Шәһри Казан

Мөнир Рахмаев: «Мин тәүлегенә 20 сәгать эшлим»

- Мөнир, исәнмесез! Ничек хәлләрегез?

- Бар да әйбәт. Көн-төн эштә. Тиздән ТМТВ каналында “Рахмайграм” дигән тапшыру чыгачак, шуңа әзерлек алып барабыз. Тапшыру нәрсә турында булачак дип сорарсыз. “Инстаграм” социаль челтәреннән популяр шәхесләрнең фотоларын алып, алар турында сөйләячәкмен. Бөтен дөреслекне ачып салачакмын! Тамашачы артистларның тормышы турында күп әйбер белми әле. Дөресерәге – әйбәт яңалыкларны белеп бара, ә бит бар да идеаль түгел. Мәсәлән, тере тавышка җырлау турында гына әйтик. Ышаныгыз миңа: берсе дә тере тавышка җырламый!

- Күп серләрне ачып салсаң, коллегаларың сиңа үпкәләмәсме?
- Юк, пиар эшлисең дип рәмәт тә әйтерләр әле.

Реклама

- “Мөнир белән беррәттән эшлибез, әле аңардан күбрәктер дә. Тик ничек аның “Порш” машинасын алганын, зур шәхси йортта яшәгәнен аңламыйбыз”,  - диючеләр бар.
- Кем миннән күбрәк эшли? Бәлки гастрольдән кайтып кермәгән Elvin Grey, Ришат, Фирдүсләр генә булса. Мин тәүлегенә 20 сәгать эшлим, 4 сәгать кенә ял итәм. Шоу-бизнестан тыш та эшләр күп. Әле планнар зурдан: кибет ачырга йөрим.
Әйе, сүз дә юк: машинам яхшы, йортым искитмәле. Бу списокны дәвам итеп, берничә фатирым бар дип тә әйтә алам. Мин әлегә өйләнмәгән һәм бөтен акчамны үземә тотам, киләчәгемне кайгыртам.

- “Шоубез” тапшыруы журналистына маникюр, педикюр эшләтәм дип сөйләгәнсез.
- Әйе, моны начар дип әйтмим мин. Күп ир-ат артистлар эшләтә, тик моның турда сөйләргә генә ояла. Безнең менталитет шулай аңлый бит: ир-ат икән, димәк, аңардан сасы ис килергә һәм тәне йонга баткан булырга тиеш. Без – сәхнә кешеләре, безгә каравы күңелле булсын өчен һәрдаими салоннарга йөрим. Мәсәлән, маникюр белән педикюрга гына ай саен 8 мең сум акча тотам. Минем белән шөгыльләнүче, мине аңлаучы остам бар. Үз-үзеңне яратырга кирәк. Кабатлап әйтәм, ир-атка маникюр эшләтүнең бер начар ягын да күрмим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
  • noname
    31 января 2018 в 19:59
    Молодец, Мунир! Уважаю ухоженных мужчин!
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
  • Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы Михаил Козловскийны соңгы юлга озатудан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертынан ФОТОРЕПОРТАЖ 15.01
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    208
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    586
    0
    2
  • 8 февраля 2018 в 12:32
    Марсель Вәгыйзов: «Шундый бер вакыт килеп җитә – дөрес яшәмәгәнеңне аңлыйсың» Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов белән күзгә-күз карап аралашуыбыз беренче тапкыр иде. Сөйләшер өчен җиңел, рәхәт кеше, шул ук вакытта үз-үзенә шактый ук таләпчән икәнлеген белдем. Татар җыр сәнгатендә аның үз юлы бар. Ашыкмый, каударланмый, сайлаган юлыннан тыныч, әмма ныклы адымнар белән баручы җырчы дияр идем мин аның турында. Күңеле тартмаганны җырламас, ошатканын җиренә җиткереп башкарыр.
    322
    2
    2