4-10 сентябрь көннәрендә XIV Казан мөселман киносы фестивале узачак. 27 июнь көнне гаризалар кабул итү этабы тәмамланды.
Скопировать ссылку
4-10 сентябрь көннәрендә XIV Казан мөселман киносы фестивале узачак. 27 июнь көнне гаризалар кабул итү этабы тәмамланды.
Быел Казан мөселман кино фестиваленә килгән гаризалар сан ягыннан рекорд куйган. Фестивальнең сайлап алу этабына 56 илдән 967 фильм тәкъдим ителгән. Ләкин фестивальнең программа директоры Сергей Лаврентьев сүзләренчә, бу шатланыр өчен сәбәп түгел.
– Безгә җибәрелгән фильмнарның арту сәбәбе төрле. Беренчедән, Россия буенча үткәрелгән фестивальләр кимеде. Әйтик, Уфа, Якутия, Екатеринбургтагы фестивальләр бетерелде. Хәзер аларга бармаган эшләр безгә килә. Ун ел элек кино төшерү өчен кыйммәтле техникасы булган мәйдан кирәк иде, ә хәзер телефон аша да кино төшереп була. Иренмәгән һәркем кино төшерә бүген. Шул киноларын туганнарына күрсәтеп кенә калмыйлар, безгә дә җибәрәләр. Әлбәттә, алар арасыннан лаеклысын табып була, ләкин бу бик авыр хезмәт. Миңа быел бәхет елмайды, мин хәзер башка вазифада. Елына 500гә якын фильм карау җиңел эш түгел. Хәзер мин башкалар сайлап алганын гына карыйм, – дип таныштырды кинофестиваль эшчәнлеге белән Сергей Лаврентьев.
Татарстан режиссерлары да быел 30га якын эш җибәргән. Шуларның дүртесе тулы метражлы уен фильмнары. Ләкин тәкъдим ителгән барлык эшләрдән «Мулла» фильмын гына сайлап алганнар.
– Башка кинолар да фестивальдә катнашырга лаек. Әйтик, миңа «Байгал» фильмы ошады. Ул ничектер татар халкы язмышын хәтерләтә. Ләкин аны төшерүдә Миләүшә Айтуганова да катнашкан. Фестиваль таләпләре буенча, фильм төшерүдә оештыру комитеты катнашса, андый эшләрне тәкъдим итәргә ярамый. Халыкара дәрәҗәдә оештырылган чарага Татарстаннан берничә фильм сайлап алсак та яхшы булмас иде. Шуны әйтәсем килә, татар киносы күләм ягыннан да, сыйфат ягыннан да үсә. Кинофестиваль үткәрелгәнче, Татарстанда кино да юк иде, – диде Сергей Лаврентьев.
Быел Мөселман кино фестиваленең кинолары «Ривьера» комплексында күрсәтеләчәк. Оештыручылар сүзләренчә, бу чакырылган кунаклар өчен яшәү, фильм күрсәтү, конференцияләр залы бер тирәдә булсын өчен эшләнгән.
Быел беренче тапкыр кинофестиваль кысаларында балалар киносы өчен секция булдырганнар.
– Кайчандыр бездә балалар өчен яхшы фильмнар әзерлиләр иде. Хәзер андый фильмнар бөтенләй юк. Балалар фильмнарыннан керем аз. Андый киноны максимум иртәнге якта, очсыз вакытта күрсәтәләр, кинотеатрдагы билетларга да зур бәя куеп булмый. Менә шуңа төшермиләр. Кинофестивальдә тәкъдим ителгәннәре нигездә Катар, Ирак һәм Казахстанныкылар, – ди Сергей Лаврентьев.
Белгеч, документаль фильмнарны да төшерә белмиләр әле бездә, дигән фикердә.
– Кино хәзер визуаль булудан туктады. Анда күбрәк сүз хөкем сөрә. Документаль кино телевизион репортаждан аерылмый. Татарстаннан да шундый бер фильм бар иде. Фильмнарның сыйфаты ягыннан шуны әйтә алам – бу кинофестиваль көчле булачак. Узган елларда кем җиңәсен белеп була иде. Быел алдан әйтеп булмый, чөнки көчле фильмнар күп, – ди Сергей Лаврентьев.
Киләсе елга Мөселман киносы фестивале апрель аена күчереләчәк. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» XI Халыкара икътисади саммитка туры китереп үткәрәчәкләр.
Комментарийлар