16+

Ни өчен хатын-кыз тәрбиягә бала алудан курка?

Гаиләдә бала булмау ир белән хатын мөнәсәбәтләренә ни дәрәҗәдә тәэсир итә? Гаиләне ничек саклап калырга? Ни өчен хатын-кыз тәрбиягә бала алудан курка?

Ни өчен хатын-кыз тәрбиягә бала алудан курка?

Гаиләдә бала булмау ир белән хатын мөнәсәбәтләренә ни дәрәҗәдә тәэсир итә? Гаиләне ничек саклап калырга? Ни өчен хатын-кыз тәрбиягә бала алудан курка?

Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән сөйләштек.

"Беренчедән, психологка мөрәҗәгать итәргә, анда берничә сеанс үтәргә киңәш итәм. Бала таба алмауга хатын-кызның эчке каршылыклары сәбәпче булырга мөмкин. Әйтик, ул йөкле хатын образыннан, бала табу процессыннан, бала тапканда үләрмен дип куркырга мөмкин. Әнә шул куркулардан арынырга кирәк.

Икенчедән, гаиләдә бала булмау – ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә зур йогынты ясый. Бу, чын мәгънәсендә, сынау. Ир белән хатынны “Ник? Ни өчен?” кебек сораулар борчырга мөмкин. Әлеге мәсьәләдә дә психолог белән эшләргә киңәш итәм.

Өченчедән, баланы тәрбиягә алырга курку – хатын-кызның эчке уйланулары. Ә уйлар чынга ашарга мөмкин. Һәр баланы, хәтта тәрбиягә алганын да, дөньядагы иң яхшы бала итеп тәрбияләргә мөмкин", - диде Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Монда бер генә психолог та ярдәм итә алмастыр минемчә.иң беренче генетика зур роль уйный, балада да әнә шул үзен ташлап киткән анасының геннары бит инде . Ничә бала алып үстергән гаиләне беләм, тик берсе генә картлык көннәрендә әти-әнисенең терәге булды.калганнары-нәкъ мәкальдәгечә ,авыртмас башка тимер тарак,башларыңны авырттырмыйча, тыныч кына яшәүгә житмидер ул. Детдомдагы ташланлык балалар бик кызганыч ,тик менә үскәч ни булыр бит әле?

    Мөһим

    loading