Шәһри Казан

«Намаз укучының алдыннан үтү – зур гөнаһ» (Намаз турындагы 23 сорауга ҖАВАП)

Аллаһы Тәгалә «Мөэминүн» сүрәсендә намаз укучылар турында шатлыклы хәбәр бирә: «Намазларын тиешенчә үтәүчеләр – бөек мирас ияләредер, аларның мираслары Фирдәүс җәннәте һәм алар анда мәңге калачаклар». Әлеге гыйбадәтне һәркем кимчелексез, дөрес итеп башкарырга омтыла. Әмма намаз уку тәртибен белгән кебек булсак та, аңа кагылышлы сораулар еш туып тора. Газета укучыларыбыздан да андый сораулар еш килә. Без аларны «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевка юлладык.

– Равил хәзрәт, намаз укыганда ялгышкан кебек булсаң, нәрсә эшләргә кирәк? Әйтик, кайвакыт ничәнче рәкәгатьне укуың истән чыгып куя...
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.): «Әгәр дә кеше намазда кайсы рәкәгатьне укуын онытып җибәрсә, сәҗдә сәһү кылсын», – ди. Иң башта, әлбәттә, күңелеңә карыйсың. Икенчеме-өченчеме рәкәгать икәнен белмәсәң, күңелең кайсысына авыша, шуңа таянасың. Бер якка да авышмаса, әзен, ягъни икенче дип аласың. Ахырда исә сәҗдә сәһү кыласың.

– Ул нәрсә дигән сүз һәм ни рәвешле башкарыла?
– Сәҗдә сәхү – намаздагы ялгышларны төзәтү. Намазны укып бетергәч, сәламнәрне биргәч, ике сәҗдә кылына, соңыннан «Әттәхият»не, «Салават»ны укып, яңадан сәлам бирәсең.

– Берәү дүрт рәкәгатьле намазда ялгышып, беренче кагъдәгә утырмыйча, кыямга тора башласа, шул арада ялгышканын исенә төшерсә?
– Бу очракта ике хөкем бар: әгәр тезләре турыланып җитмәгән булса, кагъдәгә кайтып утыра һәм «Әттәхият»не укый, ахырдан сәҗдә сәһү кылмый. Әгәр дә тезләре турыланып, кыямга якынлашкан булса, кагъдәгә кайтмый, кыямга тора һәм өченче рәкәгатьне укый башлый. Әүвәлге кагъдә шулай кала. Намаз ахырында сәҗдә сәһү кыла.

– Ни өчен тәһарәттә һәр тән әгъзасын өчәр тапкыр юарга кирәк?
– Пәйгамбәребез шулай эшләгән, ләкин су азлыктан, тәһарәтне бер генә тапкыр алган чаклары да булган. Галимнәр андый тәһарәт тә дөрес дип саный. Ә сөннәт буенча өч тапкыр юарга кирәк.

– Онытылып китү аркасында, тәһарәтнең тәртибе үзгәрсә, ул дөрес буламы?
– Безнең мәзхәбтә дөрес итеп кабул ителә, ләкин үз тәртибе белән эшләргә тырышырга кирәк.

– Ни өчен намазны көзге каршында укырга ярамый?
– Син бит анда үзеңне күрәсең һәм ничектер үзеңә сәҗдә кылган кебек килеп чыга. Алдыңда кеше сиңа карап утырганда да укырга кирәкми, аңа да сәҗдә кылган кебек була. Ул кеше арты белән утырса, укырга ярый. Башка бүлмә булмаса, көзгене каплап, яки каршыга берәр урындык сыман әйбер куеп укыгыз.
 
– Намаз укучы алдыннан үтеп китү зур гөнаһ икән...
– Аның хәдисе дә бар: «Әгәр намаз укучының алдыннан чыгучы моның нинди гөнаһ икәнен белсә, 40 вакыт көтеп торуны хәерлерәк күрер иде». Әлеге хәдисне тапшыручылар: «Пәйгамбәрнең көнме, аймы, елмы, дип әйткәнен белмим», – дигән. Шуңа да галимнәр зур гөнаһ икәнен генә билгеләп үтә. Без үзебез дә намазны кеше күп йөри торган урында укымаска тырышырга тиеш. Намаз укучы алдыннан узучылар гөнаһлы булмасыннар өчен пәрдә кору – сөннәт. Бер аршын озынлыгы һәм бер бармак киңлеге булган таяк та пәрдә өчен ярый. Кешеләр әйләнеп үтсен өчен, каршыгызга урындык яки сумкагызны да куя аласыз.

– Намазны күзеңне йомган килеш укырга ярыймы?
– Башка диндәгеләр гыйбадәтләре вакытында күзләрен йома, аларга охшамас өчен, күзне йомып намаз уку мәкрүһ санала.

– Кеше күзләрен ихласлылык белән укыганда да йомарга мөмкин бит...
– Кайбер галимнәр, андый очракта ярый, ди. Әмма йоммау хәерле.

– Намаз укыганда күңелгә чит уйлар керсә, намаз кабул буламы?
– Намазны бирелеп укырга, Аллаһ каршында басып торуыңны онытмаска кирәк. Намазның савабы – күңелебезне җыюда, аның хәрәкәтләрен башкаруда гына түгел.
 
– Намаздан соң тәсбих тарту мәҗбүриме?
– Тәсбих тартуның савабы бик зур. Пәйгамбәребез (с.г.с.) «Кем намаздан соң утыз өчәр тапкыр сөбханаллах, әлхәмделиллаһ, Аллаһу әкбәр һәм йөзенчесендә «Ләә иләһә иллАллаһу уәхдәһу ләә шәрикә ләһү Ләһул-мүлку уә ләһул-хәмду уә һувә гәлә күлли шәйиин кадиир» дисә, диңгез күбеге кадәр гөнаһлары булса да, ярлыканыр иде, ди. Без бу саваптан мәхрүм калырга тиеш түгел.

– Бер намазың казага калса, башта анысын укыргамы, әллә вакыты кергәненме?
– Әгәр дә мисал өчен ахшам намазы кергән, ә синең икенде казага калган икән, башта аны, аннары ахшамны укыйсың. Әгәр дә ахшам намазы вакыты чыгарга күп калмаган булса, башта аны, соңрак казага калган икендене укырга кирәк була. Иң мөһиме – башта тәүбә итәргә кирәк. Аллаһы Тәгаләдән күңелдән гафу сорыйсың һәм намазны бүтән калдырмаска ният кыласын.

Реклама

– Казага калган намаз өчен өч тапкыр «Аятел-көрси» уку да җитә дию нәрсә ул?
– Бу – хорафат. Аңа ышанырга кирәкми.

– Аракы эчкән кешенең намазы 40 көн кабул булмый, диләр, аңа 40 көн буе намаз укымый торса да буламы?
– Бердән, намаз укучы аракы эчәргә тиеш түгел. Намазның фарызы кеше өстеннән төшми, шуңа да ул аны бер көнен дә калдырмыйча укырга тиеш. Шуның белән фарызны өстеннән төшерә, әмма намаз өчен савабы булмый. Бер рюмка аркасында 40 көнлек саваптан мәхрүм каласың. Фарызны үтәмәсәң, гөнаһ языла.

– Өйдә намазны ирең белән бергә уку мәҗбүриме?
– 27 савап аласың килсә, җәмәгать булып укыйсың.

– Намазлар арасында булган гөнаһларың бетә, диләр. Бу чынлап та шулаймы?
– Пәйгамбәребез әйтүенчә, кеше намаз укый икән, аның намазлар арасында кече гөнаһлар бетеп бара. Олы гөнаһларга тәүбә итәргә кирәк.

– Мәхшәр көнендә фарыз намазларында кимчелек булганнарга Раббыбыз: «Карагыз, минем колымның нәфел намазлары юкмы?» – дип әйтер ди. Әгәр булса, фарыз намазларының хаталары шул нәфел намазлары белән каплана икән. Нәрсә соң ул нәфел намазлары?
– Алар – саваплы өстәмә намазлар. Мәшһүр нәфел намазларына хаҗәт, тәүбә намазы, сәфәр, шөкер намазы, духа намазы, мәчет, истихара һәм башка намазлар керә.

– Намаздагы догаларны ятлап өлгерә алмаган кеше аны китаптан карап укый аламы?
– Ин шаа Аллаһ, андый кешегә ярый, иң мөһиме – ул укысын. Аннары, тора-бара, догаларны яттан өйрәнер.

– Үз гомерендә бик күп намазлары казага калган кеше картайгач шуларны үтәмәкче булса, бөтен намазларын да укырга тиеш буламы?
– Вакыты булган саен акрынлап укырга тиеш. Намазның фарыз булуын кайчан белде, шул вакыттан калган намазларын укысын. Укыр алдыннан «Ният кылдым вакытында укылмаган иртәнге намазларымның иң соңгысын каза кылмакка» дип ният кыла. Башка намазларга да шул рәвешчә ният кылына. Аларны укып өлгерә алмасаң, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорыйсың.

– Гает һәм тәравих намазлары үз вакытларында укылмый калса, соңыннан каза кылыналармы?
– Алар казага калдырылып укылмый.

– Намазда бисмилланы һәр сүрә алдыннан әйтергә кирәкме?
– Һәр сүрә алдыннан әйтү мәҗбүри түгел. Безнең мәзхәбтә «Фатиха» алдыннан гына әйтелә. Әгәр ялгыш укысаң, намазга кимчелек килми.

– Намазны тиз укучы турында Коръәндә берәр нәрсә әйтелгәнме?
– Намаз вакытын көтеп алгансың икән, аны ашыкмыйча дөрес итеп укырга кирәк. Тиз укыган очракта ул намаз намаздан китми торган тизлек булырга тиеш түгел. Һәр хәрәкәт һич югы сөбханаллах дип әйтерлек микъдарда булу зарур. Тиз укылган намаз дөрес санала, әмма савабы азрак була.

– Кайбер кешеләр намаздагы сүрәләрне уй белән генә укый. Шулай күңелдән генә уку дөресме?
– Намазның һәр сүрәсе тел белән әйтелеп, иреннәрне селкетеп укылырга тиеш. «Аллаһы Тәгалә: «Бәндәм Мине искә алып, иреннәре селкенгәндә, Мин дә аның белән булырмын», – ди.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 8 октябрь 2019 - 05:49
    Без имени
    Рэхмэт БИК Зур ! Анлаешлы жаваплар!!!!
  • 26 сентябрь 2019 - 04:47
    Без имени
    Бик анлаешлы язылган.А/Т нее рэхмэте булсын🙏