Шәһри Казан

Мәскәүдә Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсе – «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы тәкъдим ителде

17 октябрьдә, сәфәр аеның 18-нче көнендә, Мәскәүдә бөтен татар дөньясы өчен зур тарихи вакыйга узды – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге мәйданчыгында ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы – Коръәннең татар теленә тәрҗемәсе тәкъдим ителде.

Чарада Татарстан мөселманнары башлыгы, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, ТРның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе һәм “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков катнашты. Чараның мөхтәрәм кунаклары рәтендә күренекле мөселман дин әһелләре, дәүләт, җәмәгать, фән эшлеклеләре, массакүләм мәгълүмат вәкилләре бар иде. Алар арасында - РФ Президентының Эчке сәясәт буенча Идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек буенча Департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, РФ Тышкы эшләр министрлыгының тышкы сәясәтне планлаштыру департаменты директоры урынбасары Айдар Аганин, РФ Федерация Советы сенаторы Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов, "Ислам мәдәни һәм рухи мирасына ярдәм күрсәтү фонды" илкүләм хәйрия фонды вәкиле Рәис Янгличев, БРның РФ Президенты каршындагы тулы вәкаләтле вәкиле киңәшчесе Ришат Халиков, генерал-полковник, Мәскәү шәһәре татарларының милли-мәдәни төбәк автономиясе җитәкчесе Рәсим Акчурин,  Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов, РФ Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе, язучы Ринат Мөхәммәдиев, Мәскәү татарларының мәдәни үзәге сәркатибе Зөлфирә Ильясова, БДБ илләре институтының ислам тикшеренүләре бүлеге мөдире Илдар Сәфәргалиев һәм башкалар.

- Татарча тәфсирне бастыру - иң кирәкле эшләрнең берсе, - диде Татарстанның рәсми вәкиле Равил Кәлимулла улы кунакларны сәламләп һәм дини һәм дәүләт оешмаларының бергә хезмәттәшлектә торуына куанычын белдерде, аларның уртак хәерле максатларга ирешү өстендә эшләвен билгеләп узды. - Бүгенге чара турында хәбәрне республикабыз Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов бик шатланып кабул итте.  

Соңыннан сүзне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алды. "Татарлар - мөселманнар арасында дөньяда иң беренче булып 1803 елда Коръән бастырган халык, - дип искә алды ул. - Мөселман даирәсендә шундый гыйбарә бар: "Коръән Мәккәдә һәм Мәдинәдә иңгән, Мисырда укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган” диләр. Төрле ялган дини секталар һәм агымнар килеп чыккач, яшьләргә аңлаешлы булсын өчен, без 2012 елда хәзерге заман татар телендә Коръән тәфсирен әзерләүгә керештек. Халкыбыз тарихында тәфсирләр күп чыкты. Революциягә кадәр генә 6 тәфсир билгеле булган, Аллаһка шөкер. Ләкин аларның телен бүгенге көн татар кешесенә аңлавы кыен. Тәфсирне әзерләүдә 40-ка якын кеше катнашты. Ни өчен шуның кадәрле кеше җәлеп ителде? Чөнки бүген безнең арада Шәригать өлкәсен дә, гарәп һәм татар телләрен дә камил белгән белгеч юк. Нәзарәт әзерләгән тәфсир  - төрле белгечләрнең уртак хезмәте. Аны фикъһе, гакыйдә, татар, рус һәм гарәп телләрен белгән филологлар, хафизлар, кыйраәтләр буенча белгечләр эшләде. Алар барысы бу эшкә үз өлкәсеннән чыгып карады. Нәтиҗәдә аятьләр һәм аерым сүзләр Коръәннең гомуми контекстын истә тотып тәрҗемә ителде. Аятьләр нинди вакыйгадан соң иңдерелгән? Кайда һәм кайчан иңдерелгән? Ни өчен иңдерелгән? Теге яки бу сүз гарәп телендә ничә мәгънәдә килә? Тәрҗемә иткәндә боларның барысын да истә тотарга кирәк иде. Шуңа күрә бер кеше тәфсирне тулы мәгънәле итеп әзерли алмый. Аны бары тик коллектив кына башкара ала.

Мөфти шулай ук Коръән мәгънәләрен тәрҗемә иткәндә, Нәзарәт белгечләре 28 төрле тәфсирләргә таянуын әйтте. Басма өстендә эш барышында, алар татар һәм иске татар телләрендәге тәфсирләр, аеруча Ногмани, Мөхәммәд Садыйк ибн Шаһ Әхмәт Имәнколый Казаниның “Тәсхил әл-бәйан”, Шәйхелислам Хәмидинең “Әл-Иткан” хезмәтләре, шулай ук гарәп һәм төрек телләрендәге тәфсирләр, шул исәптән имам Әл-Мәхәлли һәм Әс-Суютиның “Тәфсир әл-Җәләләйн” һәм шәех Мәхмүт Әл-Уфыйның “Коръән Мәҗид”, Әт-Табари, Әл-Матуриди, Ибн Касир, Әл-Куртуби, Ән-Нәсәфи, Әлүси хезмәтләрен файдаланды. Моннан тыш, тәрҗемәчеләр, зур игътибар биреп, бүгенге заман татар тәфсирләре авторлары Рабит Батулла, Фәрид хәзрәт Салман, Габделбари хәзрәт Исаев һ.б.ның тәҗрибәләренә дә мөрәҗәгать итте.

- Бу тәфсир - татар дөньясы өчен тарихи вакыйга, - диде мөфти хәзрәт. - Аны халык көтеп алды. Бүгеннән башлап басманы Казанда сатып алып булачак.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы Диния Нәзарәтенең "Хозур" Нәшрият йорты тарафыннан каты тышлы, 760 битлек китап итеп 1000 данәдә бастырылды.  Китапны Казанда, Тукай ур., 36 йорт адресы буенча урнашкан "Хозур" Нәшрият йортының фирма кибетендә сатып алырга мөмкин булачак.

Реклама

- Әмма ни өчен без аны Мәскәүдә тәкъдим итәбез? - дип мөрәҗәгать итте кунакларга хәзрәт. - Безнең татар китабын һәм Аллаһының сүзләрен Россия башкаласыннан торып тәкъдим итәсебез килде. Шунысы мөһим: бу тәфсирне фәнни хезмәт дип атау дөрес булыр. Бер утыруда укып чыга торган әдәби китап түгел. Без аның текстында Коръән теленең синтаксисын да, лексик составын да сакларга тырыштык. Үзебездән кушкан сүзләрне җәяләр эченә алдык. Коръәннең үзендә ничек бар, аятьләрне шулай бирдек. Шуңа кайсыбер җирләре аңлау өчен кыен булырга мөмкин. Әзерлексез укырга авыр булачак.

Камил хәзрәт шулай ук бу тәфсирнең әле аудиоформатта да чыгуын, иске татар графикасына күчерелүен һәм берничә айдан рус телендә дә бастырылуы хакында хәбәр итте.

Фундаменталь хезмәт ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе булып тора, ул Татарстанда игълан ителгән Коръән тәфсире елы кысаларында дөнья күрде. Коръән мәгънәләренең ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Каләм Шәрифнең төп нөсхәсенең (оригиналының) синтаксик конструкциясенә һәм лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый. Укучыларга уңайлы һәм Коръән мәгънәләрен аңлауны җиңеләйтү өчен басманың текстында туры тәрҗемәдән җәяләр белән аерымланган шәрехләр урын алган.  Коръәнне шундый рәвештә татар теленә күчерү укучыга аның сүзгә-сүз тәрҗемәсен дә, Изге Китапның тексты иңдерелгән, укылган һәм язылган тарихи-мәдәни шартларын, теленең нечкәлекләрен, төптә яткан мәгънәсен һәм метафораларын да ирештерергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, тәфсирнең һәр битендә Коръәннең тәрҗемә ителгән өлешенең оригиналь тексты да урнаштырылган. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе тексты турында уңай бәяләмәләр мөфтиләрдән, башка тәфсирләр авторларыннан, галим-лингвистлардан, әдәбият, ислам белгечләреннән, Татарстан һәм Россиянең  иҗтимагый оешмаларыннан, мөселманнарның Диния нәзарәтләреннән алынды.

Гомумән алганда презентациядә катнашучылар хезмәтне куанып һәм хуплап кабул ителде. Мисал өчен, РФ Тышкы эшләр министрлыгының тышкы сәясәтне планлаштыру департаменты директоры урынбасары Айдар Аганин хезмәтне татар халкынының казанышлары "кирмәненең" бер кирпече дип бәяләде һәм аны мөселман илләренең башкалаларына җибәрергә тәкъдим итте. Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов үз чиратында тәфсирне әзерләүдә үзенең дә катнашканын әйтте һәм аны татар милләтенең яңа тарихында мөһим вакыйгасы дип атады: "Ул татар мәдәниятен, милләтебездә Ислам кыйммәтләрен һәм туган телне саклау өчен башкарылган иң зур хезмәт.  Аллаһ разый булсын! Аллаһ сүзен татарча матур кәлимәләр белән, аңлаешлы итеп язылган җөмләләр белән, мәгънәне бозмыйча төзелгән бу тәфсирне укып киләчәктә күп буыннар телебезнең күркәмлегенә сокланып яшәрләр".

- Әлегә тиешенчә бәяләнеп бетмәгән бу хезмәтнең бастырылуына минем ихлас шатлыгымны белдерәсем килә, - диде РФ Федерация Советы сенаторы Фәрит Мөхәммәтшин дә. - Иртәгә үк Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка шушы очрашуыбызның нәтиҗәләре турында хәбәр бирергә ниятлим. 29нчы ноябрь көнендә Уфада "Россия - ислам дөньясы" стратегик караш төркеменең чираттагы утырышы булып узачак.  Аның төп мәсьәләсе булып Россиянең диннәр һәм милләтләр арасында тату мөнәсәбәтләр урнаштыру тәҗрибәсе каралачак. Бу китап әлеге зур эшне башкаруга үзенең өлешен кертүче яшь татар мөселман дин әһелләренең хезмәт нәтиҗәсе булып тора. Бу тәфсирне шушы җитди утырышта да тәкъдим итәргә мөмкин.

РФ Президентының Эчке сәясәт буенча Идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек буенча Департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин исә Татарстан мөфтиен һәм ТР Диния Нәзарәте командасын Коръән мәгънәләренең тәрҗемәсе чыгуы белән тәбрикләде һәм моның кебек фәнни хезмәтләр экстремистик идеяләргә каршы торып аларны җимерергә сәләтле дип бәяләде.  

Татарча һәм русча тәфсирләрне әзерләү башка чаралар белән беррәттән, шул исәптә Коръәнне бастыруның Россиядәге традицияләрен торгызу, күпбаскычлы ислам мәгариф системасын һәм ислам мәгариф стандартларын булдыру, мөселман медиакиңлеген барлыкка китерү, хәләл продуктлары һәм хезмәтләренең гомумфедераль бердәм стандартларын эшләү, Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте тарафыннан Россиядә Исламның алдагы үсеше өчен нигез салу максатыннан башкарылды.

Чыганак: dumrt.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: