16+

Назыйф Хәбибрахманов: «Авылда бер генә армиягә озату киче дә, туй да шушы гармуннан башка узмады»

Булдыклы, тырыш егетләр Кукмарада җитәрлек. Шуларның берсе – Ташлы Елга авылыннан Назыйф Хәбибрахманов. Алар абыйсы Назыйм белән сарык үрчетәләр.

Үзләренең карамагында җирләр бар, иртә яздан алып көзгә кадәр көннәре кырда үтә. Уңган кеше генә умартачы була ала, диләр. Фермерлык эшеннән тыш, Назыйф 100 баш умарта да тота. Кортлар бал җыйсын өчен, аерым кырда бал үләне дә чәчә. Бал кортлары турында Назыйф сәгатьләр буе сөйли ала. Кайсы токым күпме бал бирә, кайсының холкы ниндирәк – һәрберсе турында иренмичә сөйли. Үзе исә кешене чакмый торган карпат токымлы кортлар асрый.
Назыйфның һөнәрләре моның белән генә бетми әле, ул оста гармунчы да. Көне буе эшләп арыганнан соң, кичен күңел сердәше – гармунын ала ул кулына.

– Бу гармунга 35 ел инде. Бабай мине кибеткә җибәрә һәм: «Калган акчаны үзеңә ал», – дия иде. Шул акчаларны җыеп барып, 45 сум акча җыелды. Гармун да шул бәя тора иде. Гармунда уйнарга үзем өйрәндем. Авылда бер генә армиягә озату киче дә, туй да шушы гармуннан башка узмады. Гармунда уйнасаң, күңелгә рәхәт булып китә, бөтен арыганлык бетә, – ди Назыйф.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading