16+

“Мулла каенатам чуваш кызын алма, димәде”

Апас районы Сатмыш авылында бик үзенчәлекле апа белән таныштык. Валя апа Сабирова тумышы белән Чувашия ягыннан. Милләте буенча да чуваш. Канаш районы Урюмово авылында туып үскән.

“Мулла каенатам чуваш кызын алма, димәде”

Апас районы Сатмыш авылында бик үзенчәлекле апа белән таныштык. Валя апа Сабирова тумышы белән Чувашия ягыннан. Милләте буенча да чуваш. Канаш районы Урюмово авылында туып үскән.

– Безнең якта урманнар күп. Икмәк юк, чөнки җир аз. 1967 елда, берәр ел булса да икмәклек эшләп кайтырга дип иптәш кызым белән Татарстанга килдек. Татарча бер сүз белми идек. Шул бер елга килгән килеш, кияүгә чыгып, икебез дә монда калдык. Гомер буе авылда яшәдек, – ди Валя апа.

Иң кызыгы шул, Валя апаның каенатасы авылда мулла була. Әмма улының башка милләттән кызына өйләнүенә каршы төшми.
– Бабай бик тәртипле кеше иде. Чуваш кызын алма, дип әйтмәде. Исемне алыштырмадылыр, үзем ислам динен тотам. Догалар, намаз укыйм. Аллаһ кая да бер бит инде ул! Үземнең әти коммунист булды. Дини кеше түгел иде. Гомумән, дин әүвәле юк иде бит, хәзер генә куәтләнеп китте ул, 0150 ди гомер буе татарлар арасында яшәгән Валя апа.

Ире белән Валя апа өч бала үстерә. Балаларына да исемне каенатасы куша.
– Каенатам Камил исемле иде. Кечкенә улым тугач, Камил, Рамил, Камил, Рамил дип йөргән. Рамил куштырасы килгәндер инде. Аның теләге белән Рамил куштык, – диде яңа танышым.

Олы кызы Казанда яши, уртанчы улы авылда. Күпләп маллар асрый, кибет тота. Валя апа үзе дә терлекләрне күпләп асраган.
– Узган ел вирус белән бик каты авырдым, шуңа бетерергә туры килде. Аллаһка шөкер, күршеләр белән дә тату яшибез. Бер-беребезнең хәлләрен белеп торабыз, – ди 74 не тутырган әби.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading