16+

Нәфкать Нигъмәтуллин кемгә охшатып җырлаганын әйтте

- Ничек хәлләрегез?

Нәфкать Нигъмәтуллин кемгә охшатып җырлаганын әйтте

- Ничек хәлләрегез?

- Бар да яхшы. Өйдә вак-төяк ремонт эшләре белән мәшгүльмен.

- Диңгезгә барырга җыенмыйсызмы?
- Əлегә юк. Гадәттә без кышка таба йөрибез. Гарәп илләрен бик яратам. Быел да шуларның берсенә барырбыз дип уйлыйм.

- Соңгы арада Казан тамашачысы югалтты сезне...
- Күмәк концертларда катнашырга яратмыйм бит. Ел да ноябрьдә сольный концертларымны бирәм. Иң тугры тамашачым шунда килә, очрашабыз. Ə төрле премияләр тапшыру концертында чыгыш ясауның мәгънәсен күрмим.

- Ə телевизордан сирәк күренүегез хакында нәрсә әйтерсез?
- Анда бит шул солянка концертларны күрсәтәләр. Əйтүемчә, андыйларда бик катнашып бармыйм. Ə акча тотып: «Күрсәтегезче мине», - дип йөрмим, андыйлардан түгел мин.

- Үз-үзегезгә карата тәнкыйть әйтә аласызмы?
- Алдаша белә торган гадәтем булмагангамы, кешеләргә бик тиз ышанучанмын. Бу минем җитешсезлегемдер.

- Эстрада артистларның бер-берсенә карата көнләшүдә, көндәшлектә булганы сер түгел.
- Миндә көнләшүнең агы да, карасы да юк. Башкаларның уңышына сөенә беләм. Сәхнәдә барыбызга да урын җитәрлек. Артистлар арасында хөрмәт җитәрлекләре күп. Үзем гомерем буе Фидан Гафаров, Әлфия Авзалова иҗатын яраттым.

- Əле җырлавыгызны Фидан Гафаровныкына да охшаталар. Аның репертуарына кергән җырларны да күп башкарасыз.
- Безнең заманның кумиры иде бит ул! Җырларын җырлап үстек. Иҗатын һушым китеп яраткангамы, үзем дә сизмәстән аның кебек җырлый башлаганмын. Әмма мин тудырган образ — ул чын күңелдән, аны тамашачы җылы кабул итә икән — иҗатымның мәгънәсе шул. Мин сәхнәгә бары тик җырларга чыгам. Тамада-җырчы, алып баручы да түгелмен... Сүзне оста итеп сөйләү өчен шагыйрьләр бар. Күрәсең, шуңа да халыкка якынмын.

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нэфкать сезнен жырлаувыгызны нык яратам,унышлар сезгэ!

    Мөһим

    loading