16+

Мәймүнә әби Сибгат Хәким турында: «Ул авылга эшләргә дип түгел, рухи көч алырга, иҗат итәргә кайта иде»

Әтнә районы, Күлле Киме авылында яшәүче Мәймүнә Гайсинага – 95 яшь. Гомер буе укытучы булып эшләгән, алты бала үстергән. Әле бүген дә газета-журналлар укый, үзе дә шигырьләр яза. Бик тә сабыр, тыйнак, зыялы ак әби. Мәймүнә апа – Сибгат Хәкимнең күршесе, туганы да. Аларның әтиләре Хәким белән Ибраһим бертуганнар.

– Сибгат Хәким, авылга кайткач, нишли иде дип гел сорыйлар. Иҗат кешесе бит инде ул. Авылга эшләргә дип түгел, рухи көч алырга, иҗат итәргә кайта иде. Ике кулын плащ кесәсенә тыгып акрын гына авыл урамын әйләнә иде. Бик ярата иде туган авылыбызны, бер елны да Сабан туен калдырмады. Ул һәрвакыт бик тыныч, тыйнак кеше булды. «Курск дугасы»н төп нигезнең чия бакчасында яздым дигән иде, – дип сөйләде Мәймүнә апа.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading