16+

Мөселман кешегә гыйлем алу фарыз

Быел Болгар ислам академиясенә укырга теләүчеләрнең саны 120дән арткан. Бер урынга ике кеше дәгъва кыла дигән сүз. Узган елны академиягә исә 68 кеше кабул ителгән булган, уку елы барышында алар 58гә калган. Берничәсе армиягә киткән, берничәсе укуын дәвам итә алмаган. Бу да бик зур саннар, ди Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин. 

Мөселман кешегә гыйлем алу фарыз

Быел Болгар ислам академиясенә укырга теләүчеләрнең саны 120дән арткан. Бер урынга ике кеше дәгъва кыла дигән сүз. Узган елны академиягә исә 68 кеше кабул ителгән булган, уку елы барышында алар 58гә калган. Берничәсе армиягә киткән, берничәсе укуын дәвам итә алмаган. Бу да бик зур саннар, ди Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин. 

– Үткән елны 30-40 кешене генә кабул итәргә уйлаган идек. Академиядә докторлар, магистрлар әзерләнә. Алар, белгәнегезчә, күп булмый. Әлбәттә, уку йортыбыз эре мегаполиста урнашмаган, яшьләр Болгардагы тынлыкка ияләшә алырмы икән дип шикләндек. Алар арасында, мин түзмим, китәм дигән кеше булмады, укуларын теләп дәвам итәләр, – дип сөйләде ул журналистларга Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә. 
Шәкертләрне Сирия, Иордания, Ирак, Палестинадан килгән остазлар-профессорлар укыта. Академиядә уку алтмыш процент гарәп телендә бара. Уку йортына кабул иткәндә төп шарт та шәкертләрнең гарәп телен белүләре һәм бакалавр дипломына ия булулары. Академиядә өч ел укыйлар. Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, алар яңа буын мөселман дин белгечләрен әзерләячәк. Бүгенге көндә тирән белемле ислам дине белгечләренә кытлык бар. Уку йортын тәмамлаган доктор, магистрларга эш булачакмы дигән сорауга спикер, аларны мөселман уку йортларында, диния нәзарәтләрендә көтәләр, диде. 
Россиядә барлыгы 80 мөселман уку йорты бар, аларның 20се югары белем бирә. Болгар академиясен тәмамлаучылар шул уку йортларында мөгаллим була ала. Киләчәктә академиядә ислам икътисадчыларын да әзерләргә җыеналар. 
 
Сүз уңаеннан: Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе бара, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте сайты. Кичәге мәктәп укучылары гаризаларын көндезге бүлеккә бирсәләр, олырак яшьтәгеләр кичке һәм читтән торып уку мөмкинлеген карыйлар икән. Гомумән, республиканың мөселман уку йортлары көндезге бүлеккә 300дән артык шәкерт кабул итәргә әзер, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 650 кеше өчен урын каралган. Мәдрәсәләр абитуриентларга дин әһеле һәм мөселман дини оешмалары хезмәткәре белгечлеген алырга тәкъдим итә. Укып чыгучыларга "Имам-хатыйб", "Ислам нигезләре һәм гарәп теле укытучысы", "Гарәп теле укытучысы һәм тәрҗемәчесе" квалификацияләре тапшырыла. Дини белемнән тыш, шәкертләр өстәмә һөнәри белемгә дә ия булалар (умартачы, автомобиль йөртүче, тегүче һәм башка һөнәрләр). Кайсыбер мәдрәсәләр үз шәкертләренә югары уку йортлары белән хезмәттәшлек нигезендә читтән торып параллель рәвештә югары дөньяви белем алу мөмкинлеген дә бирә. 
Студентларга уку дәверендә тулай торакта урын һәм ашау каралган, кайсыбер мәдрәсәләрдә спорт төрләре буенча түгәрәкләр эшли. Мәдрәсәләрдә югары квалификацияле, югары дөньяви һәм дини белемгә ия белгеч-укытучылар укыта.

фото: Татар-информ
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading