16+

Наилә Җиһаншина: «Бүген без Казан – мөселман киемнәре башкаласы, дип авыз тутырып әйтә алабыз»

Быел Казанда тугызынчы тапкыр мөселман киеме фестивале үтәчәк. Әлеге фестиваль Россия күләмендә үтә торган бердәнбер масштаблы чара булып тора.

Наилә Җиһаншина: «Бүген без Казан – мөселман киемнәре башкаласы, дип авыз тутырып әйтә алабыз»

Быел Казанда тугызынчы тапкыр мөселман киеме фестивале үтәчәк. Әлеге фестиваль Россия күләмендә үтә торган бердәнбер масштаблы чара булып тора.

Аның абруе һәм географиясе елдан-ел арта. Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина сүзләренчә, фестивальгә мөселман киемен тәкъдим итүче иң уңышлы эшләп килгән дизайнер килә. Бу да аның популярлыгын күрсәтә. Чарада унике дизайнерның эшен күреп булачак.

– Бүгенге көнгә кадәр фестивальгә Россиядә эшләүче дизайнерлар гына килә иде. Быел исә без чит ил дизайнерларын да чакырдык. Бу беренче чиратта тәҗрибә уртаклашу, культуралар алмашу өчен кирәк. Фестивальдә татар коллекциясе дә тәкъдим ителәчәк. Ул коллекциядә Казан, Әстерхан, Себер, Кырым татарлары киемнәре күрсәтеләчәк. Татар костюмнарын без музей һәм сәхнәләрдә генә күрә идек. Соңгы вакытта милли киемнәрне кия башладылар, аларны дизайнерлар бүгенге көнгә туры китереп, замачалаштырып тегә башладылар. Бүген без Казан – мөселман киемнәре башкаласы, дип авыз тутырып әйтә алабыз, – дип сөйләде ул «Kazan Islamic Clothes 2018» фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә.

Наилә ханым әйтүенчә, милли киемнәргә никахка әзерләнгән кызлар гына түгел, туй мәҗлесенә килүче туган тиешле туташ-ханымнар да өстенлек бирә, алар махсус кием сайлый башлады, ди ул.
Фестиваль бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында сәгать 18.30 дә башлана.
Сүз уңаеннан: халыкара мөселман киеме фестивале “Россия-Ислам дөньясы: “KazanSummit2018” халыкара икътисад саммиты кысаларында уза.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading