16+

Мәхәббәтнең чамасызлыгы гашыйк җанның чарасызлыгына китерә

Кешелекне ике генә нәрсә борчый: тамак һәм тән ләззәте.

Мәхәббәтнең чамасызлыгы гашыйк җанның чарасызлыгына китерә

Кешелекне ике генә нәрсә борчый: тамак һәм тән ләззәте.

Мин үземне күрәм… Башкалар мине күрәме-юкмы — аларның эше.

Мәхәббәтнең чамасызлыгы гашыйк җанның чарасызлыгына китерә.

Россия халкы поезд сыман: авырлыклар тулы ничә вагон өстәмә, ул аны барыбер тартачак.
Эшсез тормыш — эзсез тормыш.

Ирек — ирлек билгесе.

Таш диварның салкынлыгын обой гына киметә алмый.

Мәхәббәт суыткыч кебек: бер кабына, бер сүнә, әмма суынырга өлгерми.

Бөекләр белән төшкән фотосурәтеңне матбугатта чыгару өчен үзеңнең дә бөек булуың кирәк.

Алманда ясалган каләм, ә үзе татарча яза белә...

Ашыкма, күзеңә чебен кермәсен.

Лампочканың да янып чыккач кирәге калмый.

Ленар ШӘЕХ

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X