16+

«Син мине барыбер яратмассың инде?.. Санламассың да!.. »

Миңа бу вакыйганы инде күптән, хәрби хезмәттә чагында Себердән чакырылган Сабир исемле бер татар егете сөйләгән иде. Район-авылларының аталышы хәтердә калмаган, ә менә аның бәхетле мәхәббәт уты белән янып йөрүен онытасым юк.

«Син мине барыбер яратмассың инде?.. Санламассың да!.. »

Миңа бу вакыйганы инде күптән, хәрби хезмәттә чагында Себердән чакырылган Сабир исемле бер татар егете сөйләгән иде. Район-авылларының аталышы хәтердә калмаган, ә менә аның бәхетле мәхәббәт уты белән янып йөрүен онытасым юк.

... Сабир мәктәп эскәмиясеннән үк бер кызны яратып йөри. Тегесе, мин сиңа әйтим, шундый чибәр һәм чая була. Ул аны кайчан, ничек итеп чын күңелдән, мөкиббән китеп ярата башлавын үзе дә тәгаен генә хәтерләми. Галиясе күзләрен сирпеп бер каравы була – Сабир профессор каршында имтихан тотучы студент диярсең, коела да төшә, юньләп бер сүз дә әйтә алмый, тик авыз эченнән нәрсәдер мыгырдарга гына азаплана. Дөрес, аның кат-кат: «Менә-менә ачылырмын, тезеп әйтермен», – дип ятлап җыйган сүзләре шактый җыела. Тик әлеге дә баягы дигән кебек, хәтта кызыл пальтолы әлеге кызга охшаган башканы күрсә дә, йөрәк эчендә кадалган ук гүя бар күңелен селкетеп, сыкратып куя.

Кичен клубка чыкканда, качып-посып булса да, Галиянең шәүләсен, аның узып китүен койма ярыгыннан түземсезлек белән көтә башлый. Йорт аша гына «ачылмаган мәхәббәте» яшәгәнлектән, хәтта урам капкаларының шыгырдап ачылуын да белә башлый. Тавыш кыска, дәвамлы булмаса, димәк, «ул» гына чыга. Шыгырдау май сораган арба көпчәгенә охшаш дәвамлы булса, урамда кызның ата-анасы пәйда булуын көт... «капка тактасының ботак тишеге төшкән урынга ашкынма», – ди егетнең күңел сиземләве, ягъни ул тишектән бары сөйгәнеңне күрә алмаячаксың.

Ә почык борынын өскә күтәреп, бу фани дөньяның фәрештәсенә охшаш кыяфәт белән иң кадерле, гүзәл кыз-кыркыны ике-өч адым арада хушбуй исе калдырып үтеп киткәндә, Сабир ботак тишеген үзенең өченче күзе ролендә күрсә дә, тора-бара бар кыюлыгын җыеп, тоташ тиргә батып, авыллары клубына ашыккан Галиясе артыннан 10-15 адымлап артта тагыла башлады. Һәм, билгеле, кире кайтканда да нәкъ шундый ук маршрут кабатлана: «Почык борынлысы» борынын күтәреп, төз аякларын чак кына алга селтәп атлый... Юк, атламый, гүя мәхәббәт утында янып, сөртелә-сөрлегеп алга ыргылган бәхетсез Сабирның йөрәгенә озын шпилькасы белән басып-басып куя. «Бел, янәсе, борыныңда маңкаң кипмәгән нәрсә», – ди кебек төнге тынлыгы да.

Беркөнне өлкә шәһәреннән кунакка гына кайткан Володя исемле егет Галияне өенә хәтле озатып куйды. Ияләнелгән гадәт буенча, Сабир бераз ара калдырып, икесе артыннан теге шыгырдавык капка төбенә хәтле булса да кайтты. Ә тегеләре көлешә-көлешә атлый биреп, Сабирны күрмәмешкә салыштылар... Әйе, озын караңгы төн буе йокламый чыкты ул мәлне. Шулай итеп, үзе сизмәстән, әллә үртәләнеп, әллә ярсыныпмы, Галиягә «Галуш» кушаматын уйлап табып куйды. Дөрес, нишләптер кунак егете дә башка озата килмәде килүен. Ә менә көлешеп кайтулары гына мәзәк хәл булып калды.

Сабир төнге сәяхәтен – үз маршын башта санап барса, аннан соң бөтенләй хисабын югалта. Армия сафларына чакыру килгәч, моның бөтенләй башы бутала. «Менә бит каһәрле, сукыр дөнья заты, – дип, үзен сүгә ул, – башка сине аңлый торган гүзәлне очратам димә инде...» Иң кадерле, җан эретерлек сүзләре белән беренче һәм соңгы мәртәбә – иң «мөһим» сүзне әйтергә карар кыла бу.

Тик шулай да (башкача булса, Сабир булмас иде ул), армиягә китәргә дигән көнне дә, ияләшкән традициясенә тугры калып, өенә кайтышлый, «кызыл пальтолы» артыннан берсүзсез генә тагын тагыла. Бу юлы бар көчен туплап, сүзенең тупас килеп чыгуын уйлап-нитеп тору юк, бер-ике җөмлә белән генә хәбәр бирүне кирәк дип таба.

«Галуш» тәресе, мин башка синең янәшәңдә була алмам инде... Ике көннән армия сафларына китәм... Син мине барыбер яратмассың инде?.. Санламассың да!.. Гомерем буе шулай йөри дә алмам – бәхил бул!» – ди бу һәм өенә кереп китә.

Берәр сәгатьтән Сабирларның капкасын ишелерлек итеп дөбердәтә башлыйлар. Егетнең әнисе сөйләнә-сөйләнә чыгып караса. Галиянең әнисе Халидә килгән икән. «Теге бала кайтканнан бирле үксеп-үксеп балавыз сыга, Сабирыгызны чакырыгыз әле, аңлашсыннар иде шулар... Ел буе кичке уенга да малаегыз шәүләсен күрергә генә йөрде бит ул...» – ди.

Икенче көнне яшьлекләрендә бергә ФЗӨне тәмамлаган ике ана һәм ата үз сүзләрен җиткерәләр. Армия сафларына озату һәм никах туе бергә «старт» ала. Әйтерсең яңа гореф-гадәткә нигез салына.

Мондый җебегәнлеккәме, әллә сүзсез саф сөюгәме, бөтенләй ышанмаска уйлаган идем. Әмма Сабирның «Галуш» белән төшкән аклы-каралы фотосурәтен күргәч, башка чарам калмады. Чынлыкта гади генә тукымадан тегелгән күлмәктән хезмәттәшем һәм әллә нинди киноартискаларны читкә алып куярлык мөлаем йөзле, саф карашлы, япь-яшь хатын-кызның сурәте армиядә калган вакытка бер дәрес биргән кебек булды. Өнсез һәм сыналган сөю юлын үткән милләттәшемә карата горурлыгым артты. Ә менә ерак Себеренә кайткач һичшиксез хәбәрләшергә вәгъдә биргән әңгәмәдәшемнең ни хат язмавын, ни телефоннан шалтыратмавын башта сәер хәл итеп кабул итсәм дә, «Сабир Сабир булып калыр!» – дигән баштагы сүзе аның җавабы кебегрәк тоелды.

Рафис Заһидуллин, Алабуга.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading