16+

Мәктәпкә ярдәм кирәк?!

Сарман районы Ләшәү-Тамак гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ринат Дәүләтов, яңа мәктәп җиһазлары сатып алу өчен ярдәм сорап, халыкка мөрәҗәгать иткән.

Мәктәпкә ярдәм кирәк?!

Сарман районы Ләшәү-Тамак гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ринат Дәүләтов, яңа мәктәп җиһазлары сатып алу өчен ярдәм сорап, халыкка мөрәҗәгать иткән.

«Сарман районының Ләшәү-Тамак татар мәктәбенә ярдәм ки­рәк! Язу өстәлләре, урындыклар, шкафлар, язу тактасы кирәк», – дип хәбәр тараткан ул социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда.

Бүгенге көндә мәктәптә 1-9нчы сыйныфка кадәр 40 бала укый. 10-11нче сыйныф укучылары якындагы мәктәпкә автобус белән йөри. Мәктәп каршында балалар бакчасы эшләп килә. Анда 20гә якын бала тәрбияләнә. Директор сүзләренчә, мәктәп җиһазлары 1978 елда алынган булган. Шуннан бирле яңартылганы юк икән. Узган елны мәктәпкә капиталь ремонт ясаганнар. Мәктәп диварларын эчтән-тыштан төзекләндергәннәр, яңа тәрәзәләр куйганнар. Ә менә 40 еллык җиһазлар үз урынында калган.

Әлбәттә, авыл мәктәбенең җи­һазларны үз тырышлыгы белән яңартыр­га мөмкинлеге юк. «Башка чара тапмаганга, шундый адымга барырга туры килде», – дигән директор журналистларга.

Сарман муниципаль районы Ләшәү-Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин үз җирле мәктәбендә мондый проблема барлыгын гомумән белмәгән булган.
– Дөресен генә әйткәндә, директорның миңа җиһаз, акча сорап мөрәҗәгать иткәне булмады. Без үзебез дә бюджет оешмасы, моңа акча таба алмас идек. Андый проб­лема барлыкка килгәнен сездән беренче ишетүем әле. Күптән түгел, иганәчеләр ярдәме белән, мәктәп музеена җиһазлар алганнар иде, – диде Илфат Хәбибуллин.

Сарман районы Башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров сүзләренчә, бу ел азагына кадәр мәктәпкә җиһазлар алынасы булган.
– Уку елы башланыр алдыннан гына Ләшәү-Тамак мәктәбенә 24 миллионлык капиталь ремонт ясадылар әле. Бик зур эшләр башкарылды анда. Муниципаль бюджеттан якынча 500 мең сум акча бирелде. Бу акчаларга ашханә җиһазлары, кирәк-яраклары алынды. Мәктәп территориясен койма белән уратып алдылар. Балалар бакчасына җиһазлар алу өчен, районнан 150 мең сум акча бирелде. Мәктәп территориясенә 1 миллион 600 меңлек асфальт салынды. Иганәчеләр ярдәме белән җыелган 300 мең сум акчага мәктәп музеена җиһазлар алынды. Кабинетлар тәрәзәләренә жалюзи, челтәрләр куйдылар. Ләкин моның белән генә эш төгәлләнмәгән иде әле биредә. Быел мәктәп террито­риясендә тренажерлары булган спорт мәйданчыгы, футбол кыры эшләргә планлаштыра идек. Тора-бара яңа җиһазлар да булыр иде әле. Директор аз гына түзмәгән, сабырсызланган. Болар бит барысы да бер көн эчендә генә башкарыла торган эш түгел. Бу ел азагына кадәр җиһазлар булачак, – ди Әлфәт Сабиров.

Гадәттә, аз санлы авыл мәктәп­ләрен ябу ягын карый җитәкчеләр. Әлфәт Сабиров сүзләренчә, Сарман районы, балалар аз булуга карамастан, мәктәпләрне ябу ягында түгел.

Фото: www.tatar-inform.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading