шашмаган булыр иде дигән гаеп тә егет өстендә кала кебек. Ләкин ул массадан акыллырак булып чыга, барысы да закон, суд нигезендә хәл ителсен өчен көрәшеп йөри Миркәй.
Комментарийлар
0
0
Эфэрин Камал театры артистларга??????
0
0
0
0
Молодцы
0
0