Шәһри Казан

Наталия Фишман-Бекмамбетова: «Мондый вакыйганың булганы юк иде»

Казан кабат халыкара чараны үзенә кабул итә. Бу юлы башкалабызга дөнья­ның төрле почмакларыннан архитекторлар, урбанистлар, ландшафт дизайнерлары, хакимият вәкилләре World Urban Park конгрессына җыела.

Мондый чара беренче генә тапкыр үткәрелми. Узган елларда белгечләр Португалия, Көньяк Африка, Бөекбритания, Австралиядә җыелып, парклар, яшел зоналарны оештыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашкан булган. Быел исә кунакларны Казан кабул итәргә әзерләнә.

Татарстан башкаласына 18-20 октябрь көннәрендә барлыгы 1 мең кунак, 120ләп спикер килүе көтелә. Шуларның 50се чит илләрдән булачак. Алар арасында Мәскәүдәге «Зарядье» паркы концепциясен булдырган, Нью-Йорктагы терракттан соң Түбән Манхэттенны тәртипкә китерү белән шөгыльләнгән Кен Смит, Амстердамда газ фабрикасы урынында парк ясаган, Роттердамда ташландык тимер юлларны яңарткан урбанист Эверт Верхаген, Париждагы Эйфель манарасы янындагы 54 гектар территорияне төзекләндерү белән шөгыльләнәчәк ландшафт архитекторы Мэри Боуман һәм башка танылган профессионаллар бар.

– 2016 елдан алып без мондый чараларны еш үткәрәбез, һәм алар һәрвакытта да халыкара дәрәҗәдә уза. Әмма мондый географияле вакыйганың әле булганы юк иде. Чөнки безгә Антарктида белән Айдан кала башка барлык контингентлардан да кунаклар киләчәк. Моны масаю итеп кабул итмәскә, ә Татарстан өчен нинди файдасы булуы хакында уйларга кирәк, – ди Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова.

Аның сүзләренчә, дөнья күләмендә булган хаталарны кабатламас өчен, мондый җыеннар үткәрү мөһим.
– Син Мөслимдә парк ясыйсың. Ә күпмедер вакыттан соң халыкара жюри Татарстанның тәҗрибәсен өйрәнә булып чыга. Бер яктан, син ниндидер бер кечкенә генә авылда эшлисең кебек. Әмма безгә бөтен дөнья карый. Безне язын Гарвардка чыгыш ясарга чакырдылар, чөнки АКШтагы хезмәттәшләребез моны җитди тәҗрибә дип саный һәм үзләрендә кулланырга тели, – диде Наталия Фишман-Бекмамбетова.

Парклар үзләре акча эшли

Реклама

Быел Казанның парклары һәм скверлары 19 млн сумнан артыграк акча эшләгән. Узган ел бу сумма 8,9 млн сум булган.
– Ел азагына кадәр бу сумма 20 млн сумнан артып китәр, дип уйлыйм. Якын күршеләребезгә һәм Россиядәге башкаларга да, күп акча түкмичә, җәмәгать урыннары белән ничек идарә итү хакында сөйли алабыз, – дип белдерде Президент ярдәмчесе.
Парклар ничек акча эшли дигәндә, беренче чиратта, сату нокталарыннан кергән керем хакында сүз бара. Мисал өчен, Казанның М.Горький исемендәге Үзәк ял паркында туңдырма сата торган бер ноктаның гына да кереме 600 мең сум булган. Шулай ук паркларда төрле маркетинг чаралар да оештырыла.

Халыкның ихтыяҗы үзгәрә

Хәтерләсәгез, әле моннан биш ел элек кенә Казан паркларында концертлар тыңлау түгел, кайберләренә керергә дә куркыныч иде. Шул вакыт эчендә республикада 340лап парк һәм сквер «кеше рәтенә» кертелгән. Алай гына да түгел, хәзер кешеләр паркларны төзекләндергәнче үк үз теләкләрен белдерә, аларның фикерләренә колак салына.

– Бу инде кулланучының тәҗрибәле булуын күрсәтә. Без дә үзебезне парклар хакында урбанистик тукыма буларак кына түгел, ә яшел зона, экологик проектлар дип сөйләргә хокуклы саныйбыз, – ди Наталия Фишман-Бекмамбетова.

Сүз уңаеннан, казанлылар өчен шатлыклы яңалык: Имәнлек урманына керү юлын төзекләндерү эшләре инде быел ук тәмамланачак. Шулай ук Нокса авышлыгы тирәсендә дә төзекләндерү эшләре планлаштырыла.
Казансу яр буенда да эшләр икенче елга төгәлләнер дип ният­ләнелә. Аны ясауда халык фикере дә исәпкә алыначак. Шулай ук конгресс эшчәнлегендә катнашкан профессионаллар тәҗрибәсенә таянып эшләү күздә тотыла.

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: tatar-inform

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: