16+

Наташа Королева: «Игорьның хатыны күз яшьләре миңа бумеранг булып әйләнеп кайтты»

Заманында рус эстрадасының иң матур пары булган Игорь Николаев белән Наташа Королеваның аерылышуларына 15 елдан артык вакыт үткән. Бүгенге көндә аларның икесенең дә яңа гаиләләре, Наташаның - улы, Игорьның кызы үсә.

Ничә еллар үтсә дә, Наташаның күңеле тынычлык таба алмый, чөнки Игорьны беренче хатыныннан алып китүенә үкенә икән. Бу хакта ул «Секрет на миллион» тапшыруында сөйләгән. Игорь Николаев классташы Юлиягә өйләнеп, 13 ел бәхетле гомер кичергән. Тик яшь җырчыны үз төркеменә алып, гастрольләргә йөри башлаганнан соң, ул аңа гашыйк була һәм гаиләсен ташлап, Наташага өйләнә.

Гаилә җимерелгән вакытлар турында җырчы: "Бу гомеремнең иң күңелсез мизгелләре. Кеше бәхетсезлегендә бәхет корып булмый, Игорьның хатыны күз яшьләре миңа бумеранг булып әйләнеп кайтты",- дигән, нык үкенүен белдереп.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading