Күмәк эшләрне сез дә балалар кайткач бергәләп башкарасызмы ул? Ноябрь бәйрәмнәрен бигрәк көтеп алабыз, җәе буе үстергән казларны өмә ясап эшкәртәбез, әнә, кәбестәләр дә үз чиратын көтеп ята. Анысын да бергәләп турап, кышка тозлап куясы бар. Балалар киткәнче, дим.
Үземчә, шулай планлаштырып, куналарымны чыгарып, турарга җайлы булган пычакларны әзерләп куйдым. Балалар: “Соң, әни, хәзер кем шулай тукылдатып кәбестә турый инде”, – диделәр дә, иттарткычның махсус җайланмасын корып, ярты сәгать эчендә ике чиләк кәбестәне турап та куйдылар. Әйтәм бит, хәзер бөтен эш бик җайлы эшләнә.
Шулай дидем дә, күңелем белән бала-үсмер елларга, әти-әниле чакларга "кайтып килдем". Менә ичмасам күңелле иде. Бөтен гаиләбез белән, әле кайчак күршеләр белән дә кәбестә тозлый идек. Агачтан эшләнгән, кәбестә тозлаганда гына куллана торган тигәнә кырыена тезелеп утыра идек. Әти кәбестәләрне бүлгәләп тора, беребез кишер уа, берничәбез тәпке белән, җитмәгәндә күршеләрнекен алып чыгып, кәбестәне вакланганчы тукылдатабыз. Вакланганнарын җыеп барып, әни тәменчә тозлап, агач мичкәгә тыгызлап тутыра бара. Аның араларына әби антон, ренет алмаларын салгалап, аралаштырып тора.
Кәбестәдән калган күчәннәрен тәмле диеп, ашап та алгалыйбыз. Әле аларны әчетер өчен мичкәгә тутырылган кәбестә араларына төртеп тә куялар. Бөтен өй кәбестә яфраклары, тигәнәдән коелган кәбестә кисәкләре белән тула, кәбестә өмәсе менә шулай кәбестәләр беткәнче дәвам итә. Әти тозлаган кәбестәнең ашын, әни пилмәнен ярата иде, хәер, без барыбыз да, хәтта безнең балалар да тозлаган кәбестә пилмәнен бик яратабыз, балачак тәме бит ул, бәлки шуңадыр!
Менә "кайтып" та килдем, күңелле чакларны, кәбестә тозлау өмәләрен сагынып!..
Розалия Ибраһимова, Яшел Үзән
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар