16+

"Намазда сәлам бирүне дәү әни безне үзе янында утыралар микән дип карыйдыр инде дип белә идем..."

Дәү әни намаз укырга дип алдагы өйгә керә. "Монда кайнар самавырга пешә күрмәгез", - дип, безгә дә кереп утырып торырга куша. Ничек тын гына утырыйк ди. Аның янында -  намазда дәү әни нинди хәрәкәтләр ясый, без дә аны кабатлыйбыз: кулларны күкрәк өстенә куябыз; тезләргә кулларны куеп бөгеләбез, утырабыз. Ә иң кызыгы...

"Намазда сәлам бирүне дәү әни безне үзе янында утыралар микән дип карыйдыр инде дип белә идем..."

Дәү әни намаз укырга дип алдагы өйгә керә. "Монда кайнар самавырга пешә күрмәгез", - дип, безгә дә кереп утырып торырга куша. Ничек тын гына утырыйк ди. Аның янында -  намазда дәү әни нинди хәрәкәтләр ясый, без дә аны кабатлыйбыз: кулларны күкрәк өстенә куябыз; тезләргә кулларны куеп бөгеләбез, утырабыз. Ә иң кызыгы...

Гомер буена да күңел түреннән китмәс истәлекләр бар. Сагыну белән өретелгән истәлекләр алар. Еллар үткән саен, йөрәк түренә ныграк урнаша барган истәлекләр. Искә алган саен, күзләрне яшь каплап алган истәлекләр...

Самавырга су өстәлгән. Берничә телем ипи тастымалга кисеп төреп куелган. Өйдә ниндидер җылы рәхәтлек. Дәү әни, гарәп хәрефләре белән язылган китабын әкрен генә ябып читкә алып куя да: "Кызларым, җимешләр алып кереп юыйк әле", - ди. Без балаларга җимеше дә  алай ук түгел, җимешне алып керү процессы кадерле.

Кәҗәнкәгә чыгабыз да дәү әни, урындыкка менеп басып, чөйгә эленгән пластмасс зәңгәр чиләкне идәнгә алып куя. Өсте тастымал белән каплаулы бу чиләктә - үзе бер дөнья... Менә дәү әни беребезнең учына эре ап-ак шикәр шакмаклары сала. Икенчебезнең учына -  Мәскәү туганнар посылка аша җибәргән тышына сыер рәсеме төшерелгән конфетны. Шуннан бизәкле тәлинкәгә биш-алты сары җимеш, кара җимеш, хөрмә җимеше сала. Һәм барысын да кабат җайлап, чиләкнең өстен  томалап урынына элеп куйганнан соң гына бергәләп өйгә керәбез. Дәү әни алдан өстәлгә җәеп куйган тастымалга - шикәр шакмакларын, касәгә конфетны салабыз. Бик кызыксак та, дәү әнидән алда алырга ярамый. Әле чәй кайнамаган, иң мөһиме, беләсезме, нәрсә... шикәр ватмаган. 

Самавырны куеп, җимешләрне юып тастымалга тараткач кына дәү әни шикәр вата башлый. Моның өчен махсус келәшчәсе бар. Ул өстәл өстендә билгеле бер урында гына тора, һәм аңа аннан башка  беркем тими! Бу - өйдәге язылмаган канун.  Тын да алмый карап торабыз, әнә нинди эре шакмаклардан кечкенә матур шикәр кисәкләре барлыкка килде. Мин хәзер дәү әнинең йөзен бик алай хәтерләмим дә, ә менә шикәрне келәшчәгә куеп кысып ватуы бүгенгедәй күз алдымда. 

Шул арада, үзенә бертөрле көй чыгарып, самавыр да кайный башлый. Дәү әни һәрберебезнең чәшкәсенә бер кара, ике сары җимеш, бер хөрмә җимеше салып, чәйләр ясый. Ул чәйнең тәмлелеге... Без җимешләрне ашап куйсак та, дәү әни әле ничә кабат чәй ясап эчәчәк. Хөрмә җимеше төшеннән тәсбих тезәчәк. Бу җимештән генә түгел, үзе карап үстергән Мәрьям-ана гөленекен дә.  Нинди кадерле мизгелләр... Балачак белән бергә еракта калса да, йөрәк түрендә гомерлеккә истә калган кадерле мизгелләр...

Аннары  дәү әни намаз укырга дип алдагы өйгә керә. "Монда кайнар самавырга пешә күрмәгез", - дип, безгә дә кереп утырып торырга куша. Ничек тын гына утырыйк ди. Аның янында -  намазда дәү әни нинди хәрәкәтләр ясый, без дә аны кабатлыйбыз: кулларны күкрәк өстенә куябыз; тезләргә кулларны куеп бөгеләбез, утырабыз. Ә иң кызыгы, намазда сәлам бирүне дәү әни безне үзе янында утыралар микән дип карыйдыр инде дип белә идем. Хәзер, елмаеп,  үз-үземә: "Әй, балакаем", - дим.

Намаздан соң дәү әнинең идәнгә утырып пышы-пышы килеп укыган вакытында без балаларның да, әти-әнинең дә, әби-бабайларның да исемнәрен ишетеп калам. Еллар үтәр,  һәм намаз соңында шулай дәү әнинең исәннәргә изге теләкләр теләвен; әрвахларга дога кылуын,  "әбҗәд, һәүүәз, хуттый, кәләмән, сәгфәсъ, карашәт..." дип укыган догасының "Әбҗәд" икәнен, шулай ук Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ураза тотканын белербез.

1906 елгы дәү әни 86 яшендә бакыйлыкка күчте. Кешенең кайгы-шатлыгын бүлдерми тыңлый белгән, үзенекен бер ым белән генә булса да белгертмәгән үзенә генә хас  холыклы, вак чәчәк рәсемнәре төшерелгән яулыгын  таратып бәйләгән  Миңнебикә дәү әнием. Күңелләрдә нинди матур истәлекләр калдырып киткәнсең. Гомерлеккә - йөрәк түрендә...

Алсу Даниял.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading