Татарстанда туризм тармагы актив үсештә. Әмма республика әлеге өлкәдәге бөтен потенциалын да кулланып бетерми. Башкалабызда, Болгар һәм Зөя шәһәрчекләрендә туристлык инфраструктурасы яңа объектларга баеды. Дөньяның теләсә кайсы читеннән килгән кунаклар алдында йөз кызарырлык түгел. Ә менә авыл, сәнәгать һәм экология туризмы әлегә аксый.
Югыйсә аларны үстереп, республиканың эчке туризмын алга җибәреп булыр иде. Моңа өстәп, хәзер бик кеше табигатьтә ял итүгә өстенлек бирә башлады. Пандемия моңа ихтыяҗ барлыгын тагын бер кат раслады. Димәк, авыл һәм экологик туризмны үстерү – бүгенге көн таләбе.
Татарстан Дәүләт Советында “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый оешмасы инициативасы белән оештырылган түгәрәк өстәлдә сүз шул хакта барды. “ТНВ” депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Абдулҗанов сүзләренчә, хәзерге вакытка кадәр әлеге мәсьәлә җитди итеп кабул ителмәгәндер. Әмма туризм тармагы бер урында тормый, алга бара.
– Бездә шәһәр туризмы үсә, авыл, экология һәм сәнәгать туризмы исә артта кала. Бу юнәлешләрне үстереп җибәрә алсак, алар безгә күп кенә икътисади һәм социаль проблемаларны хәл итәргә, эш урыннары булдырырга, эшмәкәрлекне, традиция-һөнәрчелекне үстерергә, авылларга хезмәт ресурсларын җәлеп итәргә, бюджетны тулыландырырга ярдәм итәчәк, – ди ул.
Экология һәм табигать туризмын үстерү өчен республикада бөтен мөмкинчелекләр дә бар. Аларны дөрес кулланган очракта, бу тармакка кагылышлы бизнесны да үстереп була. Бүген республика алдында табигать территорияләрен халык өчен ял итү урыны итү, моның өчен уңайлы ял объектларын булдыру һәм төрле бәягә туристлык продуктын тәкъдим итү бурычы тора. Тик әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен билгеле бер проблемаларны чишәсе була. Табигать территорияләрне үстерү дирекциясе департаменты җитәкчесе Оксана Саргина үзенең чыгышында шуларны ассызыклап үтте.
– Экотуристлык объектлары өчен туры килә торган категорияле җир биләмәләрен бүлеп бирү авырлыклар тудыра. Сатып алуларсыз гына җир кишәрлеген алу да зур проблема. Әлеге процедура күп вакытны ала. Намуссыз эшмәкәрләр бәя белән уйныйлар. Шул рәвешле эшмәкәр кишәрлекне межалау өчен вакытын сарыф итә һәм нәтиҗәдә аны ала алмый. Сатып алганы бу җирдә бернәрсә эшләми. Моны күз алдында тотып, Җир кодексына төзәтмәләр кертү механизмын эшләргә тәкъдим итәбез. Тагын бер мәсьәлә – иң матур һәм бай җирләр ерак территорияләрдә урнашкан. Шуңа да эшмәкәр алдында юллар төзү һәм кирәкле коммуникацияләр кертү проблемасы кискен тора, – диде Оксана Саргина.
Авыл туризмын үстерү өчен дә законнарны камилләштерергә кирәк. Бу тармакны үстерү өчен бюджетта бер сум да каралмаган. Ә ул дәүләт ярдәменнән башка алга китә алмый. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов авыл туризмын үстерү өчен фермерларның грант ярдәменнән файдалану мөмкинлеге барлыгын хәбәр итте.
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев экологик һәм авыл туризмы пилот проектын эшләү буенча Дәүләт Советында эшче төркем төзелеп, аларның берничә районнарда булуын һәм барысында да бер үк проблемалар күзәтелүен билгеләп үтте.
– Мәдәни-тарихи объектларның потенциалы кирәгенчә кулланылмый, ә алар өчен бюджеттан шактый акча бирелә. Туристлык инфраструктурасы какшый. Үзләрен таныта торган бренд юк. Туризм өлкәсендә профессиональ кадрлар җитми. Авыл җирендә яшәп, шушы тармакта бизнес булдырырга теләгән кешеләргә булышлык күрсәтү өчен махсус программалар юк. Шул ук вакытта Биектау фермеры Әхмәт Котдусовны үрнәк итеп китерерлек. Аның хуҗалыгында елына 8 мең турист кунак була. Арчадагы Кыш бабай резиденциясе 10 мең турист кабул итә. Кукмара районына да туристлар күп килә. Башка районнарга да үзләренә туристларны җәлеп итәргә теләгән, шушы тармакта үз бизнесын булдырырга теләгән кешеләрне табарга кирәк. Тагын бер мисал китерәм. 2019 елда Арчаның Кырлай авылындагы Тукай музеенда 45 мең кеше булган һәм ул Мәдәният министрлыгы куйган планны үтәп, бер елга 1,5 млн керем алган. Ленино-Кокушкино авылындагы музейның исә еллык кереме 50 мең сум тирәсе. Безгә хәзер барлык районнардагы бөтен кызыклы объектларга инвентаризация үткәрергә һәм аларның потенциалын анализларга кирәк. Соңрак аларны төрле категориягә бүләргә. Әйтик, экологик чиста продукт җитештерү, татар һәм башка халыкларның традициясе белән таныштыру, табигать-экология, социаль-җитештерү, этник, тарихи-мәдәни, дини туризмнарга бүлү зарур. Без төрле һәм кызыксынуларыбыз да төрле. Һәр кеше үзе теләгән юнәлешне сайлап алырлык булсын. Авыр булачак, әмма ул мөмкин эш, – дип сөйләде ул.
Таһир Һадиев тагын бер проблемага игътибар юнәлтте. Аның әйтүенчә, авыл территорияләре төшенчәсенең канун ягыннан ныклыгы юк.
– “Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” максатчан программасы Россия хөкүмәте тарафыннан расланды. Шул ук вакытта әлеге программаларда авыл туризмы авылда эшчәнлек төре буларак кермәгән. Хәл итәсе мәсьәләләр әле шактый. Без зур юлның башында гына, – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар