16+

Мәктәп балалары җиләк сатудан – 60-70 меңлек табыш ала?!

Бакча җиләге – виктория сатудан Саба районы Эзмә урта мәктәбенең казнасы ел саен шулай тулылана икән.

Мәктәп балалары җиләк сатудан – 60-70 меңлек табыш ала?!

Бакча җиләге – виктория сатудан Саба районы Эзмә урта мәктәбенең казнасы ел саен шулай тулылана икән.

Үз авылларыннан гына түгел, тирә-яктагылар да чират торып алып бетерәләр ди. Чөнки сыйфаты, тәмендә беркемнең дә шиге юк, күпләр татып караган, кайнатмалар ясаган. 

Без әлеге эш белән 2004 елдан бирле шөгыльләнәбез. Башка төр яшелчә, җиләк-җимеш күп үстерелсә дә, нәкъ менә виктория сату керемле булуын аңладык. Баштагы елны бер түтәл генә утыртсак, хәзер инде ул 10 сутый җирдә үстерелә. Бик авыр хезмәт, әлбәттә. Гел тәрбияләргә, нечкәлекләренә төшенергә кирәк. Бу эштә барлык мәктәп коллективы – укучыларыбыз, укытучылар, техник хезмәткәрләр күп көч куя. Үзем бер дә күз уңыннан ычкындырмыйм, барлык эш процессы минем кул аша да уза. Үзебез өчен дип эшлиләр, бер дә каршы килгәннәре юк, – ди мәктәп директоры Айнур Шәймәрданов.
Уңышны арттыру максатыннан җиләкнең сортын кагыйдә буенча һәр биш ел саен алыштырсаң яхшы икән. Ә Эзмәдә өч ел саен яңарталар. Күп өлешен «Полька» дигәне алып тора. Бик баллы, авызда эри. Шуңа еракка җибәрә дә алмыйлар, тиз изелә икән.

– Әлбәттә, уңышлы булуы бездән генә тормый, – дип сүзен дәвам итә директор, – җәй яңгырлы, җир дымлы булса, уңыш та яхшы. Ә инде коры елны уңышы әзрәк. Менә быел башта явым-төшем булмагач, ваграк та булды. Табыш та шуннан тора. Мәсәлән, 2017 елда 70 мең җыелды, гадәттә 60 мең сумлык сатабыз. Быел бер килограммын 200 сумнан бирсәк тә, сораучылар күп. Әлеге табышны мәктәпнең бюджеттан тыш исәп-хисап счетына салып куябыз. 
Ә укучылар уку елы башлану белән, әлеге хезмәтнең нәтиҗәсен күрә башлыйлар икән. Җиләктән кергән табышка дәрестән тыш уздырыла торган «Оста куллар» кебек түгәрәкләргә төрле кирәк-яраклар, материаллар алалар. Шулай ук чаңгы шуу өчен кирәкле әсбапларга да тоталар икән. 

Күп җирдә, бигрәк тә шәһәрдә, әти-әнидән мәктәпнең һәр әйберсе өчен акча җыюны исәпкә алсаң, бу бик зур ярдәм, әлбәттә. Алай гына да түгел, бала тырышлык белән акча эшләп буласын аңлый, хезмәт агачының җимеш китергәнен күрә. Бакча эшләрен белү тормышта да комачауламый. Бу үзенә күрә тәрбия чарасы да булып тора. Бар җирдә дә белем учагы укытып кына калмыйча, әнә шулай хезмәт белән дә тәрбия бирсә, ничек яхшы булыр иде. 

Лилия Гатауллина, Саба, Эзмә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading