16+

«Нечкәбил»нең ярымфиналында катнашучы: «Авыр чакта гаиләбезне мәхәббәт саклап калды»

15 ел инде Татарстанда «Нечкәбил» конкурсы уза. Соңгы елларда ул Татарстан гаиләләре фестивале буларак тагын да киңрәк масштабта үткәрелә.

«Нечкәбил»нең ярымфиналында катнашучы: «Авыр чакта гаиләбезне мәхәббәт саклап калды»

15 ел инде Татарстанда «Нечкәбил» конкурсы уза. Соңгы елларда ул Татарстан гаиләләре фестивале буларак тагын да киңрәк масштабта үткәрелә.

Катнашучылар саны да елдан-ел арта. Шуңа күрә быелгы «Нечкәбил»нең ярымфиналын ике зонага бүлеп уздырдылар. Беренчесе Казанда 21 сентябрьдә башкалабызның Ленин исемендәге мәдәни ял йортында узганында 30дан артык гаилә катнашты.

Ярышлар өч мәйданчык­та барды. Соңгы араларда, Татарстан Дәүләт Советы «Бердәм Россия» депутатлары тәкъдиме белән, «Безнең ишегалды» дигән зур проект башлап җибәргән иделәр. Республика шәһәр-бистәләрендәге һәр ишегалдын төзекләндерүне уңайландыруны күз уңында тота ул. «Нечкәбил» ярышларының быелгысы да шушы мөһим эшкә багышлануы гаҗәп түгел. Һәр ярыш мәйданчыгы бер ишегалды булып, берсеннән-берсе мәгънәле исемнәр белән аталды. Аның берсе «Уңайлы», икенчесе «Дус», ә өченчесе «Мәрхәмәтле» ишегалды.

Апас районы, Зур Күккүз авылында яшәүче Галия Бинкова гаиләсенә ничек сок­ланмыйсың ди?! Тормыш иптәше Марс Чечен илендә хәрби конфликт вакытында: «Әгәр дә илгә исән-сау кайт­сам, зур тату гаилә башлыгы булыр идем!» – дип, үз-­үзенә сүз бирә. Фәрештәләрнең «Амин!» дигән сәгатенә туры килә бу теләк. Бүген Бинковлар гаиләсендә тугыз бала: биш малай һәм дүрт кыз тәгәрәп үсә. Олысы Сафиягә 14 тулса, кечесе Әминәгә бер яшь тә юк әле. Әти-бабаларының батырлык традициясен дәвам итеп, олы уллары – Суворов училищесы курсанты.

Буа районы, Чуваш Кишәге авылыннан Тамара һәм Федор чуваш халкының матур бәйрәме Ага туйны күрсәттеләр. Безнең Сабан туе шикелле ул. Язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң уздырыла. Әлеге бәйрәмнең төп яме Фокстрот биюе булгандыр. Аны Федорның әнисе сугыштан өйрәнеп кайткан, гаиләсенә дә өйрәткән булган.

Казанда яшәүче Китаевлар гаиләсендә дә биш бала. Мәрьямнең әти-әнисе, әби-бабалары – барысы да мөгаллимнәр. Язмыш җилләре аларны Үзбәкстан якларына илтеп җиткергән. Мәрьям дә шунда туып-үскән. Сигез ел элек Казанга кайтканнар. Хәзер бөтен дус-ишләрен тәмле үзбәк пылавы белән сыйларга яраталар. Ярышта да жюри күңелен шуның белән яуларга булдылар.

Хәер, ул көнне жюри нинди генә тәмле ризыклар белән сыйланмады. Килгән кунак­ларга, тамашачыларга да өлеш чыкты. Алексеевск районы, Чуваш Майнасыннан Мария Кузнецова үзенең зур гаиләсе: дүрт бала һәм дүрт онык белән бергәләп квас бәйрәме күрсәттеләр. Яңа бал, каз бәлеше дә күп кенә өстәлләрнең яме булды.

Аксубай районы, Урман­деево авылында яшәүче Татьяна һәм Михаил Максимовлар гаиләсенең табыны чәчәк түтәле кебек матур гына түгел, бик тәмле дә иде. Күз ачып йомганчы өстәлләре бушап калу шуны күрсәтә. Алар Казанга кичтән үк килеп, махсус фатирга урнашып, төне буе әзерләнгән. «Ярый әле балаларыбыз күп, киленнәр дә уңган», – диде Татьяна, сөенечен яшермичә.

Казан шәһәре 181нче мәктәпнең математика укытучысы Рушания Плотникова ире Владислав белән өч кыз тәрбиялиләр. Гаиләнең девизы: «Үзең эшләсәң, бүтәннәргә дә ярдәм ит!» Бу гаиләнең матур сүзләре генә түгел, гамәлләре дә шуңа тәңгәл килә. Үзләренә дә шактый борчулар күрергә туры килгән аларның. Кечкенә кызлары бик озак авыр­ган. Германиягә барып, операция ясатырга туры килгән. Шул чакта үзләренә дә бөтенләй таныш булмаган кешеләр ярдәм иткән булган. Хәзер Вероникага – 10 яшь. Ул әти-әнисенең куанычы, талантлы, тырыш кыз булып үсеп килә. Яхшы укый. «Авыр чакта гаиләбезне мәхәббәт саклап калды», – ди Плотниковлар.

Бу гаиләләрнең чыгышын карагач, якыннан танышкач, ирексездән, жюрины кызганып куйдым – җиңүчене билгеләү җиңел булмаячак бит! Шуңадыр инде, жюри нәтиҗәне озаклап, ныклап уйлап чыгарырга булган. Җиңүчеләр октябрь аенда гына билгеле булачак.
«Нечкәбил»нең финалы ноябьдә Әниләр көнендә узачак. Димәк, безне гаиләләргә һәм хатын-кыз матурлыгына сокланырга мөмкинлек бирүче, алардан үрнәк алырга өндәүче тагын бер ямьле, гамьле һәм тәмле бәйрәм көтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading