16+

Монреальда бердәмлекне зурладык 

Канаданың Монреаль шәһәрендә 17 июнь көнне татарлар 300 кешегә артты. Ни өчен дисәгез, Сабан туена төрле яклардан дусларыбыз килде. Кем генә килмәсен, Сабантуй кунагы – бик актив һәм бик ачык кеше ул. Ул инде үзен, әлбәттә, татар итеп хис итә.

Монреальда бердәмлекне зурладык 

Канаданың Монреаль шәһәрендә 17 июнь көнне татарлар 300 кешегә артты. Ни өчен дисәгез, Сабан туена төрле яклардан дусларыбыз килде. Кем генә килмәсен, Сабантуй кунагы – бик актив һәм бик ачык кеше ул. Ул инде үзен, әлбәттә, татар итеп хис итә.

Бу көн аеруча ягымлы, кояшлы, шатлыклы булды. Милли бәйрәмгә Канаданың җирле халкы да, күпмилләтле элекке Советлар Союзы республикаларыннан да ватандашларыбыз бик теләп, көтеп алып җыйналдылар. 

Иң үзәктә Сабантуй картасы эленеп тора. Һәркем, зур горурлык белән, үзенең туган ягын, чыккан урынын билгели. Ераклардан җыелган күпсанлы кунаклар географиясе шул кадәр киң булды ки, хәтта кайбер шәһәрләргә картада урын да җитми, тыгызлап билгеләргә туры килде. 
Нинди чуар карта булып чыкты ул! Менә ул чын халык­лар дуслыгы! Менә ул чын бердәмлек!

Бу милли бәйрәмне «МИРАС» татар мәдәни үзәге, «Русский мир Монреаля» оешмасы һәм Самбо-Монреаль мәктәбе берләшеп уздырды. 
Россиянең Монреальдагы  Генераль консулы Юрий Беджанян бәйрәмне ачып җибәрде.
– Күптән инде үз күзләрем белән Казан шәһәрен кү­рәсем, Сабан туенда катнашасым килеп йөрим. Менә кайда икән ул Казан, менә икән ул чын татарлар! – дип, халыкны таң калдырды ул. 

Кунакларны җылы сүзләр белән Сабантуй һәм Россия көне бәйрәмнәре белән тәбрикләде, уңышлар, бәхетләр, тынычлык, дуслык-татулык теләде. 
Монреаль Сабан туе сөйләп бетергесез шатлыклар, сюрпризлар алып килде. Бәйнә-бәйнә сөйләү өчен берничә мәкалә һәм репортаж да җитмәс иде. Шуңа күрә, кыс­кача гына, иң ерактан килгән иң кадерле кунаклар турында язмый мөмкин түгел.

Рәхмәт безнең туган Татарстаныбызга. Узган елдан башлап, безне күренекле артистлар белән куандырып тора. Үзләренең сәнгате, матурлыгы белән бәйрәмнең төп бизәге булып, бай милли йолаларыбызны искә төшерәләр, яшь буынга үрнәк итеп, ерак туган яктагы бай халкыбызның чагыштыргысыз күркәм җырлары һәм бию­ләре белән рухландыралар. Безнең күңелләргә илһам, дәрт өстиләр. Рәхмәт сезгә! 

Лилия Хәйруллина, Айрат Имашев, Айгөл Бариева барыбызның да кумиры булдылар хәзер. Җыйналган халык җыр­лар тыңлап, биеп, шатланып, сувенирлар алышып, бәхетле мизгелләр кичерде, хәтта күзләр дә яшьләнеп алды. Айрат Имашевның бәрхет тавышы, харизмасы узган ел Сабан туен онытылмаслык иткән иде. Аны янә күрү тагын да зур шатлык булды. Ә Лилия Хәйруллина Монреальда беренче тапкыр. Тагын килүенә ышанабыз. сандугач тавышлы, мөлаем, чибәр, бик аралашучан булганга, артистларыбызны халык үз итеп, яратып, сагынып кала.

Шулай ук Торонто шәһә­реннән «Берлек» татар ассоциа­циясе вәкилләре Мирслу апа, Сәрвә апа Хәмзина, Фәридә һәм Илдар Самерхановлар да затлы кунаклар иде. Бәйрәмне оештырырга, тагын да ямьләндереп, төрләндереп җибәрергә ярдәм кулларын сузганга, без бик рәхмәтле.

Оттавадан килгән кунак­ларыбыз концерт номерлары белән шаккатырды. Яшь биюче Җәмилә Салихова тәлинкәләр белән «Хан кызы» башкорт халык биюен Руслан Сөләйманов җырлаган көйгә бик оста башкарды. Ә Руслан­ның кулындагы курае үз куллары белән ясалган! Торонтодан кубызчы Сәрвә апа да кушылып, бик шәп дуэт килеп чыкты. Әй биетте курай халыкны, әй биетте кубыз! Менә шулай Монреаль Сабан туенда «күрше авыллардан» ике башкорт очрашып, күркәм халык иҗатының чиге юк икәнен тагын бер кат дәлилләделәр.

«Мирас» милли-мәдәни үзәге программасы шулай ук үз чыгышлары белән дә бай булды. Әдилә Усманова, Эрика Эллингсен дуэты халкыбызның «Умырзая», «Күбәләгем», «Бас, кызым, Әпипә» җырларын тәкъдим итте. Әни­ле-кызлы дуэт: «Мирас» җитәкчесе Зилә һәм кызы Кәмилә башкаруында «Бал җимешем» җыры күңелләрне йомшартты. Алсу Ульмашева җитәкчелегендә «Су буенда» биюе матур көянтәләр, бизәлгән чиләкләр тотып биегән Зилә Миргалиева, Светлана Догадкина һәм апалы-сеңелле Усмановалар халыкның күңелен яулады. 

Махсус чакырылган «Рыцарьлар чыгышы» көтелмәгән тәэсир калдырды. «Кара бүреләр» 30 килограмм авыр­лыктагы урта гасыр хәрби киемнәре, кораллары белән дүрт төрле дуэль тәкъдим иттеләр. Араларында ике мәртәбә чемпион дәрәҗәсен яулаган хатын-кыз Клоэ Жер­мен да бар иде. Әйтергә кирәк, Клоэ үзе теләп рус һәм татар телләрен өйрәнә, дала халыкларының көнкүреше, татар борынгы образлары, төрки халык мифларына графика ясау белән дә кызыксынучы шәхес. Сәхнәдән Рәшидә апа Таһированың үзе язган шигырьләре дә яңгырады.

Сабантуй  ул – ярышлар бәйрәме. Самбо мәктәбе чыгышлары да, Игорь Локшинның укучылары күрсәткән татарча милли көрәш тә бик кызыклы узды. Көянтә белән су ташу, кашыкка йомырка куеп һәм кап­чык киеп йөгерү, аркан тарту кебек бик күптөрле ярышлар балалар һәм зурлар өчен онытылмаслык шатлык­лар китерде.

«Мирас» милли-мәдәни үзәге бәйрәмне оештыруда ярдәмлек күрсәткән Монреальдагы барлык дусларына чиксез рәхмәтле.
Рәхмәт Монреальның кояшлы якты көненә!
Без, берләшеп, Сабан туен гына түгел, мәдәниятебезне, дуслыкны, тынычлыкны зурладык.

Зилә Миргалиева, Монреальның «Мирас» татар мәдәни үзәге җитәкчесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading