16+

Ни өчен күчмә кошлар бездә кышларга кала?

Ни өчен күчмә кошлар бездә кышларга кала? Алар суыкларны исән-сау кичерерләрме? Сәкинә Нуруллина, Казан

Ни өчен күчмә кошлар бездә кышларга кала?

Ни өчен күчмә кошлар бездә кышларга кала? Алар суыкларны исән-сау кичерерләрме? Сәкинә Нуруллина, Казан

Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов:

– Климат җылыну аркасында, кайбер күчмә кошлар кышны бездә уздыра башлады. Аларның саны елдан-ел арта. Бу бөтен дөнья буенча шулай. Элек кыргый үрдәкләрнең бездә калу очрагы бөтенләй юк иде. Соңгы елларда кряква дигән кыргый үрдәк калгаласа, хәзер чумгалак дигәне һәм тагын башка бер төре дә бездә кышлый башлады. Кышлар җылы булгач, сулыкларны боз капламый, Болак та тоташ катмый. Аннары батарейлардан чыккан техник җылы су Кабан күленә, ТЭЦ янындагы күлгә агып чыга, боз катарга ирек бирми. Үрдәкләр шунда рәхәтләнеп кышлый. Аларга суык куркыныч түгел, чөнки тән температуралары – 42 градус. Ә менә азык булмаса, кышны чыгарга бик авыр. Шуңа да бөҗәкләр белән тукланучы кошлар җылы якларга китәргә мәҗбүр. Ярма, җимеш, катнаш ризык белән тукланучылары, әйтик, чәүкә, саескан, кара каргалар исә бездә кышларга кала башлады, аларга азык табу авыр түгел. Көтүләре белән көне буе Самосырово чүплегендә эзләнеп тукланалар да кичкә паркларга кайтып куналар.

Быел безгә карабүрекләр килмәде. Игътибар итәсездер, бу вакытларга миләш җимешләре калмый, чөнки аларны карабүрекләр ашый иде. Алар безгә меңәрләп көтү белән килдә иделәр, быел бик аз күренәләр. Тайга урманнарында калганнардыр. Табигатьнең җылыну процессы бөтен җирдә дә бара, анда да кыш соң килде. Ашарларына да калгандыр әле, шуңа безгә килергә ашыкмыйлар.

Дамир Бәдриев фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading