16+

Начар карбыз ялтырап, яхшы карбыз җемелдәп тора

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Татарстан халкын нитратлы карбыз сатып алудан тыелып торырга чакыра.

Начар карбыз ялтырап, яхшы карбыз җемелдәп тора

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Татарстан халкын нитратлы карбыз сатып алудан тыелып торырга чакыра.

Бу турыда Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Безнең якларда бакча культуралары августның икенче яртысында өлгерә. Шуңа күрә нитратлар кулланып үстерелгән карбызларны алмый тору хәерле.

Карбыз тизрәк өлгерсен өчен, төрле ашламалар кулланалар. Күрсәтмәләрне төгәл үтәгәндә, аларның зыяны юк. Ләкин азотлы ашламалар артык күп булганда, туфракта нитратлар барлыкка килә. Карбыз аларны яхшы үзләштерә. Карбызда нитратларның нормасы – 60 мг/кг, ләкин иртә өлгерә торган карбызларда алар ун тапкыр артык булуы ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре нитратлар күп булуны түбәндәге билгеләр күрсәтүен хәбәр итә. Шәмәхәгә якын җете кызыл төсле, җепселләре сары төсле (яхшы карбызда алар ак) булса, карбыз нитратлы дигән сүз. Яхшы карбызның кискән өлешендә бөртекчәләр җемелдәп тора, ялган карбызның өсте шома, ялтырап тора. Карбызның бер кисәген сулы стаканга салгач, су болганчыкланса, карбыз яхшы була.

Санитария нормалары буенча, карбызны кисеп сату тыела. Шуңа күрә, киселгән кавын-карбыз сатып алмаска киңәш ителә.

Гигиена кагыйдәләре турында истә тоту хәерле. Карбыз һәм кавынны кискәнче юарга, киселгән җимешне тәүлек эчендә ашап бетерергә кирәк.

Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading