16+

Ни хәлең бар, Эчкен татары?

Безнең татар кайларда гына гомер кичерми. Кайбер төркиләр белән әңгәмә корганда шул хакта сүз чыгып, безнекеләр яшәгән төбәкләрне атый башлыйсың да, «Нәрсә, алар да Казанныкымы? Шуннан хәтле барып җиткәннәрмени?» дигән булып, авызны ябарга маташалар, бөтенесен үзегезнеке итәргә телисез, дип гаепләргә омтылалар әле. Әйтерсең лә татар гомер бакый Казанда гына яшәгән. Татарстан мәркәзе белән бергә барлыкка килмәгән бит алар, аңа хәтле дә булган.

Ни хәлең бар, Эчкен татары?

Безнең татар кайларда гына гомер кичерми. Кайбер төркиләр белән әңгәмә корганда шул хакта сүз чыгып, безнекеләр яшәгән төбәкләрне атый башлыйсың да, «Нәрсә, алар да Казанныкымы? Шуннан хәтле барып җиткәннәрмени?» дигән булып, авызны ябарга маташалар, бөтенесен үзегезнеке итәргә телисез, дип гаепләргә омтылалар әле. Әйтерсең лә татар гомер бакый Казанда гына яшәгән. Татарстан мәркәзе белән бергә барлыкка килмәгән бит алар, аңа хәтле дә булган.

Курган өлкәсеннән килгән Әхмәдулла әфәнде Хәбибуллин белән без мишәрчә генә аралаштык, әдәбиләштереп тормадык. Аның сүзләре чыгыш ясаганда ук колакны ярып кергән иде, читтән килгәнен шунда ук аңладым – Татарстанныкылар Казанда мишәрчә сөйләшми. Соңрак кына белдем, ул эчкен диалектында сөйли икән. «Цылаштырып» сөйләве нинди якын үзе – Яңа Чишмә, Аксубай, Чүпрәленең кайбер авылларындагы кебек. 

– Эчкен диалектында якынча 50-60 мең кеше сөйләшә: Курганда 25 мең, калганнары – Чиләбе, Төмән өлкәләрендә. Таралган бит безнең халык. 1580 елларда безнең Эчкен авылыннан 13 гаилә Чиләбе өлкәсенә күченгән, – дип сөйләп китте эшмәкәр, фермер, тарихчы Әхмәдулла Хәбибуллин. – Безне мишәрләр белән бутыйлар, чөнки диалектлар охшаш. Эчкен провинциясе булгач, 1743 елдан кантон идарәсе оешканнан соң, әлеге кантон белән башкорт-мишәр катламы идарә итә. Шулай булгач, мишәрләр дә булган бездә, алар да күчеп килгән. Бездән ун чакрым ераклыкта Усть Миасс (Миасс елгасы буенда) авылы бар, анда бары тик мишәрләр генә яшәгән.

– Халык күчеп китәрлек булгач, димәк, авыл зур булган. Аның кайчан барлыкка килгәне билгелеме? Тарихы өйрәнелгәнме?
– Авылда бүген 800 кеше яши. 1860 елда халык саны 3500 булган. Ул хәзер Эчкен дип аталмый, эреләндерү чорында (1965 елда), районда шул исемле ике авыл булганга күрә, рус авылына әлеге исемне калдырганнар, татарлар яшәгәненә Юлдус дигән атама тапканнар. Ул татарча да, русча да түгел. Авылның яшенә килгәндә, рәсми мәгълүматлар буенча, 1429 елда бабаларыбызның шунда яшәгәне мәгълүм. Әбүлхаин ханга ((1412-1468) – Алтын Урданың өлеше булган Ак Урда таркалу нәтиҗәсендә килеп чыккан дәүләткә нигез салучы һәм аның бердәнбер ханы, Җучи нәселеннән. – Ф.М.) булышканга күрә, ул аларга шул җирләрне биргән. Эчкен татарлары – эчкен кабиләсеннән чыккан халык. Биредә археологик тикшеренүләр үткәрергә кирәк. Экспедиция өчен бераз акча вәгъдә иттеләр, калган чыгымнары минем өстән булыр инде. Бу эшне башкарып чыгасы иде, өйрәнәсе әйберләр бик күп. 

Тарихны әле бик күп өйрәнмим, бер 20 еллап кына. Материалларны туплап, архивларда эзләнеп, «Эчкен татарлары» дип исемләнгән китап чыгардык. Архив материаллары иске славян телендә язылган, белгечләр ярдәме белән аларны тәрҗемә итеп, бик зур эш башкарылды. Бик саллы һәм сыйфатлы китап килеп чыкты, чыгымнары да шактый булды – аларны тулысынча үзем түләдем. Материаллар әле тагын бар, шактый гына җыелды, шуңа күрә тагын бер китап эшләү максаты тора. Белгечләргә мөрәҗәгать иттем, булышыр кешеләр бар.

– Тел мәсьәләсенә килгәндә, авылда халык үз телен беләме? Бүгенге вазгыять тагын да катлауландырды бит бу хәлне, Татарстаннан читтә гомер кичерүчеләргә тагын да кыенрак.
– Өлкәнрәк яшьтәгеләр белә. Мин үзем, мәсәлән, сигез сыйныф татарча укыдым, авылдагы татар мәктәбен 1967 елда тәмамладым. Ике ел рус мәктәбендә белем алдым. Гаеп хәзерге ата-аналарда да бар, күбесе, балаларны татар мәктәбенә бирсәк, алар югары уку йортына керә алмаячак, ди. Үз мисалымда әйтә алам – татар мәктәбен тәмамлап, мин өч югары белемгә ия булдым. Физика, математиканы син теләсә кайсы телдә өйрән, шул ук формула-тигезләмәләр бит, нинди аермасы бар? Рус телен өйрәнә алмый диючеләр йә үз-үзләрен алдый, йә инде башкаларга ярарга тырыша, бу укытучылардан да тора. Безнең мәктәптә укучы балалар татарча белми, бетерделәр телне. IV сыйныфка хәтле татар теле бер сәгать укытыла, аннан соң бөтенләй юк. 

– Курган өлкәсендәге башка татар авылларында хәлләр ничегрәк? Анда да шулай ук кискенме?
– Аларда да шул ук хәл. Узган гасырның 70нче елларыннан алып, бүгенгә хәтле чорны алсак, тел бетү процессы бик тиз барды. Бездән 50 чакрым ераклыкта Тогыл (русча Кызылбай диләр) авылы бар. Борын заманнарда Тогыл дип аталган, аннан соң исеме алышынган. Тогыл – бачат телеутларының торган җире. Алар шул ук татарлар, үзләрен тогылчылар дип атаган. Тарихи материаллардан карасак, бу халык бик борынгы заманнардан шунда торып калган. Алар башкалардан аерылып тора – төптән койган кебек, уртача буйлы, киң җилкәле. Сөйләшүләренә килгәндә, тогылчылар «ң» авазын әйтә алмый. Мондый күренеш хәзер шәһәрләрдә, күбрәк русча аралашкан кешеләрдә дә бар, әмма тогылчыларда элек-электән булган ул. Алар татарча укыган, үз телендә аралашкан. Без бүген совет властен сүгәргә яратабыз, әмма ул чорда авылларда татар мәктәпләре сакланган, халык телне белгән. Алда әйткәнемчә, телнең бетүе ата-аналарның рухиятенә дә бәйле: балаларга татар теле кирәкми дигәнне сеңдерәләр. Ул ата-аналар бит үзләре дә белми, балалары да алар юлыннан атлый.

– Сез тел сагында торучы, тарихны өйрәнүе буларак, милләтнең киләчәге өчен янып йөрүче. Тагын шундый кешеләр, тарафдарлар бармы?
– Бик күп түгел, әмма бар. Мәрхүм әти миңа: «Хаҗга бар, мәчет сал», – дигән иде. Мин аның әманәтен үтәдем, хаҗга барып кайткач, әлеге мәчет салынды. Ул – Курганның җәмигъ мәчете. Өч елдан соң Тогыл авылында да мәчет салдырдым. Безнең авылда бик борынгы – 100 еллар элек салынган мәчет бар иде. Ул ташландык хәлдә, манарасыз торды, аны да төзекләндердек. Менә шулай халыкка, милләтебезгә хәлдән килгән хәтле булышырга тырышам, ул безнең бурыч. Мин – Аллаһы Тәгалә юлындагы кеше. 

– Яшьләрне алсак, Татарстанга, Казанга укырга килүчеләр бармы?
– Бар андыйлар. Бер мисал – җырчы Ярамир Низаметдинов безнең яктан. Казанда укый, җырлый, безнең Эчкен авылы егете. Шөкер, әле шундый яшьләребез бар. Шулай итеп, тырышабыз, балалар, оныклар телне белсен дип янып-көябез инде. Киләчәк буын тарихны, нәсел-нәсәбен, телен, динен, гореф-гадәләрен белсен өчен тырышабыз. Менә Ярамирга шалтырасы идем әле, шуннан хәтле килеп күрешмичә китү ярый торган эш түгел, – дип, Әхмәдулла әфәнде саубуллашып, тиз-тиз генә китеп тә барды. 
Төгәл, тәвәккәл халык икән дип нәтиҗә ясап калдым эчкен татарлары турында, үзләренчә әйтсәк, «эцкеннекеләр». Әнә бит, фермер, эшмәкәр булып, үз мәнфәгатен генә кайгыртып яшәмиләр, авыл, аның халкы, киләчәк буын дип янып-көеп йөриләр, эшләгән эшләре дә шактый. Менә шундый затлар булганда, иншалла, телебез бетмәс әле.

Фото: tatar-congress.org, vk.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллаһы Тәгалә җәзасы тигән, янды авыл. Әле халык җәзасы булды дип аңламый, ни кызганыч.

    Мөһим

    loading