16+

МХОга йөрүче волонтер: «Егетләр нәрсә сорый, без шуны алып барабыз»

«Волонтер» инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Нинди генә чаралар үткәрелсә дә, алар – ярдәмгә иң беренче килүчеләр.

МХОга йөрүче волонтер: «Егетләр нәрсә сорый, без шуны алып барабыз»

«Волонтер» инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Нинди генә чаралар үткәрелсә дә, алар – ярдәмгә иң беренче килүчеләр.

Республикабызның меңләгән кешесе өчен волонтерлык яшәү рәвеше. Иң катлаулы хәлләрдә, янгыннарны сүндерүдә, балалар һәм картлар йортларында, хуҗасыз хайваннар приютларында, төрле чаралар оештыруда ярдәм итә алар.

Үзиреклеләр башкарган хезмәтне санап бетерерлек түгел һәм аларны уртак бер максат – кешеләргә, әйләнә-тирәгә ярдәм итү теләге берләштерә. Аларга карап, кешелеклелек, игелеклелек хисләренә һәр кешенең күңелендә урын бар, башкаларга ихластан ярдәм кулы сузу – яшәү нормасы икәнен аңлыйбыз.

Бүгенге көндә республикабызда 1247 иреклеләр берләшмәсе эшли, аларда 88 меңнән артык волонтер исәпләнә.

Дөньяны игелек коткара, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Үзенең йөрәгендә мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек, юмартлык, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны сыйдырганнар гына тирә-юньгә нур һәм шатлык таратырга сәләтле. Яшел Үзәндә яшәүче Резедә Шуралева кебек. Төп һөнәре – ландшафт дизайнеры. Әмма волонтерлык эше күңеле түрендә. Игелек сүзе эченә мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтү генә түгел, күңел җылысы белән бүлешү, авыр вакытта кирәкле сүз белән кешегә терәк булу да керә.

Волонтерлык эше белән Резедә 15 ел шөгыльләнә икән инде. Ул «Без аяз күк йөзе телибез» дигән оешманы булдыручы да, анда 400 волонтер эшли. Резедәнең фикердәшләре булуы һәр башлангычта да икеләтә җиңеллек һәм уңыш китерә. Нинди генә чара булмасын, махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм җыюмы, хоспис, госпитальләргә матди ярдәм һәм башка иҗтимагый эшләрме – анда, һичшиксез, «Без аяз күк йөзе телибез», «Изгелекне эшләр» волонтерларының игелекле куллары тигән. Алай гына да түгел, күп эшләрнең башында тора алар. Резедә башкарган эше турында кычкырып сөйләп йөрергә яратмый, әмма халык күрә, һәркем рәхмәтле аңа. 

Бертуган энесе махсус операция зонасында. Үзенең дә туганы өчен борчылуы зур булуга карамастан, башкаларның рухларын күтәрердәй тиешле сүзләрен, күңел җылысы һәм көче белән уртаклашу мөмкинлеген таба ул.

– Алгы сызыктагы егетләр белән элемтәдә торам, – ди Резедә. – Һәр полк командиры белән аралашабыз. Ай саен кирәкле әйберләр исемлеген җибәрәләр. Алар буенча эшлибез. Бигрәк тә медикаментлар (салкын тиюгә каршы, авыртуны баса торган дарулар, спазмолитиклар), юка одеяллар, плед, ир-ат киемнәре, мендәрчекләр кирәк. Шуңа санап кителгәннәр булса, безнең белән элемтәгә керсеннәр. Хәер, һәр районда андый волонтерлар бар. Тиздән госпитальгә китәчәкбез. Тәм-томнар, кием-салым, кружкалар җыйдык. Егетләр нәрсә сорый, без шуны алып барабыз. 

Резедә ире белән ике бала – Амалия һәм Даниэльны үстерә. Берүзенең ерак юлга, алай гына түгел махсус хәрби операция барган зонага чыгып китүе турында шаккатып тыңладык без. Хәтта ир-атлар да мондый хәтәр сәфәргә бик авырлык белән килешә.

– Читтә кала алмыйм, – ди Резедә. – Аллага шөкер, юлымда бары изге күңелле кешеләр генә туры килә. Егетләр якыннары белән сирәк кенә элемтәдә торсалар да, мин килгәч, үз гозерләрен җиткерәләр. Бер генә теләк: егетләргә исән-имин кайтсыннар иде.

Резедә сыман менә шундый шәфкатьлеләрнең йөрәкләре беркайчан да талмасын. Игелекле эшегездә зур уңышлар, үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек телибез сезгә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading