16+

Мошенниклар кайчан шалтырата?

Башкаларны алдап, үзләренә файда күрергә омтылган адәмнәрнең хәйләкәрлегенә шаккатарлык. Хәзер мошенниклар банкларның «кайнар линия»ләре телефон номерларын үзләштерә башлаган.

Башкаларны алдап, үзләренә файда күрергә омтылган адәмнәрнең хәйләкәрлегенә шаккатарлык. Хәзер мошенниклар банкларның «кайнар линия»ләре телефон номерларын үзләштерә башлаган.

Банк карталарыннан акча урлаучы җинаятьчеләргә ничек каршы торырга? Россия Банкының Татарстан буенча бүлеге белгечләре киңәшләрен бирә.

КАЙСЫ ВАКЫТТА ШАЛТЫРАТАЛАР?

Мәкерле уй йөрткән адәмнәр гадәттә төнлә яки иртә таңнан шалтырата. Йокысыннан гына уянган кеше тиз генә аңышмас дип өметләнәләр. Телефонда исә теге яки бу банкның рәсми номеры чыга. Шалтыратучы сезгә исем-фамилия белән эндәшергә, хәтта банк картагызның номерын да әйтергә мөмкин. Гаҗәп түгел: әлеге мәгълүматларны алар алдан белешә.
Шулай итеп, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган адәм сезнең банк картасы белән шикле операцияләр башкарылганын, шуңа күрә кичекмәстән чаралар күрергә кирәклеген хәбәр итә. Үзе ашыктыра, тиз һәм ышанычлы итеп сөйли, телефонда офиста эш кайнап торган кебек тавышлар да ишетелеп китә.

Мәсәлән, мошенник банк картасыннан зур суммага ниндидер шикле түләүләр башкарыла дип әйтеп, аларны туктату өчен картада язылган мәгълүматларны, ПИН-кодны яки телефонга килгән СМС-хәбәрне әйтүне сорарга мөмкин. Кешенең икеләнеп торуын сизсә, хәзер бөтен акчагыз юкка чыгачак дип куркыта.
Әгәр җинаятьче үзенә кирәкле мәгълүматларны алуга ирешсә, шул мизгелдә үк картагызны «чистартып» куячак.

НИШЛӘРГӘ?

Әгәр банктан шикле шалтыратулар килсә, сезнең белән сөйләшкән кешенең исем-фамилиясен, банк бүлекчәсе атамасын сорагыз да телефонны сүндерегез. Шушы ук номерга киредән шалтыратмагыз. Банкның «кайнар линия»се телефон номерын яңабаштан җыегыз: бу номер банк картасының икенче ягында яки банкның рәсми сайтында язылган.
Банк белән элемтәгә кергәч, сезгә шундый шалтырату булуы турында хәбәр итәргә кирәк. Банкта бу очракны теркәп куячаклар һәм мошенниклар эше түгелме икән дип тикшерәчәкләр.
Каушарга, ашыгырга кирәкми. Әгәр банк сезнең счетлар белән ниндидер шикле операция башкарылуын ачыкласа, ул аны ике тәүлек срокка туктата. Бу вакыт эчендә банкка әлеге операцияне раслау яки аны кире кагу турында шалтыратып хәбәр итәргә була. Әгәр 48 сәгать эчендә шалтыратмасагыз, туктатылып торган операция ахыргача башкарылачак.
Беркайчан беркемгә шәхси мәгълүматларыгызны, банк картасы реквизитларын һәм яшерен мәгълүматларны хәбәр итмәгез, шул исәптән – картаның икенче ягындагы CVC/CVV-код, СМС-хәбәр белән килгән код һәм ПИН-кодларны. «Код сүз»не банкның «кайнар линия»сенә шалтыратканда гына әйтергә ярый.

Акчаларыгызны мошенниклардан саклар өчен, таныш булмаган номерларга киредән шалтыратмагыз, СМС-хәбәрләр җибәрмәгез. «Банктан» дип килгән хәбәрләрдә язылган интернет-сылтамаларга басмагыз. Ниндидер шикле шалтыратулар, язулар булган очракта, банкның рәсми номерына шалтыратып, оператордан сорагыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading