16+

Ни өчен ирен кибә?

Беренче сәбәбе булып В, А һәм Е витамины җитмәү тора.

Беренче сәбәбе булып В, А һәм Е витамины җитмәү тора.

Икенчесе – нәселдәнлек. Шулай ук ирен тәмәке тартканнан, ачы, тозлы ризык ашаганнан, декоратив косметикадан да кибә. Бина эчендә һава коры булганга һәм су аз эчкәнлектән дә булырга мөмкин.
Ирен озак вакыт кибеп ярылса, косметологка мөрәҗәгать итегез. Ул, диагностика үткәреп, витамин дисбалансын көйләргә булыша, дәвалау косметикасын тәкъдим итә. Ашказаны-эчәк тракты авырулары була калса, аны гастроэнтеролог ачыклый. Эндокринолог гормоннардагы үзгәрешләрне билгели. Аллергия аркасында булса, сезгә аллергологка барырга кирәк. Шул ук вакытта көненә ике литр су эчәргә өйрәнегез. Иренегезгә махсус бальзам сылагыз. Даруханәдән А һәм Е витаминнары алып эчегез.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading