16+

«Немец солдаты бабамның гомерен саклап калган»

Бабамның әтисе Әхмәтҗәләл Мөхәммәтшин Азнакай районы, Чалпы авылында таза хәлле крестьяннар Әхмәтҗан белән Гәүһәр гаиләсендә 1908 елда дөньяга килә.

«Немец солдаты бабамның гомерен саклап калган»

Бабамның әтисе Әхмәтҗәләл Мөхәммәтшин Азнакай районы, Чалпы авылында таза хәлле крестьяннар Әхмәтҗан белән Гәүһәр гаиләсендә 1908 елда дөньяга килә.

Революциядән соң аларның гаиләләрен кулаклыкта гаепләп, Свердловск ягына сөргенгә озаталар. Туу турындагы таныклыкта әтисенең исеме һәм туган вакытының дөрес язылмавы аркасында гына Әхмәтҗәләл бабам Чалпыдан китми кала. Әтисе сөргеннән азат итәр өчен, улын үзенеке түгел дип әйтә.

Гаиләсеннән башка яшәү бабама җиңел булмый, билгеле. Ләкин илдә чыпчык үлми, диләр бит. Бабам да 27 яшендә Бөгелмәгә килеп, станциягә кара эшче булып урнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач та аның беренче көннәреннән үк Кызыл Армия сафларына кушылып, 321нче укчы дивизиянең 493нче укчы полкы составында фронтка китә.

Озак та үтми, аларның полклары Новгород өлкәсе янында әсирлеккә төшә һәм җәяү Германиягә озатыла. Кызганыч, тормышының бу фаҗигале өлеше турында безгә бабам беркайчан да сөйләмәде. Әсирлектән ул бары тик 1945 елның апрелендә генә азат ителә. Бабамның бу чоры безгә сер булып калса да, бер вакыйганы ул күз яшьләрсез искә ала алмый иде. Германиягә җәяүләп барганда тамаклары ач, өсләре ялангач, үзләре хәлсез була алар. Ашарга ярый-ярамавына карап та тормыйча, теләсә нәрсә белән тукланырга әзер булган вакытлары күп була бабамнарның. Бервакыт шулай җәяү барганда юл кырыенда үлеп яткан ат гәүдәләрен күреп, күп кенә әсирләр шуңа ташланалар. Ләкин атлар исләнеп, кортлап беткән булган. Бабам да ач бит. Ул да барырга тели, тик немец солдаты аны һәм тагын берничә әсирне, әкрен генә: «Үләсең бит!» – дип, сиздермичә читкә этеп җибәрә. Һәм шулай итеп немец солдаты бабамның гомерен саклап кала! Ә күпләр бозылган ит ашап үләләр. Менә шул вакыйга бабамның күлмәктән тууын исбатлый да инде.
Әсирлектән соң да бабама шактый күп авырлыклар күрергә туры килгән. Бик күп тикшерүләрдән соң гына акланган ул. Хәрби бүләге «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен!» медале дә, генералларының рәхмәт хатлары да бик соңлап эзләп тапкан аны.
Бабам Әхмәтҗәләл Мөхәммәтшин әсирлектә күргәннәрен куен дәфтәренә язып барган. Ләкин язу гарәп телендә булганга, әлегәчә укый алганыбыз юк. Бәлки, кем дә булса безгә ярдәм итәр дип өметләнәбез. Әгәр дә ул дәфтәрне укый алсак, бабам турында күп кенә яңа мәгълүматлар белер идек.

Бабама Җиңү көнен күрергә дә, туган ягына кайтып тыныч тормышта хезмәт куярга да насыйп булган. Гомере буе «фашистны тиешенчә кыйный алмадым шул» дип үкенеп яшәгән бабам 1969 елда олы оныгының туган көнендә вафат булган.

Эмиль Мөхәммәтшин, Бөгелмә шәһәре

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading