Мин әлеге кичәне узган ел ахырында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин белән интервью эшләгәннән бирле көттем, чөнки халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга багышланган концерт булачагы турында беренче тапкыр нәкъ менә аннан ишеткән идем.
Әнгам Атнабаевның гап-гади, бар кешегә дә аңлаешлы сүзләр белән тирән мәгънә, фәлсәфи фикерләр салынган шигырьләре үзләре үк җырлап тора бит. Аның никадәрле шигырьләре җырга салынган. Филармониядә узган концертта да аның әллә никадәрле шигырьләре, җырлары яңгырады.
- Әнгам Атнабаев үзенчәлекле шагыйрь. Башкортстанда туган татар һәм оригиналь жанрда иҗат итүче буларак кына түгел, гомумән, мин аны беркем белән дә чагыштыра алмыйм. Ул синеңчә уйлый, синеңчә сөйли, синеңчә күрә һәм син сала алмаганча рифмага салып бирә. Аның шигырьләрен ятларга җиңел һәм 60 нчы еллар башында язган шигырьләре бүген дә актуаль, - диде безгә сәхнәдә шагыйрьнең берничә шигырен яттан сөйләгән Раил Садриев.
Моннан тыш, Әнгам Атнабаевның шигырьләрен Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов, Татарстанның халык артистлары Дания Нуруллина һәм Хәлим Җәләй, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров, Алмаз Мирзаянов һәм башкалар укыды. Аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны исә Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев, Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Марсель Вәгыйзов, Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева; Илназ Баһ, Илсөя Бәдретдинова, Чулпан Йосыпова һәм башкалар башкарды.
Әлеге шигъри-музыкаль кичәнең сценарий авторы һәм режиссеры Зәмирә Рәҗәпова иде.
- Атнабай белән мин мәктәпкә укыган елларда ук җенләнә идем. Анын китабы һәрчак минем эш өстәлендә ята. Шигырьнең күп әсәрләрен яттан беләм. Шуңа да миңа әлеге кичәне эшләргә тәкъдим иткәч, ач кешегә бер табын ризык биргән кебек, кайсы шигыренә, нәрсәгә тотынырга белми югалып калдым. Шулай да бу кичәне эшләү авыр булмады, чөнки шигырьләре үзләре үк җырлап тора, искиткеч бай материал. Әле программага сыеп бетмәгән күпме материал, тамашачыга ишеттерәсе килгән никадәрле шигырьләре калды, - ди Зәмирә.
Кичәдә артык сүз, күккә чөеп мактау, су буе озын чыгышлар да булмады. Бары тик шагыйрьнең укучысы, бүген инде үзе дә халык шагыйре Роберт Миңнуллин гына сәхнәгә чыгып, Әнгам Атнабаев турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
- Ниһаять, Атнабай да Татарстанга тулы хокуклы, популяр шагыйрь булып килде. 60-80 нче елларда Башкортстанда Атнабайдан да популяррак шагыйрь юк иде. Хәтта исемле, дәрәҗәле зур-зур шагыйрьләр дә аның янында бик үк популяр булмады. Моның төрле сәбәпләре булгандыр. Беренчедән, Атнабай бәйсез, берәүгә дә буйсынмый торган шагыйрь булды. Ул конверт өчен эшләмәде, шигырь белән, шигърият өчен яшәде. Аның соңгы елларда, ярым шаяру, ярым җитди итеп язылган “Минем сыңар медалем дә юк” дигән шигыре бар иде. Чынлап та аның исемнәргә, дәрәҗәләргә исе китмәде. Ул “Кызыл таң” газетасында гап-гади журналист булып эшләде. Аннары озак еллар “Сәнәк” сатирик журналында редактор урынбасары булып эшләде. Аның бар тоткан кәнәфие шул булды. Әмма шулай булса да, Башкортстан халкы аны, олысыннан алып кечесенә кадәр, гап-гади кешесеннән алып, обком секретаренә кадәр хөрмәт итте. Аңа сүз әйтә алмадылар. Аңа халык шагыйре исемен дә өлкән яшьтә генә «Кызыл таң» газетасы алып бирде. Һәм ул чын мәгънәсендә халык шагыйре булды, – диде Роберт Миңнуллин.
Әлеге матур, җылы кичәдә шагыйрьнең улы Азамат белән оныгы Ләйсән дә бар иде.
Азамат абый Әлмәт шәһәрендә яши. Гомер буе төзелеш өлкәсендә эшләгән. Хәзерге вакытта пенсиядә. Концерт тәмамлангач, аның үзе белән дә сөйләштек.
- Концерт бик үзенчәлекле узды. Әтине күккә чөеп мактамадылар да, илаһилаштырмадылар да. Үз сүзләре, үз фикерләре яңгырады, - диде ул.
Азамат абый май аенда Галиәсгар Камал исемендәге театрда Әнгам Атнабаевның “Законлы никах” пьесасы күрсәтеләчәген әйтте. Моннан тыш, Әлмәттә “Атнабай” дигән фонд эшләп килүен дә хәбәр итте.
- Әтинең шигырьләрен иң беренче булып без тыңлый идек. Яңа әсәр иҗат иткәч, гадәттә, кич белән безне үз янына утырта иде дә, шигырь яки пьесадан өзекләр укый иде. Ул чагында мәгънәсенә бик төшенеп бетмәгән шигырьләрне, җырларны хәзер инде йөрәк аша үткәрәбез, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар