Шәһри Казан

"Мондый программа өчен Минтимер Шәймиевкә бик рәхмәтле без..."

Меңнәрчә гаиләнең иң зур хыялын тормышка ашырган – фатирлы иткән "Социаль ипотека" белән "Тузган торак" программалары өчен Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевка халык әле дә рәхмәтле. "Тузган торак" программасы буенча ун ел эчендә республикада 49868 гаилә бушлай фатир ала. 2005 елдан 2016 елга кадәр исә социаль ипотека программасы буенча барлыгы 118 мең гаилә тораклы булды.

- 1993 елда хөкүмәт ун елга исәпләнгән программа буенча тузган торактан күчерергә тиешле йортлар графигын төзегән иде. Әмма  программа начар үтәлде. Депутатлар Президентка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, Минтимер Шәймиев актив төркемне җыеп: “Бу эшне хөкүмәт кенә башкарып чыга алмый, яңа фонд булдырырга кирәк”, - дип тәкъдим итте. 1995 елның 30 мартында тузган торакны бетерү буенча бюджеттан тыш фонд булдыру турында 913 нче номерлы указ имзаланды. Соңрак шушы фондны төзү өчен мине директор итеп куйдылар. Президент аппараты, хөкүмәт белән берлектә фондның нигезләмәсен ясадык, - дип искә ала Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры киңәшчесе  Мидхәт Шәрифуллин.

Аеруча Казанның үзәк урамнарында җиргә сеңеп барган йортларда яшәүчеләр өчен яңа төзелгән район - Азино якларындагы иркен торакларга күченү зур шатлык булган. Тузган торак программасының үтәлеше белән танышырга 2000 елда Казанга ул чакта Россия Президенты вазифаларын башкаручы Владимир Путин да килгән булган. Минтимер Шәймиев белән алар тузган торакта яшәүче Хәзирә апа белән Шәйхулла абый гаиләсендә булганнар. Без бу гаиләне эзләп таптык. Инде 75 яшенә җитсә дә,  истәлекле вакыйганы яхшы хәтерли Шәйхулла абый Шәрифуллин.
- Хәзирә белән хәзерге “ Сукно бистәсе” метро тукталышыннан ерак түгел, Свердлов урамындагы агач йортта яшәдек. Суны чиләкләп ташыйбыз, бәдрәф урамда иде. Аның каравы газ кергән, ишегалдыбыз иркен, чия агачлары үсеп утыра, тавыкларыбыз бар. Владимир Путин белән Минтимер Шәймиев киләсен бер ай алдан әйттеләр безгә. Аңа хәтле Татарстан Президенты белән май комбинаты төзелешендә берничә тапкыр очрашканыбыз булды. Минем үз оешмам бар иде, без цехлар төзетү белән шөгыльләндек. Минтимер Шәймиев - ипле, ярдәмчел, җайлы, кешелекле, үз кешебез сыман ул. Шуңа да җитәкчелек килә дип әллә ни борчылмадык.

Хатыным   Киров исемендәге заводта эшли иде. Ул кунакларны чәк-чәк белән каршы алды. Өстәл әзерләп йөргән хатынымны күреп, Путин: “Җәмәгатең ник утырмый?” дип сорап куйды. Минтимер Шәймиевнең: “Безнең татарларда шулай гадәтләнгән инде, хатын-кызлар ир-атлар белән бергә утырмый”, - дип шаяртканы истә. Ә Владимир Путин: “Ул утырмаса, мин дә утырмыйм”, - дип барыбер Хәзирәне утыртты. Россия Президентының кайнатма белән яратып чәй эчкәнен хәтерлим. Оныгыбызга ел символы - уенчык аҗдаһа да бүләк иткән иде. Икенче көнне үк безгә хәзерге Назарбаев урамындагы йорттан яңа фатирдан ачкычлар тапшырдылар. Минтимер Шәймиев күрсәтмәсе булмаса, бу шулай тиз эшләнер идеме икән? Бүген дә фатирыбызга сөенәбез. Мин Поляр аръягында шахтер булып эшләдем. 55-60 градус салкыннарда да хезмәт итәргә туры килә иде. Сәламәтлегем нык какшады. Картаймыш көнемдә барлык шартлар тудырылган йортта яшәү бәхет инде ул, - ди Шәйхулла абый.

"Мондый йорт беркайда юк"
Көнкүрештә торак шартларын яхшырту буенча Дәүләт Советы тарафыннан 2004 елның 27 декабрендә яңа закон кабул ителгән.
- “Егетләр, программа үтәлә бит, халыкка ярдәм итү өчен яңасын табарга кирәк”, - дигән тәкъдим белән чыкты Минтимер Шәймиев. Нәтиҗәдә, социаль ипотека программасы барлыкка килде. Минтимер Шәймиев гел: “Ташламалы фатирлар булдыру - безнең изге бурыч”, - дип кабатлый иде. Программа расланганчы ук тәҗрибә  өчен аны Чаллыда сынап карадылар. 2003-2004 елларда анда беренче тораклар куллануга тапшырылды, - дип искә ала Мидхәт Шәрифуллин.

Ни хикмәт, ул чакта социаль ипотека белән фатир алырга теләүчеләр булмый диярлек. Бушлай торак өмет итүчеләр, кредит  аз процент ставкасы белән тәкъдим ителсә дә, социаль ипотека буенча тапшырылган йортларга күченергә ашыкмыйлар.

Казанда социаль ипотека программасы буенча тапшырылган беренче йортлар арасында Имәнлек урамындагы 11 нче йорт та бар. Шәймиев әлеге төзелешне гел килеп карап йөргән, фатирлар тапшыру тантанасында да катнашкан. “Без уйлаган фикерләрне - ташламалы фатирлар алып булуны раслады бу йорт. Торакка мохтаҗ һәркемгә мондый фатирлар тапшырырга тиешбез”,- дигән ул ачылыш вакытында. Минтимер Шәймиев, мэр Илсур Метшин һәм дәрәҗәле җитәкчеләр композитор, җырчы Вәис Бәйрәмовлар гаиләсе яши башлаган өч бүлмәле фатирда да кунак булганнар. Әлеге вакыйганы Бәйрәмовлар бүген дә дулкынланып искә ала.
- Хатыным Гөлсем - укытучы, ике ул үстерәбез. Өйләнешкәч Казан дәүләт педагогика институтының тулай торагында, коммуналь фатирда, “хрущевка”да гомер кичерергә туры килде. Социаль ипотека программасы турында почта әрҗәсенә салынган игълан кәгазьләреннән укып белдек. Бәхетебезне сынап карыйк дип, икеләнеп кенә документларны тапшырдык. Түләп бара алырбызмы, дип тә курыктык. Бер ел дигәндә, өч бүлмәле фатирлы булдык. Безнең өчен көтелмәгән булды бу бүләк. Беренчел кертемебез дә 100 меңгә генә якын иде. Мондый программа өчен Минтимер Шәймиевкә бик рәхмәтле без, - ди Вәис Бәйрәмов.

Реклама

Хатыны Гөлсем ханым:  
- Президент үзе киләсен белгәч, бик борчылдык инде. Ә Минтимер Шәймиев белән сөйләшә башлагач, өстән тау төшкәндәй булды. Сөйләшү бик җиңел барды, шундый җылы очрашу иде ул, Минтимер Шәриповичның ихласлыгына, гаделлегенә сокландык, - ди.

Минтимер Шәймиевнең өй туена биргән бүләкләрен дә хәтерли алар.
 - Кечкенә улыма уенчык машина, олысына ноутбук, хатыныма чәчәкләр бүләк иткән иде. Йомшак диван, аш бүлмәсенә гарнитур да бирде әле. Шаяртырга яратуы да истә калган. Табын артында чәй эчеп утырганда, сезнең дүртегезнең дә күзләре зәңгәр икән диде, - дип искә ала гаилә башлыгы.

Ул чакта Минтимер Шәймиев Вәис Бәйрәмовның гармунда уйнавын сокланып тыңлаган, кечкенә уллары Газиз пианинода уйнап күрсәткәннән соң, үзе дә клавишаларга баскалап көй чыгарган.

Имәнлек урамындагы 169 фатирлы әлеге йорт табигатьнең гаҗәеп гүзәл урынында - урман янәшәсендә урнашкан. Биредә табиблар, артистлар, мәдәният эшлеклеләре, журналистлар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре яши. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшләүче 16 гаилә дә шуннан фатир алган. Йортның рәисе, озак еллар Татарстанның Дәүләт Советында эшләгән Сиринә Петренко: “Мондый йорт республикада гына түгел, Союзда да юк”,- ди, уенын-чынын бергә кушып.  
- 2016 елда йортка ун ел булды. Без бу дата уңаеннан бәйрәм оештырдык. Артистларыбыз Зөлфия Вәлиева, Фәридә-Алсу дуэты, Тинчурин театры артистлары концерт куйды. Йортыбызның уңган хуҗабикәләре пироглар пешереп чыкканнар иде. Гомумән, төрле милләт халкы дус, тату яшибез. Элегрәк урамнардан флаглар күтәреп тә уза идек әле,   күмәкләшеп урманга чана, чаңгы шуарга барабыз. Кышкы сабантуйлар оештырабыз, милли уеннар уйныйбыз. Казанның  18нче  хастаханәсенең баш табибы урынбасары Рөстәм Бакиров һәрчак ярдәм кулы сузаргә әзер. Балаларга чаңгылар, энциклопедияләр бүләк итте. Ел саен беренче сыйныфка укырга керүче балаларга букчалар тапшырыла. Биредә яшәүчеләр һәр нәрсәнең кадерен белә, - ди Сиринә ханым.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

2017 ел

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: