16+

Мөнәвәрә апа, тагын кер әле төшкә

Кичә үк күңелгә кергән, иртәгә шул турыда язып карармын әле дигән бер тема бар иде. Хәер, күп инде ул андый темалар. Ә менә бүген төнлә күргән төшем планнарны үзгәртте дә куйды. Төш тә булмады, ахры, бер мизгелгә генә күз алдымнан үтте дә китте. Әйтәләр бит, йокы арасында җаннар очраша дип, шулайрак кына булды бугай. Без белмәгән серләре исәпсез-хисапсыздыр әле бу галәмнең. Бер уйламаган кешеләр килеп керә кайчак, бакыйлыктагылар да килеп керә. Менә бүген дә шулай булды.

Мөнәвәрә апа, тагын кер әле төшкә

Кичә үк күңелгә кергән, иртәгә шул турыда язып карармын әле дигән бер тема бар иде. Хәер, күп инде ул андый темалар. Ә менә бүген төнлә күргән төшем планнарны үзгәртте дә куйды. Төш тә булмады, ахры, бер мизгелгә генә күз алдымнан үтте дә китте. Әйтәләр бит, йокы арасында җаннар очраша дип, шулайрак кына булды бугай. Без белмәгән серләре исәпсез-хисапсыздыр әле бу галәмнең. Бер уйламаган кешеләр килеп керә кайчак, бакыйлыктагылар да килеп керә. Менә бүген дә шулай булды.

Киң галәм киңлегендә, каядыр ашыкканда, җаннарыбыз очрашты бугай безнең синең белән, Мөнәвәрә апа. Иртән уяну белән, шул исемә төште. Әкренләп хәтер елгасы буйлап сәяхәткә кузгалдым. Бик-бик якын кеше ул безнең өчен. Үзе әттәнең дә, нәнәнең дә туганы түгел. Ул – нәнәнең төп нигезендәге килен, энесе Каюм абыйның хатыны.

Без бер җыелып рәхәтләнеп шау-гөр килеп истәлекләрне яңартып утырганнан соң, киленебез Фирая: «Сез авыр үткән балачагыгыздан бары тик кызыклы мизгелләрне генә хәтергә төшерәсез һәм Мөнәвәрә апаны һәрвакыт җылы итеп, сагынып, яратып искә аласыз», – дип әйтеп куйган иде. Шулай булмыйча соң, без нәнәнең төп нигезендә кадерле кунак идек бит. Аның үзендә дә биш бала, без дә гел шунда. Мөнәвәрә апа караңгы чырай бирсә, әби генә бернишли дә алмас иде. Ә ул, әбидән дә уздырып: «Төштегезме, нәнәгездән сорап төштегезме, йокларга төштегезме, йокларга төшегез», – дия-дия, бөтен эшен читкә куеп, без бала-чагага чәен әзерли, өстәл тутырып, ризыгын куя. Төштек инде, гел төштек, үзебез генә дә, нәнәгә ияреп тә.

Пыр тузып уйнап йөргәндә, нәнәнең каядыр киткәне күзгә чагыла. «Нәнә, син кая барасың?» Нәнә: «Тиз генә, Тау башына». «Нәнәәә, мин дәәә». Нәнә инде урам тутырып сине елатып калдырмый, күлмәк итәген төкерекләп битеңне сөртә дә җитәкләп алып төшеп китә. Төшкәндә, түбән очтан төшәбез дә, аннан Нәкыйпләр, Гамбәрияләр тыкрыгыннан китеп, юлны инештән, тар сукмактан дәвам итәбез. Сиртмәле коедан су алып, нәнә үзенең дә, синең дә битеңне юып ала.

Хәзер уйлыйм инде, ул үзенең яшьлек эзләреннән узгандыр, күңел хатирәләрен яңарткандыр дип. Аннары басмадан чыгып, таудан күтәреләбез дә, каршыда әбиләр өе инде. Бу юллардан күпме узылган шул елларда. Шуның бөтенесе хәтер түрендә сакланган.

Ә әбиләрдә Мөнәвәрә апаның якты йөзе, тәмле чәе. Аның иң-иң матур ике сыйфаты – киң күңеллелек һәм ихласлылык. Ул бөтен кеше белән бертөсле мөгамәләдә. Икейөзлеләнүне белмәде һәм мин аның гомер буе бер гайбәт сөйләгәнен, бер кеше яманлаганын ишетмәдем. Каюм абый белән дә төрле чаклары булгандыр. Тик без аның, иремә ачуым чыкты, аның туганнарын көйләп утырмыйм әле, дигән чагын күрмәдек. Без генәмени, Чиләбедән Мәдинә апа белән җизни кайтып, ай буе кунак булып китәләр. Пүләнкәдән Асия апа белән җизни, аның өч үги баласы сукмакка тузан төшермиләр дигәндәй. Нәнәнең бер сүзе истә калган: «Миңа Мәдинә белән Асиягә (сеңелләре) караганда Мөнәвәрә якынрак». Таудай кайгы да кичерде Мөнәвәрә апа. Яңарак кына армиядән кайткан Расилларын фаҗигале төстә югалттылар, 21 яшьтә. Шул вакытта диңгез кебек кеше арасында Мөнәвәрә апаның канаты каерылган кош шикелле басып калганы һаман күз алдымда.

Габдрахман кызы Мөнәвәрә апа рухына багышлаган догаларыбыздан рухларың шат булса иде, иншә Аллаһ, Рамазан аенда гүр иясе булдың бит үзең дә.
Мөнәвәрә апа, әллә ниләр язармын кебек иде, хәтер чишмәләрем тулды, ташыды, актарылды. Бүген төнлә бары бер мизгелгә җаннарыбызны очраштырдылар бугай безнең, бары бер мизгелгә. Мөнәвәрә апа, тагын кер әле төшкә, озак итеп, рәхәтләнеп сөйләшерлек итеп, яме.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading